Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре

Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре Туймазыда узган ел башлангыч алган “Яшьлек дулкыны” фестивале һәм “Муза” балалар лагере даими оештырылачак.

Көр күңеллеләр генә мәдәни чараларга, җырга-моңга тартыла. Ә моның өчен тормыш авырлыкларын җиңеп, туган төбәгеңә, яраткан эшеңә тугры калып, тормышыңнан канәгать була белергә кирәк. Туймазы төбәгендә нәкъ шундый кешеләр яши. Күптән түгел шәһәрнең 55 еллыгын билгеләп үткән, көзгә районның 85 еллыгын каршыларга әзерләнүче халыкның кәефе күтәренке. Туймазыны башта — станция, соңрак шәһәр дәрәҗәсенә күтәргән тармаклар турында күп сөйләргә була, әлбәттә, әмма бүген сүзебез — мәдәният турында. Төбәктә 300дән артык кешене эшле иткән 36 мәдәният йорты, 3 музыка, берәр сәнгать һәм сынлы сәнгать мәктәпләре, 44 китапханә (шуларның 6сы — модельле), үзәк мәдәният һәм ял паркы бар. Шәһәрдә, шулай ук, тарих һәм туган якны өйрәнү музее, Туймазы татар дәүләт драма театры һәм “Спутник” күңел ачу кинокомплексы халыкны хезмәтләндерә. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдар

28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Мәдәният һәм сәнгать

Үзебезнең Хәмдүнә

Үзебезнең Хәмдүнә Без — Адәм балалары — мең төслебез, мең нәкышле. Кайсыларыбыз, кояшка уңган яулык кебек, аларны югалтып та бара — ни ыруы, ни тамгасы, дигәндәй. Ә Хәмдүнә Тимергалиевага бер генә карау да җитә — үзебезнең кеше! Йөз чалымнарында, атлап йөрешләрендә, кистереп әйтеп куюларында борайлылар холкы ярылып ята. Аны күпләр бик кырыс, хәтта тупас та дип уйлый. Әйе, сүз эзләп кесәгә керми ул, аңа өстәргә тоз-борычын да кызганмый. Әмма аның нинди нечкә күңелле булуын, кайвакыт хатын-кызларча, хис дулкыннары бөтенләй көтелмәгән ярга каккан, соңыннан, ялгышканын аңлап, югалып калган вакытларын бик сирәкләр генә беләдер. Ә концерт залларында диварларны дер селкеткән көчле, шул ук вакытта үзәкләрне өзәр моңлы тавышын барыбыз да беләбез. Бүген, 65 яшьлек күркәм юбилеен каршылаганда, аның үзе белән сөйләшәбез.
27.01.2015 (№ 14 (24618)): Мәдәният һәм сәнгать

Финляндия белән чагыштыралар, Швейцариягә тиңлиләр!

Финляндия белән чагыштыралар, Швейцариягә тиңлиләр! 26 гыйнварда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үтәчәк “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” Нуриман районына багышлана.

1930 елда оештырылган район Караидел елгасы ярында урнашкан. Иглин, Благовещен, Караидел районнары һәм Чиләбе өлкәсе белән чиктәш. Бүгенге көндә төбәктә 20 меңнән артык кеше яши. Шул ук вакытта халык саны җәйге айларда ике тапкыр арта. Сулыкларга, урманнарга, тауларга бай, күркәм табигатьле Нуриман җире кунакларның күңелен тиз әсир итә. Табигатенең мондый үзенчәлеге өчен районны халык телендә “икенче Швейцария”, “икенче Финляндия” дип тә йөртәләр. Төбәктә уңышлы эшләүче, халыкара таләпләргә җавап бирүче “Павловка паркы”. Ял үзәге дә ел әйләнәсенә туристларны җәлеп итүгә зур өлеш кертә. Район табигать мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдаланамы? Былтыр нинди казанышларга ирешелгән? Хәл итәсе көнүзәк мәсьәләләр нинди? Нуриман районы хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин белән шул хакта сөйләштек.

24.01.2015 (№ 12-13 (24617)): Мәдәният һәм сәнгать









Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»