Кызыл таң » Кызыклы яңалыклар » 15-05-2018: Елмаймасаң – полициягә!

Елмаймасаң – полициягә!

Елмаймасаң – полициягә!Таиландта яшәүчеләр үз төбәкген “Елмаюлар иле” дип йөртә һәм моңа бик җитди карый.

Мәсәлән, туристик фирмада эшләүче бер кыз милли киемдә кунакларны каршы ала, ә үзе, күрәсең, бик начар кәефтә була. Ул туристлар белән фотога төшкәндә генә көчкә-көчкә үзендә елмаюга охшаган мимика чыгара ала.

Әлбәттә, бу хәл кешеләр күзеннән читтә калмый. Кытайлылар кызны социаль челтәрләрдә пародияли башлый. Эш хәтта шуңа барып җитә, елмаймаган кызны җитәкчесе белән полициягә чакыралар.

Әлбәттә, җинаять эше кузгатылмый, ләкин кыз белән тәрбияви әңгәмә үткәрелә. Ул бик нәтиҗәле була, күрәсең, кыз шунда ук битлек кия һәм гафу үтенә.

Кире күчергәБасып чыгарырга