Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Ана капиталы урынынa – пособие

Ана капиталы урынынa – пособие Дәүләт думасында гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең яңа алымы тәкъдим ителде. Ана капиталы урынына, балигъ булганчыга кадәр ай саен бер балага – 3 мең сум, ике балага – 8 мең сум, 3 балага 15 мең сум акчалата пособие түләүне кертү башлангычы белән Думаның хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы Сергей Вострецов һәм Милли ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец чыкты. Әгәр дә гаиләдә өчтән дә артык үзләренең яки уллыкка алынган балалар бар икән, пособие өч балага каралганча гына түләнә. Биштән артык сабыйлары булганнарга – проект авторлары барлык коммуникацияләре дә булган җир участогы, ә җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләргә “Газель” автомобиле дә бирүне тәкъдим итә. Әлеге закон проекты Думада 23 мартта каралачак.
18.03.2017 (№ 32 (25036)): Кызыклы яңалыклар

Кырымда – хаклар, Төркиядә туристлар арта

Кырымда – хаклар, Төркиядә туристлар арта ТАСС мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, быел Кырымда ял итүгә хаклар, былтыргы белән чагыштырганда, 10 процентка артуы мөмкин. Аларны 20 проценка күтәргән объектлар да бар.

“Крымтур” компаниясенең маркетинг бүлеге җитәкчесе Оксана Остапенко фикеренчә, ярымутрауга азык-төлек һәм башка товарлар китерүгә киртәләр һаман күп әле, шуңа күрә транспортка хаклар да югары булып кала.
Кырымга чартер рейслары артты – аңа илнең 30дан артык төбәгеннән һава юллары илтә.

Ял итүчеләргә ярымутрауның көнбатыш ягында арзанрак хаклар тәкъдим ителә. Кырым властьлары фикеренчә, хезмәтләндерүче персоналга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Аларның хезмәтен Төркиядәге югарылыкка күтәрү өчен өстәмә укулар оештырырга кирәк булачак. Әйткәндәй, Төркиядә быел туристлар өчен “аншлаг” көтелә.

11.03.2017 (№ 29 (25033)): Кызыклы яңалыклар









Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»