Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Боҗралар сере

28.01: Боҗралар сере

Боҗралар сереНамибия көтүлекләре миллионнарча серле түгәрәкләр белән кап­ланган. Бер түгәрәкнең зурлыгы унике метрга кадәр җитәргә мөмкин. Бик югарыдан караганда, әлеге урыннар Ай ландшафтына охшап тора. Түгәрәкләрнең өстен­дә үсемлек-фәлән юк, аның каравы, читләрендә яшеллек, боҗра булып, яхшырак үсә. Җирле халык аларны илаһи затларның эзе дип уйлый, я булмаса, алар җир асты аждаһасының сулыш алуыннан пәйда булган дип ышана.

Галимнәр, түгәрәкләрнең серен белергә теләп, берничә дистә ел тикшеренүләр алып барган. Үлән катламы астан күтәрелгән газ сәбәпле яки су өчен көрәш нәтиҗәсендә юкка чыга, дигән фаразлар була. Туфракта яшәүче термитларны да “гаеплиләр“. Ләкин соңгы гипотеза, артык фантастик булып тоелу сәбәпле, кире кагыла.

Ниһаять, табышмак чишелгән. Принстон университеты галимнәре компьютер модельләрен кулланып тикшеренүләр үткәрә һәм аның нәтиҗәләрен дөньяда иң билгеле гыйльми журналларның берсе “Nature”да бастырып чыгара. Ком термитлары, корылык шартларында дым эзләп, үлән тамырларын кимерә икән. Термитлар, билгеле булуынча, зур-зур колонияләр белән яши. Юлларында кечкенәрәк, хәлсезрәк колония очрый икән, ул юк ителә. Ә инде көч нисбәте тигез булса, алар бер-берсенең мәйданына кермәскә тырыша, шул сәбәпле, җир өстендәге пеләш түгәрәкләр үзара кушылмый. Көчленеке – замана, дими ни диясең!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



20 ел “мэр” булып торган мәче үлгән
Сегодня, 14:40 :: Кызыклы яңалыклар
20 ел “мэр” булып торган мәче үлгән
Ә син руль артында йокламыйсыңмы?
Сегодня, 11:16 :: Кызыклы яңалыклар
Ә син руль артында йокламыйсыңмы?
Кыска итәк өчен – төрмә!
Сегодня, 11:13 :: Кызыклы яңалыклар
Кыска итәк өчен – төрмә!
Беренче миллионер шарлатанга ышанган...
Сегодня, 10:45 :: Кызыклы яңалыклар
Беренче миллионер шарлатанга ышанган...
Әллә кәҗә, әллә... шайтан туган...
21-07-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Әллә кәҗә, әллә... шайтан туган...
Фотомодель... күселәр
21-07-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Фотомодель... күселәр
Өлгергән җиләктәй без!
21-07-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Өлгергән җиләктәй без!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»