Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Бельгиядә сабантуй үтте

13.05: Бельгиядә сабантуй үтте

Бельгиядә сабантуй үттеТиздән респуб­ликабызның шәһәр һәм районнарында сабантуй бәй­рәм­нәре гөрләячәк. Ә менә Бельгия татарлары аны зурлап үткәргән дә инде. Ул милли ярышларга, җыр һәм биюгә бай булган. Бәйрәмдә күрше илләр — Франция, Германия, Нидерланды татарлары да катнашкан.

Борынгы һуннар Кытайда да яшәгән
Кытайның Хэнань провинциясендә археологлар моннан 1800 ел элек бу урында яшәгән борынгы төрки халыклар кабиләсенең 18 каберен казып алган. Каберлекләр кирпечтән салынган була, шуңа да яхшы сакланган. Галимнәр анда ризык әзерли торган казаннар, һуннарның бизәнү әйберләрен һәм коралларын тапкан.

“Паразит игезәкләр”
Әлегә кадәр җанварлар арасында икешәр-өчәр аяклы булып туучылар турында ишетелеп торса, хәзер кешелек дөньясында да мондый хәлләрнең булуы хәйран калдыра. “Daily Mail” гәзите хәбәр итүенчә, күптән түгел Һиндстанда ике башлы һәм өч куллы кыз бала дөньяга килгән. Баланың корсагына ябышып торган “икенче башы” җитлегеп бетмәгән, аның күзләре һәм колаклары юк. Өстәвенә, янында өченче кул да үскән. Табиблар әйтүенчә, бу “баш” кызны яшәү өчен кирәкле матдәләр белән тукланудан мәхрүм иткән. Медицинада бу күренеш “паразит игезәк” дип атала икән. Мондый сабыйлар миллионга берәү туа. Һиндстан табиблары 4 сәгать буе катлаулы операция үткәргән. Әлегә баланың хәле тотрыклы.

Биотаркалучы машина
Голландия студентлары дөньядагы беренче биотаркалучы автомобиль уйлап чыгарган. Эйндховен университеты студентлары ясаган “Lina” машинасы табигый материаллардан гына тора. Биотаркалучы автомобильнең нигезендә — өсте-өстенә салынган җитен сүсе. Ул алюминий белән карбонны алыштыра. Дүрт урынлы автомобиль электр моторы ярдәмендә эшли. Уйлап табучылар киләчәктә машинаны гомум юлларда йөртү өчен махсус сертификат алырга хыяллана.

Аерылсаң, алимент түләнмәячәк...
Италиянең кассацион суды аерылганнан соң алимент түләүчеләр өчен кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында карар чыгарган.
Суд карары буенча, финанс мөмкинлекләре җитәрлек бул­ган һәм эшкә яраклы аерылган ир яки хатын автоматик рәвештә алимент алмаячак. Хәзер аеру процессында суд ир белән хатынның бергә яшәгән чактагы матди хәлен исәпкә алмаячак, ә аларның үз-үзләрен тәэмин итү мөмкинлегенә генә игътибар итәчәк.
Элек алиментка зур акчалар түләнсә, бу суд карарыннан соң аерылучылар саны бермә-бер кимер, дип көтелә.

Кытайлылар борынгы сыра тапкан
Кытай сыра кайнатучылары моннан 5 мең ел элек кулланылган рецепт буенча сыра әзерләргә җыена.
Узган елны Шэньси провинциясендә эчемлек калдыклары белән балчык чүлмәк тапканнар. Ул якынча безнең эрага кадәр 3400-2900 елларда эшләнелгән, дип фаразлый белгечләр. Борынгы сыра хәзергесеннән күпкә аерыла, әлбәттә. Ул аз алкогольле һәм аның тәме татлы шәрабка охшаш булмакчы.
Чүлмәккә утырган матдәләрдә галимнәр арпа, тары, “кәккүк яше” үсемлеге һәм бүлбе эзләрен ачыклаган. Алар фаразлавынча, бөртекле культуралар Кытайда иң элек сыра кайнату өчен кулланылган, ә авыл хуҗалыгына исә ул соңрак килеп керә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Шахтада миллиард сум акча табылган
Вчера, 15:29 :: Кызыклы яңалыклар
Шахтада миллиард сум акча табылган
Галим булсаң, матур булма икән..
Вчера, 14:08 :: Кызыклы яңалыклар
Галим булсаң, матур булма икән..
Уфада автомобиль ресторанга килеп кергән
Вчера, 11:29 :: Кызыклы яңалыклар
Уфада автомобиль ресторанга килеп кергән
Уфа үзәгендә фонтан бәрде
25-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Уфа үзәгендә фонтан бәрде
Шоколад йөрәккә дә файдалы
24-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Шоколад йөрәккә дә файдалы
Кайсы илдә күбрәк эчәләр?
17-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Кайсы илдә күбрәк эчәләр?
Үтерүче бөҗәк чынлап та бармы?
17-05-2017 :: Кызыклы яңалыклар
Үтерүче бөҗәк чынлап та бармы?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»