Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Бию — сүзсез сөйләшү

Бию —  сүзсез сөйләшү Халыкара танго көне уңаеннан бер кәлимә.

Халыкара танго көне билгеле Аргентина җырчысы һәм кино актеры, “Танго короле” Карлос Гардельнең туган көнендә, 11 декабрьдә билгеләнә. Капма-каршылыкка корылган бу бию үзәгендә — Ир һәм Хатын, аларның мөнәсәбәтләре, хисләре, конфликтлар, татулашу, ярату, нәфрәт, ягъни тормышның нигезен тәшкил итүче барлык кичерешләр. Танго биегәндә сөйләшмиләр, елмаймыйлар, хәтта бер-береңнең күзенә дә карау кирәкми. Бары тик караш белән сак кына кагылу, иреннәрнең сизелер-сизелмәс хәрәкәте. Танго — импровизацияләр биюе, анда партнерыңны аңлау, тою бик мөһим. Биюдәге иң чагу мизгел — музыканың тынып калуы, ул вакытта ике кеше бер-берсенең кочагында хәрәкәтсез кала, әйтерсең лә, алар дәшмичә генә сүз көрәштерә. Киеренкелекнең иң югары ноктасы бу.

10.12.2016 (№ 142 (24996)): Мәдәният һәм сәнгать

Радик ЮЛЪЯКШИН: “Борыныңны чөеп йөрмә, чиләк элеп куярлар”

Радик ЮЛЪЯКШИН: “Борыныңны чөеп йөрмә,  чиләк элеп куярлар” Эстрадада “кассалы артист” дигән төшенчә бар. Концертына билетлар тиз арада сатылып беткән, тамашалары аншлаглар белән уза торган җырчыларны шулай дип атыйлар. Андыйлар татар һәм башкорт эстрадасының күк гөмбәзендә бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Радик Юлъякшин, ягъни Элвин Грей. Ул — автор-башкаручы да, элекке популяр җырларга оста аранжировкалар ясап, аларга яңа төсмер бирүче искиткеч музыкант та.

Башка эстрада җырчы­ларыннан аермалы буларак, Радик Юлъякшинның концерт-тамашасы өч телдә бара: татар, башкорт һәм урыс телләрендә. Ә аннары, ул тамашачыларына һәрчак сюрпризлар әзерли. Быел безне нәрсә белән сөендерәсен тиздән беләчәкбез. Уфадагы концертларына нибары санаулы көннәр калып бара.

08.12.2016 (№ 141 (24995)): Мәдәният һәм сәнгать

Мәдәният аша — халыклар бердәмлегенә

Мәдәният аша —  халыклар бердәмлегенә Чабаксарда шулай дип аталган форум үтте.

Чабаксарда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Русия Мәдәният министрлыгы, Чувашстан Республикасының Мәдәният, милләт һәм архив эшләре буенча министрлыгы, Русия Китапханәчеләр ассоциациясе ярдәме белән “Мәдәният аша — халыклар бердәмлегенә” дип аталган форум үтте. Анда Башкортстан, Дагыстан, Карелия, Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Хакасия һәм Чувашстан республикаларыннан, Алтай крае, Белгород, Свердловск, Ульяновск, Ырынбур, Пенза өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән, шулай ук Кыргызстан һәм Молдовадан килгән ике йөзләп кеше – мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр, китапханә белгечләре, декоратив-гамәли сәнгать осталары, кинематографистлар катнашты.

22.11.2016 (№ 134 (24988)): Мәдәният һәм сәнгать

Алты якта – алты гөл

Алты якта – алты гөл Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа сезонны ачты.

Яңа сезон ачу һәр театр коллективы өчен зур дулкынландыргыч вакыйга. Аны тамашачы да зур түземсезлек белән көтеп ала. Быел да җәй айларында тамашага сусап өлгергән халык театрга шәһәрнең төрле ягыннан агылды...

Хәер, 25нче сезонны “Нур”лылар бәйрәмчә күтәренке рухта ачып җибәрде. Фойеда – тамашачыны җыр-бию, сәхнәдә заманча вакыйгаларга корылган тамаша көтеп алды. Әйтергә кирәк, Т. Миңнуллин­ның иҗатына мөрәҗәгать итү очраклы түгел. “Нур”лылар аның әсәрләрен сәхнәләштерүгә зур урын бирә. Чөнки бу авторның иҗаты – үзе зур бер дөнья. Андагы тематик төрлелек һәм жанр байлыгы һәммәбездә соклану уята. Драматургның әсәрләре аеруча шәхесне өйрәнергә, аның төрле төсмерләрен, рухи дөньясын ачарга ярдәм итә. Шуңа аның геройлары тормышчан, үзенчәлекле холыклы булуы белән аерылып тора.

29.09.2016 (№ 113 (24967)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»