Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Өстәмә инша яздылар

13.05: Өстәмә инша яздылар

Өстәмә инша яздыларМәктәпне тә­мамлаучы 5 меңләп укучы йомгаклау иншасын өстәмә вакытта язды, дип хәбәр итә Ру­сиянең Мәгариф һәм фән күзәтч­елеге федераль хезмәте. Билгеле булуынча, йомгаклау иншасын 3 майда өстәмә вакытта илнең 85 субъектында һәм Ру­сиядән читтәге мәгариф оешмаларында яздылар. Инша язуга — 4,9 мең, изложение язуга 180ләп кеше гариза биргән. Сынауны вакытында тапшыра, “зачет” ала алмаганнар һәм алдагы елларның декабрь, февраль айларында җитди сәбәп белән йомгаклау иншаларын язмаучылар өчен өстәмә вакыт бирелә. Инша нәтиҗәләре 17 майдан да соңга калмыйча билгеле булачак.

Мәчеткә һөҗүм иткәннәр
2 майда Кырым Бакчасараеның бер микрорайонында вәхшиләр Хан-Чаир Джами мәчетенә һөҗүм иткән: ишекне ватып кереп, алар Коръән китапларын ерткалаган һәм яндырырга маташкан, дип хәбәр итә Кырым мөфтияте матбугат хезмәте. Басып керүчеләр намазга килүче кешеләрне күреп, чыгып качкан. Мөфтият хокук саклау органнарына һәм урындагы хакимияткә мөрәҗәгать иткән. Вандализм факты буенча җинаять эше кузгатылган. Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте ватандашларын уяу булырга, провокацияләргә бирелмәскә чакыра.

Удмуртиядә 66 бала агуланган
Удмуртиянең “Дуслык” балаларны сәламәтләндерү лагеренда 66 бала агуланган. Бу лагерьда Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 500дән артык 16-18 яшьлек үсмер ял итә. Башта, медицина ярдәме сорап, 17 бала ­мө­рәҗәгать иткән, хәзер аларның саны 50дән артып киткән. Әлеге вакытта лагерьда белгечләр тик­шерүләр алып бара. “Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Я сабый, я салым...
Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов ил Президентына аз балалы гаиләләргә салым кертү турындагы закон проектын юллады. Анда бер баласы булган һәм балалары бөтенләй булмаган гаиләләр турында сүз бара. 25 яше тулган, бала тудырырга сәләтле, медицина ягыннан тыю булмаган ир белән хатын кеременең 0,5 проценты дәүләт казнасына китүе ихтимал.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфа үзәгендә фонтан бәрде
25-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Уфа үзәгендә фонтан бәрде
Шоколад йөрәккә дә файдалы
24-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Шоколад йөрәккә дә файдалы
Кайсы илдә күбрәк эчәләр?
17-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Кайсы илдә күбрәк эчәләр?
Үтерүче бөҗәк чынлап та бармы?
17-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Үтерүче бөҗәк чынлап та бармы?
Бельгиядә сабантуй үтте
13-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Бельгиядә сабантуй үтте








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»