Кызыл таң » Кызыклы яңалыклар » 17-07-2017: Бәхетлеләр саны ник кими?

Бәхетлеләр саны ник кими?

Бәхетлеләр саны ник кими?!
Күптән түгел Калифорния университеты галимнәре тикшеренү үткәргән һәм берничә дистә ел элек кешеләрнең үзләрен күпкә бәхетлерәк тойганын ачыклаган. Әгәр мондый тентенция алдагы елларда да сакланып килсә, кешеләр бөтенләй шатлана белми башларга мөмкин икән.


Сәбәп нәрсәдә? Тикшеренүчеләр белдерүенчә, күпләр өчен бүген бәхет ниндидер буй җитмәслек хыял дәрәҗәсендә икән. Ә бүгенге кеше көн саен очрашкан чынбарлык – коточкыч тормыш ритмы, эш күплеге, шәһәр мохитенең агрессив йогынтысы. Болар барысы да кешенең сәламәтлегенә һәм эмоциональ халәтенә тискәре йогынты ясый.
Киңәш: тиле тормыш ритмын туктатып торып, ял итеп ала, гади генә нәрсәләргә дә шатлана белегез!

Кире күчергәБасып чыгарырга