Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Алтын бөртекләп җыела

07.01: Алтын бөртекләп җыела

Алтын бөртекләп җыелаКраснокама районы хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин белән әңгәмә.

Алтынга тиң аң да, акыл да, көч, тәҗрибә дә еллар буе, бөртекләп җыела. Болар барысы бергә “зирәклек” дип атала торгандыр. Тырышлыклар, кайчак хәтта хаталар, уңышлар һәм уңышсызлыклар аша зирәклек туплый кеше. Ун елдан артык Краснокама районын җитәкләүче Рәзиф Гыйльмуллин да алдан күрә белүе, эшсөярлеге, тынгысызлыгы, зирәк җитәкче булуы белән аерылып тора. Гыйнварның беренче көннәрендә үзенең күркәм юбилее — 60 яшен билгеләгән җитәкче белән районның уңышлары, тормышның асылы, вазыйфа турында сөйләштек.


— Рәзиф Мөхәммәтнурович, Сез 13 ел районны җитәклисез. Бик күп башкарылган эшләр арасында үзегезне иң нык сөендергәне кайсы, әйтә аласызмы?

— Миңа калса, эшләнгән эшләрнең берсе дә җиңел генә бирелми, һәркайсы вакыт, акча, көч таләп итә, шуңа күрә аларның барысы да истә кала. Районда, ниһаять, газ үткәрү тәмамланды дип горурланып әйтә алам. Күптән түгел Саузбаш һәм Сауз авылларына газ тоташтырдык. Биредә күләмле эш башкарылды — 30 чакрым магистраль суздык. Аның каравы, халык ничек канәгать! Менә, шундый күңелле мизгелләр эшнең авырлыгын оныттыра. Шулай ук мине торак-коммуналь хуҗалыкның тәртипкә салынуы, биредә эшләрнең көйләнүе шатландыра. Бу сүзләрне әйтүе генә ансат, шушы үтә дә катлаулы, авыр тармакны тәртипкә салганчы күпме кичерергә туры килгәнен, күпме көч сарыф ителгәнен шул эшләрне башкарган кешеләр генә белә.

Алтын бөртекләп җыела — Авыл хуҗалы­гы товарлары җитеш­те­рү­дә югары күрсәт­кеч­ләргә ирешкән өчен Краснокама районы быел да Башкортстан Хөкүмәте Дипломы белән бү­ләк­ләнде. Бу да район өчен зур казаныш.

— Әйе, Краснокама — авыл хуҗалыгы районы. Без бер хуҗалыкны да югалтмыйча, саклап калдык. Елдан-ел мал санын арттырабыз, токымчылыкны яхшырту өстендә эшлибез. Район республикада беренчеләрдән булып “500 ферма” программасына керде. Бүген аның нәтиҗә­ләре шатландыра, җитеш­терү ел саен 6-7 процентка арта. Без аны 10-15кә җиткерергә уйлыйбыз. Мо­ның өчен яңар­тылган фермаларга токымлы маллар кайтарачакбыз. “Алга” то­кым­чы­лык заводы бу юнә­леш­тә бик яхшы эшләп китте. Районда гына түгел, республикада үрнәкле ху­җа­лыкларның берсе ул. Әл­бәт­тә, монда аның җитәк­че­се Рифкать Хәт­мул­­лин­ның тырышлыгы зур. Узган ел “Кама”, “Раздолье”, “Восход” хуҗалык­лары да токымлы мал сатып алды. Мин һәрвакыт кабатлыйм: сөт ул — көн саен керә торган “тере акча”, аның литрын хәзер 20-22 сум белән сатып алалар. бу, минемчә, бик яхшы бәя, шуңа да һәр хуҗалыкны күбрәк сөт савып алу кызыксындырырга тиеш. Керем бар икән, хезмәт хакы да югары булачак. Авыл хуҗалыгында җиңел эш­ләнә торган эш юк, шуңа күрә, эшчеләргә хезмәт хакын арттыру чарасын күрергә кирәк. Хуҗалыкта эшләү — дәрәҗәле булырга тиеш, чөнки бу кешеләр безнең табыннарны икмәк­ле, ит­ле, сөт­ле итүчеләр. Авыл хуҗа­лыгында соңгы елларда алга китеш нык сизелә, монда, әлбәттә, хөкүмәт­нең ярдәме зур, төрле субсидиялар, программалар эшли. Биш ел элек кенә әле ел саен МТСка 20 миллион сум акча түли идек, хәзер без аларның хезмәтеннән баш тарттык — чәчүне дә, урып-җыюны да үз көчебез белән башкарабыз. Әкрен­ләп техника паркын яңар­табыз, соңгы өч елда 200 берәмлек техника сатып алуга ирештек. Басуларда яңа техниканы күреп, күңел шатлана, димәк, эшнең сыйфаты яхшыра, башкару вакыты кими, кешеләр өчен эш шартлары да тудырыла.

— Рәзиф Мөхәм­мәт­нуро­вич, узган ел корылык үзен нык сиздердеме?

— Елның коры килүе тәүдә бик нык куркыткан иде, әмма, аномаль эссе-леккә карамастан, яхшы уңыш җыеп алдык. район ху­җа­лыклары тарафыннан 2 миллиард 310 миллион сумлык товар җи­теште­релгән, 2015 ел күрсәткеч­ләренә караганда, 8 процентка күбрәк.

— Узган елда районда тагы бер зур эш башкарылды — “Торак” программасы буенча бик күп гаиләләр өй туйлады.

— Әйе, монысы да горурланыр өчен бер сәбәп. Бу федераль программа 2018 елга кадәр эшләячәк, без аңа кереп калырга өлгердек һәм барлыгы 75 гаиләне җылы, матур, иркен фатирларга күчердек. Узган җәй Монтажчылар урамында төзел­гән яңа йорттан берьюлы 29 гаиләгә фатир бирелде. Бу юнәлештә эш дә­вам итә, халыкның торак шартларын яхшырту — өстенлекле максат­лары­бызның берсе. Шуны тагы бер кат ассызыклыйм: хөкү­мәт бик күп ярдәм итә, төр­ле максатлы программалар эшли, бары тик урындагы җитәк­челәргә генә өлгеррәк булырга, аларда катнашырга, тәкъ­дим­нәрдән файдаланырга кирәк.

— Быел бик күп гаи­лә­ләр­нең шәхси төзе­леш өчен җир участоклары белән бушлай тәэмин ите­лүе дә яхшы күренеш.

— Әйе, тормыш авыр дип зарланырга яратсак та, халык бик күп төзи, ел саен дистәләгән гаилә яңа йортларга күченә. Бу — шатлыклы күренеш. Узган ел башында җир участогы сорап язган 700дән артык гариза бар иде. Монда күп­балалы, инвалид бала тәр­бияләүче гаиләләр генә түгел, яшь гаиләләр дә, бюджет тармагында эш­ләү­челәр дә керә. Шөкер, исемлекнең яртысын участоклар белән тәэмин иттек, быел яз башкаларга да җир бүленәчәк. Әмма җир бүлү — ярты эш, әлеге участокларны ут, су, юллар белән тәэмин итәргә кирәк. Бер чакрым юл төзү уртача 10 миллион сумга төшкәндә, бюджеттан зур чыгымнар таләп ителә. Шулай булуга карамастан, бу эшләрне башкарачакбыз, чөнки бу — безнең бурыч.

— Рәзиф Мөхәм­мәт­ну­рович, тагы бер катлаулы тармак — торак-коммуналь ху­җа­­лык. Әмма агымдагы җы­лыту чорын башлап җибәрү һәм халык­ның предприятие адресына җиткер­гән рәх­мәт сүз­ләре бу өлкә­нең дә җайга салынуы турында сөй-ли түгел­ме?

— Катлаулы тармак булуы белән тулысынча ки­лешәм. Аеруча мин яңа эшли башлаган елларны бу шулай иде. Җылыны да бик соңлап бирә идек. Соңгы елларда район үзәгендә, Куянда һәм үзәк дәваханәдә җылыту казаннарын мо­дерниза­цияләү әлеге тармакта тулысынча тәртип урнаштыруга булышлык итте. Шулай ук Николо-Березовкада һәм Куянда 1600 фатирны газ белән шәхси җылытуга күчердек, бу халык өчен дә бик уңайлы, безнең өчен дә отышлы. Су белән тәэмин итү өлкәсен дә шул ук юл белән тәр­типкә салдык. Соңгы елларда хезмәт­ләндерү пред­прия­тие­ләрен берләштерү, эре­ләтү өстендә эшләдек. Моның файдасы эшчеләр­нең хезмәт хакы күтә­релүдә, тарифларның түбәнлегендә дә чагыла.

— Быел районда бик күп яңа объект­лар ачылды, без, гәзит­че­ләр, аларны хәтта яктыртып барырга да өлгер­мә­дек...

— Бу — “Эшлекле гамәл­ләр” һәм урындагы башлангычларга булышлык итү программалары нә­тиҗәсе. Авылларда бик күп объектлар сафка керде, юллар төзек­лән­де­релде, чишмә­ләр коймаланды, обелисклар, зиратлар тәртипкә китерелде, урамнар яктыртылды, мәк-тәпләр, балалар бакчалары ремонтланды, балалар мәйданчык­лары урнаштырылды. “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәл­ләр” программасына да, урындагы башлангычларга теләп кушылган краснокамалыларга мин бик рәхмәтле. Халык тор­мы­шы­­бызның матурлыгы үзебе­з­дән торуын яхшы аңлый һәм мондый программаларда катнашудан баш тартмый, киресенчә, аларга актив кушыла.

— Сүз дә юк, Краснокама — бүгенге көн­дә республикада бик күп яктан алга киткән районнарның берсе. Уникенче (!) ел рәттән Авыл уеннарында беренчелекне алу аеруча шатландыра һәм хәтта аптырата да...

— Әйе, безнең район республика Авыл уенна­рын­да уникенче ел абсолют чемпион булып тора. Әлбәт­тә, монда спорт комитеты җитәкчесе Рәхим-җан Шә­й­хетдиновның өле­ше зур, ул үз эшенең фа­наты, оста оештыручы һәм бик ачык, ихлас күңел­ле кеше. Мондый җи­тәкче­ләр белән эшләп була.
Районда, чыннан да, яшь буынның сәламәт­ле­генә зур игътибар бирелә. ГТО нормативын тапшыруга әзерлек хәтта балалар бакчасыннан ук башлана. Ә инде спортта уңыш­ла­рыбыз күп, Краснокама — кул көрәше буенча дөнья чемпионы Максим Яндубаев, өстәл теннисы буенча дөнья чемпионы Кемал Гайфул­линның туган төбә­ге. Быел бу исемлекне яшь спортчы, тхэквондо буенча дөнья чемпионы Алсу Тәгарифуллина тулыландырды. Бразилиядә үткән җәйге Олимпия уеннарында фехтование буенча алтын медаль яулаучы Артур Әхмәтхуҗинның без­нең районда тууы белән дә чиксез горурланабыз.

— Әйе, Краснокама спортта да алдынгы, мәдәният буенча да уңышлар күпкыр­лы, наркотикларга каршы эшне иң яхшы оештыруда да республикада өченче ел беренчелекне яулый, мәктәпне алтын медальга тәмама­лу­чы­лар да елдан-ел арта, республиканың иң яхшы патронат гаи-ләсе дә биредә яши, җәмәгать оешмалары эше буенча да уңыш­лар шактый. Кыскасы, район үзен һәр яклап танытып тора. Моның сере, миңа калса, җитәкчедәдер?

— Халыкта бер сугышчы кырда сугышчы түгел, диләрме. Монда да шулай килеп чыга. Ышанычлы, тырыш командаң булмаса, син беркем дә түгел. Мин хез­мәттәшләремнән бик уңдым. Урынбасарлар, район советы депутатлары, авыл советы башлыклары, хуҗалыклар, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре — барыбыз бер команда булып бер юнәлештә эшлә­гәнгә уңыш­­ларга ире­шелә. Шөкер, бездә районны яраткан һәм аның чын патриоты булган кешеләрдән торган коллектив тупланган. Алтын бөртекләп җыелган кебек, безнең уңышлар — еллар буе тырышып эшләү нәтиҗәсе.

— Сез гомер буе районга хезмәт иттегез, беркайчан да читкә чыгып китү теләге белән янмадыгызмы?

— Яшь чакта андый тәкъдимнәр булды. Хәтта үзебездә дә нефть тармагында бик яхшы вазыйфага күчү мөмкинлеге бар иде. Әмма, күрәсең, җир­нең тарту көче ныграк бул­гандыр. Без бит — авыл балалары, бәлә­кәйдән үк Җир кадерен белеп, эш күреп үскән ке­шеләр. Шу­ңа да мин авыл ху­җалыгы институтына укырга ке­рергә карар кылдым. Язмышымның нәкъ шушылай корылуына беркайчан да үкенмә­дем, кире­сенчә, рәхмәтле­мен һәм аны өр-яңадан үтү мөмкинлеге булса, шул ук юлны сайлар идем.

— Әйе, Сез — тамырларыгыз белән җиргә береккән кеше. Әти-әниегез дә гомер буе шушы төбәктә, шул тармакта көч сал­ган. Туган авылыгыз Иске Каенлыкта ничә еллар буе алыштыргысыз бригадир булып эшлә­гән Мөхәм­мәтнур абый­ны бары тик җы­лы сүзләр бе­лән генә искә алалар. Әйте­гез әле, әтие­гез­нең Сезгә карата әй­телгән киңәш­ләре ара­сында хәте­ре­гезгә иң сеңеп калганы нинди?

— Безнең әткәйләрнең тормышы авыр чорга туры килгән. Сугышның барлык михнәтләрен иңнәрендә кичергән буын алар. Әткәй дә сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә кергән кеше, разведкада хезмәт итеп, ике тапкыр яралана. Авылга ул 1946 елда гына кайта. Күрсәт­кән батырлыклары өчен бик күп медальләр белән бүләк­ләнә. Бик булдыклы, тырыш, зирәк акыллы кеше иде. Бар булмышын эшкә багышлады. 1956 елда Мәскәүдә ВДНХдан “Батыр хезмәт өчен” медале алып кайтканы әле дә хәтердә. “Рекордлы уңыш өчен” дигән медаль дә алып кайткан иде. Ярты ил сугыштан гарипләнеп кайтса да, эшли дә, яши дә белгәннәр бит! Әткәй бик гади, ихлас иде, авылны, кешеләрне бик нык яратты, шуңадыр да өе­бездә һәрвакыт кеше күп булды, әткәйгә тартылалар иде. Безгә һәрвакыт: “Балакайларым, тырышып укыгыз, кеше булырсыз!” — дип кабатлады. Терсәк якын ул, әмма тешләп булмый, дияр иде. Берчә ачынып, берчә кисәтеп әйткән бу сүзләре истән чыкмый. Үзенең уку мөмкинлеге булмагач, безнең югары белем алуны бик нык тели иде ул. Шөкер, югары уку йортын тәмамлап, диплом алуга ирештек, әткәй-әнкәйнең, нәсел-ыруның йөзенә кызыллык китерми генә тормыш юлы үтелде.

— Әниегез бик динле, районда хөр­мәтле кеше. Туган авылыгызда мәчет салдыруыгызда аның роле дә булгандыр?

— Әйе, әнкәйгә күз тимәсен, бик теремек ул, 88 яшьтә булса да йөгереп дөнья көтә. Ачлыкны, ялан­гачлыкны, сугышны, җи­мерелекне кичергәч, бүген­ге дөньядан бик канәгать. Әнкәебез элек-тән үк диндар булды, әле дә дин юлында. Олы яшьтә булса да, ике тапкыр хаҗга барып кайтты. Ә Иске Каенлыкта мәчет салуга килгәндә, аны халык күптән көтә иде. Әлбәт­тә, әнкәй дә бу те­ләкне бик хуплады. Элекке мәктәп урынына мәчет салып, матурлап куя алуыбызга мин бик шат.

— Рәзиф Гыйльмуллинлы булуы белән бик бәхетле ул Иске Каенлык. Су басу зонасына караганлыктан, кайчандыр картадан бетәргә тиешле авылны Сез, саклап калу гына түгел, оҗ­мах почмагына әйлән­дердегез...

— Балачак, яшьлек хатирәләре олыгая барган саен күңелгә кадерлерәк икән ул. Күлләренә аккошлар төшкән, ата-бабалар, тырыш кешеләр яшәгән шушы авылның бетүенә ничек юл куясың инде?! Мин бәләкәй чактан ук авылга асфальт юл, күпер салу турында хыяллана идем. Ходайның “Амин” дигән чагына туры килгән­дер инде, теләклә­ремнең барысына да ирешелде: авыл өчен бик кирәк кү­пере дә салынды, юлын да төзедек, мә­че­те дә булды, әле менә зиратны коймалап алдык. Аның тирә-ягына агачлар утырттык, 600дән артык агачны утыртырга барлык авылдашлар чыкты. Авыл­ларның бетүе белән мин беркайчан да ризалашмам, шуңа күрә аларны үс­терү, яшәү шартларын яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. “Картада бетергә тиешле” Иске Каенлыкта ел саен 5-6 яңа йорт сафка ке­рүенә чиксез шатланам.

— Әйе, яши-яши кеше җитлегә, ул үзе­нә алудан түгел, ә, кире­сенчә, кешеләргә би­рү­дән чын рәхәт­лек татый. Сез дә шулай: авылдашларыгыз, рай­ондаш­ла­ры­гыз өчен бик күп эшлисез һәм шуннан ка­нә­гать­лек аласыз. Әйтегез әле: иңнәрдә 60 ел си­зеләме?

— Нишләптер, юк. Бәлки, бу эшнең, план­нар­ның күплеге белән бәйле­дер. Ә менә үземнең 50нче елларда тууым, балачагым һәм яшьлегемнең совет чорына туры килүе белән чиксез горурланам. Мин ул чор кешеләренә бик нык рәх­мәтле. Без уртак эш өчен, Ватан өчен янып яшәгән кешеләрнең тәр­биясен алып үстек, аларның киңәш­ләрендә ныгыдык, чыныктык. Мин хезмәт юлымда очраган Индус Бәхтиев­ка, Радик Гаяновка, Фәнис Исламовка, Борис Густовка, Хәмит Ситдыйковка, Дәбир Гильфановка бик зур рәхмәтле.

— Рәзиф Мөхә­м­мәтнурович, җитәкче­ләргә еш кына җитди, таләпчән, хәтта корырак та булырга туры килә. Әмма мин Сез­нең нечкә күңелле, ихлас, җор сүзле кеше икән­легегезне беләм. Гаи­ләгез, буш вакытыгызны ничек үткә­рүе­гез турында да әйтеп кит­сәгез иде.

— Тормыш иптәшем Илүзә Мирзагаян кызы белән 36 ел бергә гомер иттек. Шөкер, ике ул тәр­бияләп үстердек. Алар белем алып, һәркайсы тормышта үз юлын тапты. Бүгенге көндә берсе — Уфада, берсе Казанда яши. Өлкән улыбыз безгә өч онык бүләк итте, Алсуыбыз яңа ел алдыннан гына туды. Һәр әти-әни кебек, без дә балаларга, оныкларга куанып, шатланып яшибез. “дәү әти”, “дәү әни” дигәнне ишетү үзе бер бәхет икән ул. Ә буш вакытка килгәндә, ул бик эләкми, әмма була калса, аны балалар, гаилә белән үткәрәбез.

— Бүген Сезне җи­тәкче буларак иң борчыганы нәрсә?

— Авыллар. Дөрес­рәге, авыл кешесенең үзгәрүе. Элек, без үскәндә, һәр ихатада 5-6 сыер, егермеләп сарык тоталар, ә кош-корт­ның исәбе-саны юк иде. Әле күбрәк тә асрарлар иде, ул вакытта печән­лекләр чамалы булды. Хә­зер авыл халкының күбесе мал карап мәшә­кать­ләнми. Аеруча яшь­ләр. Мине бу нык борчый, авыл баласы үз ихатасында җитештерелгән каймак-майны ашап үсми. Ә бит хәзер печән чабып инте­гәсе дә юк, өйгә китереп бирәләр! Шулай ук яшь­ләрнең авыллардан чыгып китүе эчне пошыра. Югый­сә, хәзер авылларда тормыш шәһәрнекеннән берничек тә кайтыш түгел, асфальт юл, газы, суы өйдә. Мәктәпләрдә, балалар бакчалырында шартлар бер дигән, рәхәтләнеп яшә генә!

— Сез район хуҗа­сы булу өстенә, ел ху­җасы да. Әтәч елында район, республика халкына ниләр телисез?

— Җирдә тынычлык булсын — иң зур теләгем шул. Төрле табигый фаҗи­галәр булмасын. Кешеләр дөньяның матурлыгын күреп, матур итеп яшәсен. Чөнки гомер бит ул ничек яшәсәң дә үтә. Бер акыл иясе: “Тормыш ул — тимер кебек, куллансаң — кими, кулланмасаң — тутыга”, — дигән. Тутыгып, мүкләнеп ятудан куркырга кирәк, ә яшәгән елларның кимүе — табигый күре­неш, алар нинди дә булса файда белән үтә икән, димәк, җирдә бушка яшәл­мәгән!

— Рәзиф Мөхәм­мәтнуро­вич, Сезне барлык “Кызыл таң”­чылар, барлык гәзит укучылар исеменнән матур юбилеегыз бе­лән котлыйбыз. Яңа­дан-яңа уңыш­лар, сә-ла­мәт­лек, гаилә бә­хете, җан тынычлыгы телибез!

— Рәхмәт!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үзе генә белгән юл белән...
27-07-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Үзе генә белгән юл белән...
Затлылыгы йөзенә чыккан!
8-06-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Затлылыгы йөзенә чыккан!
Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!
12-05-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!
“Сәхнәдә хатыным да танымады”
6-04-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
“Сәхнәдә хатыным да танымады”
Булганына шөкер  кылып яшим
4-02-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Булганына шөкер кылып яшим
Борай, Аблай, Туймазы мине һәрчак зурлады
24-01-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Борай, Аблай, Туймазы мине һәрчак зурлады








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»