Кызыл таң » Кызыклы яңалыклар » 17-07-2017: Бүген – джек-пот көне

Бүген – джек-пот көне

Бүген – джек-пот көнеСаннарның сихри көченә ышанучылар бүген никахлашырга, сәяхәткә чыгарга, тормышындагы истәлекле вакыйгаларны билгеләргә ашыга.

Календарьдагы “17.07.17” саны җәмгыятьтә зур активлык тудырды. Өч җиделенең бергә туры килүе уңыш билгесе санала. Шуңа күрә бүген һәркем һәр башлангычта уңышка ирешәчәгенә ышана.
Әйтергә кирәк, моңа кадәр дә календарьда үзенчәлекле санлы көннәр теркәлгән иде. “01.01.01”, “07,07.07”, “09.09.09” һәм “12.12.12” аеруча игътибар үзәгендә булды. Бу көннәрдә яшь йөрәкләр туйлар үткәрде. Кемдер мондый датаны дөньядагы иң биек тау түбәсендә каршылады. Шулай ук, диңгез төбенә төшүчеләр дә, Эйфель манарасына менүчеләр дә булды. Ничек ә булса да, мондый үзенчәлекле көннәрдәге изге уй-теләкләр гамәлгә ашсын. Тормышыбызга чак кына романтика, могҗиза өстәсәк, яшәү дә күңеллерәк бит.

Кире күчергәБасып чыгарырга