Кызыл таң » Кызыклы яңалыклар » 16-04-2018: Машинасын песиләргә “биргән”

Машинасын песиләргә “биргән”

Машинасын песиләргә “биргән”Уфада яшәүче берәү үзенең “Ока” машинасында хуҗасыз песиләр өчен приют булдырган.

Бу кешенең фатирында да ике песи яши. “Күршеләргә комачауламас өчен өйгә башкача песи алып кайта алмыйм. Әмма урамдагы хайваннарга да битараф кала алмыйм. Шунлыктан, үземнең машинамны аларга “бирергә” булдым, - ди ул.
Шунысы да хөрмәткә лаек: бу уфалы песиләрне көненә берничә тапкыр ашата, һәр көн урамга йөртергә алып чыга, аларның “өйләрен” дә чистарта икән.

Кире күчергәБасып чыгарырга