Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Төннәр буе йоклый алмый ятам...

28.01: Төннәр буе йоклый алмый ятам...

 Төннәр буе йоклый алмый ятам...Петрозаводск университеты галим­нәре, “ак төн”нәр сә­ламәтлеккә начар тәэсир итә, симерүгә китерергә мөмкин, дип уйлый. Алар ла­бораториядәге тычканнар белән эксперимент үткәрә: киме-рүчеләр тотылган бүлмәдә тәүлек әйлә­нәсенә яктылык сүн­ми. Нәтиҗәдә, тыч­кан­нарның йокысы туймый, алар күбрәк ашый башлый һәм авырлыклары күзгә күренеп арта. Ул гына да түгел, алар гадәти режимда яшәгән иптәшләренә караганда азрак та яши. Дөрес, кешеләрдә мондый эксперимент үткәрелмәгән, ләкин галимнәр “ак төн”нәрнең кеше сәламәтлегенә дә зыянлы булуын фаразлый.

Моңа кадәр Массачусетс университеты галимнәре кышын кояш яктысы җитмәүнең симерүгә китерүен исбатлаган иде. Тәүлекнең караңгы вакытында организмда серотонин, ягъни шатлык гормоны азрак эшләп чыгарыла икән. Ул тиешле күләмдә ясалсын өчен кояш яктысы мотлак. Серотонин эшләп чыгаруны сыр, гөмбә, карабодай, банан, шоколад, кофе, хөрмә, әфлисун, помидор кебек ризыклар тизләтә. Ягъни кеше әлеге гормон дефицитыннан котылу өчен кышын күбрәк ашарга тырыша.

Әйе, кеше организмы өчен аерым бер чикләр тәгаенләнгән, аңа һәрнәрсә таман гына кирәк: көне дә, төне дә, яктысы да, караңгысы да. Аеруча ризыкны чамалап ашау мотлак. Әнә бит, үткән елда физиология, медицина буенча Нобель премиясе алган япон галиме Йосинори Осуми да күзәнәкләрнең аутофагиягә, ягъни үз-үзләрен ашарга, сәләтле булуын тикшергән. Һәм стресс кичергәндә, мисалга, ач торганда, организмда бу процессның көчәюен ачыклаган. Нәтиҗәдә, артык яисә зәгыйфь күзәнәкләр, сәламәтләре тарафыннан йотылып, алар өчен энергия чыганагы ролен үти икән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Париж уртасында... кит йөзә
Сегодня, 11:14 :: Кызыклы яңалыклар
Париж уртасында... кит йөзә
Бәләбәй егетләре шәрә килеш су керә!
Сегодня, 10:57 :: Кызыклы яңалыклар
Бәләбәй егетләре шәрә килеш су керә!
Бозау белән бергә яши
Сегодня, 10:52 :: Кызыклы яңалыклар
Бозау белән бергә яши
Саф һавада - китапханә
Вчера, 16:09 :: Кызыклы яңалыклар
Саф һавада - китапханә
20 ел “мэр” булып торган мәче үлгән
Вчера, 14:40 :: Кызыклы яңалыклар
20 ел “мэр” булып торган мәче үлгән
Ә син руль артында йокламыйсыңмы?
Вчера, 11:16 :: Кызыклы яңалыклар
Ә син руль артында йокламыйсыңмы?
Кыска итәк өчен – төрмә!
Вчера, 11:13 :: Кызыклы яңалыклар
Кыска итәк өчен – төрмә!
Беренче миллионер шарлатанга ышанган...
Вчера, 10:45 :: Кызыклы яңалыклар
Беренче миллионер шарлатанга ышанган...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»