Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Иң кыйммәтле футболчы кайда уйный?

Иң кыйммәтле футболчы кайда уйный? Күптән түгел Франциянең “France Football” басмасы дөнья­да иң күп эш хакы алучы фут­бол­чыларның һәм тренерларның рейтингын төзегән. Футболчылар арасында Португалия җыелма командасы һәм “Реал” (Мадрид) футбол клубы уенчысы Криштиану Роналдуга тиң­нәр юк. Ул былтыр 87,5 миллион евро акча эшләгән. Аргентина җыелма командасы һәм “Барселона” (Испания) клубы данын яклаучы Лионель Месси кесәсенә 76,5 миллион евро кергән. Аның клубташы, бразилияле Неймар 55,5 миллион евро алган.

Дөньяда иң күп хезмәт хакы алучы тренер – Жозе Моуринью. Ул Бөек Британиядә “Манчестер Юнайтед” клубын җитәкләп, 28 миллион евро хезмәт хакы алган. Кытай җыелма команадсы тренеры Марчелло Липпи – 23,5 миллион, “ПСЖ” (Париж) клубы тренеры Лоран Блан 20 миллион еврога баеганнар.

01.04.2017 (№ 38 (25042)): Кызыклы яңалыклар

Капсула төзелә башлаган. Пассажирлар өчен

Капсула төзелә башлаган. Пассажирлар өчен Кайберәүләр фантастик киноларга көлеп карый. Ә бит, уйлап карасың, анда күрсәтел­гәннәрнең күбесе гамәлгә аша. Кино герой­ларының без күнеккән транспорт чараларында түгел, ялтырап торган тартмаларда хәрәкәт итүе гадәти күренеш. Якын киләчәктә үзебезнең дә мондый транспорт чарасыннан файдалануыбыз ихтимал. АКШның Hyperloop Transportation Tehnologies (HTT) фәнни-тикшеренү үзәге пассажир капсуласы төзи башлаган. Аның озынлыгы – 30, киңлеге – 2,7 метр һәм авырлыгы 20 тонна. Капсулага 28-40 кеше сыячак. Транспорт чарасы сәгатенә 1223 чакрым үтәчәк. Чагыштырып караганда, капсула самолеттан – ике тапкыр, тиз йөрүче поезддан ике-дүрт тапкыр тизрәк хәрәкәт итәчәк. Нәкъ фантастик кинолардагы сыман. Мондый транспорт чарасы җәмгыятьтә файдаланыла башласа, тиешле урынга яшен тизлегендә барып җитәчәкбез һәм эшкә беркайчан да соңламаячакбыз.
01.04.2017 (№ 38 (25042)): Кызыклы яңалыклар

Ана капиталы урынынa – пособие

Ана капиталы урынынa – пособие Дәүләт думасында гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа алымы тәкъдим ителде. Ана капиталы урынына, балигъ булганчыга кадәр ай саен бер балага – 3 мең сум, ике балага – 8 мең сум, 3 балага 15 мең сум акчалата пособие түләүне кертү башлангычы белән Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Сергей Вострецов һәм Милли ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец чыкты. Әгәр дә гаиләдә өчтән дә артык үзләренең яки уллыкка алынган балалар бар икән, пособие өч балага каралганча гына түләнә. Биштән артык сабыйлары булганнарга – проект авторлары барлык коммуникацияләре дә булган җир участогы, ә җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә “Газель” автомобиле дә бирүне тәкъдим итә. Әлеге закон проекты Думада 23 мартта каралачак.
18.03.2017 (№ 32 (25036)): Кызыклы яңалыклар









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»