Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Борай, Аблай, Туймазы мине һәрчак зурлады

24.01: Борай, Аблай, Туймазы мине һәрчак зурлады

Дилә һәм Илдус Арслановлар өлкән  улларының туй көнендә.Дилә һәм Илдус Арслановлар өлкән улларының туй көнендә.Һәрвакыт хезмәттәшләремнең һәм халыкның ышанычын акларга тырыштым, ди Дилә Арсланова.

Урындагы үзидарә — халыкка иң якын торучы власть. Муниципаль хезмәткәр кешеләр белән көн саен күзгә-күз очрашып эшли. Алар үзләренең үтенеч-гозерләре, тәкъдим-теләкләре белән, беренче чиратта, район хакимиятенә мөрәҗәгать итә. Шунда бер үзенчәлекле вазыйфа бар – эшләр идарәчесе. Аның төп максаты — хакимият эшчәнлеген тәэмин итү өчен шартлар тудыру. Ә бу документ әйләнешеннән алып, башка бик күп мәсьәләләрне күз уңында тоту, предприятие, учреждение җитәкчеләре, эшкуарлар белән эшләү, ягъни районның барлык структураларының уртак максатка көч салуын оештыру дигән сүз. Туймазы районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә АРСЛАНОВА шушы вазыйфада 12 ел эшли. Муниципаль хезмәткәр нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Халыкны бүген нәрсә борчый? Урындагы властька нинди сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итәләр? Алар ничек хәл ителә? Дилә Мөхәммәт кызы белән шул турыда сөйләшәбез.


Оясында ни күрсә...

— Күпьяклы үсеш, мәгълүматлылык, хәбәр­дарлык, дипломатлык, оештыру сәләте, кеше­ләрне тыңлый һәм ишетә белү һәм башка бик күп сыйфатлар таләп итүче вазыйфада эшләү өчен кешедә ниндидер әзерлек булырга тиеш, әлбәттә. Сез бирегә мәгариф сис­темасыннан килгәнсез. Анда алынган тәҗрибә белән балачакта бирелгән тәрбия бу адымга ныклы нигез булып торгандыр.

— Мин Борай районы-ның Кәшкәләү авылыннан. Без үскәндә башлангыч сыйныфларда укыткан әнием, педагогия институтында югары белем алып, химия укытучысы булды. Әткәй – механик, ул чордагы “Мир” колхозында баш инженер вазыйфасын башкарды. Алар – бик актив кешеләр, икесе дә матур җырлый, оста бииләр иде. Әнкәй – тоташ бер сыйныфны мандолинада уйнарга өйрәткән кеше. Авылда үзешчән театр көчле булды. Әткәй белән әнкәй анда икәүләп уйнадылар. Төп рольләрдә алар булган “Рәйсә”, “Фәйзи”, “Ай тотыл­ган төндә” спектакльләрен хәтерлим. Абыем, сеңлем һәм мин менә шундый актив тормыш алып барган гаи-ләдә үзебез дә шулай булып үстек. Өчебез дә мәк­тәпкә барганчы ук сәхнәгә аяк бастык. Авыл укытучысы агитатор да була бит. Әнкәй, урак чорында агитбригада оештырып, басуларга алып чыга иде. Шул концертларда абый белән без җырлыйбыз, сеңлем акробатика күрсәтә. Мәктәптә йөрмәгән түгәрәк калмады. Отряд советы рәисе булдым. Менә шулай җәмәгать эшләре канга сеңеп, җавап­лылык тоеп үскән кешеләр без. Әткәй белән әнкәй өчебезне дә үз-үзеңә ышанырга, кеше арасында булырга өйрәтеп үстерде­ләр, куйган максатыңа ирешер­дәй итеп тәрбияләделәр.

Тагын бер мөһим нәрсә – авылда эксперименталь сыйныф ачылды. 6 яшьтән мин шунда урысча укырга кердем. Өлкән сыйныфларда Борай 1нче мәктәбендә укыдык. 16 яшемдә мин инде Башкортстан дәүләт университеты студенты идем. Анда төркем комсоргы булдым. Төзелеш отрядларында эшләдем: Әстер-ханда карбыз, помидор җыйдык, Кырмыскалы районында ферма төзедек. Пионер лагеренда практика үттек. Бүздәк районында чөгендер алдык.

Әнкәй ягыннан — барысы да укытучылар, әткәй ягыннан — авыл хуҗалыгы белгечләре һәм алар Борайда эшли иде. Диплом алып, эшкә тәгаенләнер вакыт җиткәч, шулай уйладым: мине кемнеңдер кызы яисә туганы дип әйтмә­сеннәр өчен башка бер районга барып, үземне сынап карарга кирәк! Шулай итеп, хезмәт юлымны Чакмагыш районының Аблай авылы мәктәбендә башладым. Укытучылар коллективы бердәм, мине чын-чынлап эшкә өйрәттеләр. Авыл яшьләре белән спорт ярышлары оештырдык, концерт-спектакльләр куйдык, еш кына аларны район үзәгендә дә күрсәттек. Бер елдан, 22 яшемдә, мин инде авыл Советы депутаты идем. Авылдагы 10 гына депутатның берсе итеп мине, читтән килгән бер кызны, сайлаганнар икән, димәк, ышанганнар. Матур итеп бергә башкарган эш­ләр дә булгандыр, аннан китүгә өч дистә елдан артык вакыт үтте, без һаман аралашып яшибез. Мәктәпнең 100 еллыгына чакырдылар. Елның-елында сабантуйга кайтабыз.

Туймазыда хезмәт юлым­ны 128нче һөнәрчелек училищесында башладым. Арытаба – мәгариф бүле­гендә, шәһәрдә Башкортстан мәгарифне үстерү институты үзәге ачылгач, шунда күчеп, педагогия колледжында эшләдем. Әлеге вазыйфага чакырып алдылар.

Вак мәсьәләләр булмый

— Район хакимиятенең оештыру бүлегендә хез­мәт салганда урындагы үзидарә эшенең асылына төшенергә өлгергәнсез, әлбәттә. Ә бүген, ун елдан артык вакыт үткәннән соң, үзегез өчен биредәге эшчәнлекнең ниндидер формуласын билгели алдыгызмы?

— Читтән карап кына эшнең нечкәлекләрен аңлап бетермисең, әлбәттә. Мин шуның кадәр күләмдә эш башкардым, дип әйтә торган урын түгел бу. Чөнки халыкка күпме һәм никадәр көч куеп эшләү кыйммәт түгел, ә нәтиҗә мөһим. Бу — бер нәтиҗәгә күмәк эш, бердәм сәясәт алып бару. Районның имиджын шул билгели. Мәдәниятме ул, мәгарифме, башка тармакмы – кешеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтелергә тиеш. Кемдер килеп, шушы мәсьә­лә хәл ителде, бу эш җайга салынды, дип әйтә икән, шушы инде ул нәтиҗә.

Хакимияткә халыктан бик күп мөрәҗәгатьләр булуын монда эшкә килгәнче белмәгән идем. Документ әйләнеше зур. Узган елда 31 мең язма мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның һәр­кайсының вакытында һәм төгәл үтәлеше конт­рольдә тотыла.

Хакимият вәкилләре, гадәттә, авылларда очрашулар оештыра. Халыкның кеше арасында басып әйтә алмаган шәхси сораулары да була бит. Шуңа күрә без менә ун елга якын инде районның төрле, аеруча үзәктән ерак урнашкан, төбәкләрендә халыкны кабул итү оештырабыз. Бу турыда гәзит аша алдан хәбәр ителә. Кемнең проблемасы бар, шул языла. Кечкенә төркемебезгә халыкны социаль яклау, эчке эшләр бүлекләре, үзәк район дәваханәсе җитәкчеләре, Пенсия фондының төбәк бүлекчәсе вәкилләре керә. Алар белән һәрвакыт үзем дә чыгам. Үтенеч белән килүченең хакимияткә бул­ган башка сорауларын да тыңлыйбыз. Нинди эшләр башкарылуы турында кыскача мәгъ­лүмат биреп калдырабыз. Кеше­ләр бер-берсе белән сөй­ләшә бит. Менә шулай урыннарга чыгып, халык­ның тормыш-көнкүреше бе­лән танышкач, мәсьә­лә­лә­рен хәл иткәч, анык дәгъ­валар бер­мә-бер азайды.

Ул кабул итүләрдә күпчелек сораулар нәр­сәдән гыйбарәт соң? Кемдер дәваха­нәгә ята яисә тар белгеч табибка керә алмый. Ятып кына торучы авыруларга яр­дәм кирәк була. Бу кешеләр исәпкә алынып, аларның арытаба язмышы күз уңында тотыла. Икенче берәү пенсия арттыруны юллый, документларын җыеп бе­терә алмаган. Ә кемдер күршесе бе­лән тиргәшкән. Бу мәсьәлә дә шундук хәл ителә. Инвалид кеше дару алалмавыннан зарлана. Инвалид балалар белән кил-гәннәргә ярдәм итәргә тырышабыз. Менә шундый, беренче карашка вак кына тоелган, әмма кешенең үзәгенә үткән сораулар була.

Тик бездән генә тормаган мәсьәләләр дә бар. Бер авылдан күпбалалы гаиләгә торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәмләштек, аларга колхоз йорты бирелде. Аны ремонтлый алмыйбыз, дип, шәһәрдә фатирга кереп тора башладылар. Аларны республика программасына керттек. Өлкән кызлары бик иртә кияүгә чыгып, бу программадан төшеп калдылар. Хәзер башка төрле ярдәм күрсәтү юлын эзлибез.

Бик таләпчән инициатив төркемнәр бар, әлбәттә. Алар белән тыныч итеп сөйләшү үз нәтиҗәсен бирә.
Хакимияттә коллектив бик әйбәт. Акыллы, үз һөнәренең осталары булган урынбасарлар, бүлек мө­дир­ләре, белгечләр туп­ланган. Эшне бер-беребезне аңлап һәм бергәләп башкарабыз. Кемгәдер сылтану яисә читтән карап тору түгел, ә һәркем үзенең соңгы инстанция булуын аңлап, җаваплылык тоеп эшли. Республика безгә зур чаралар үткәрүне ышанып тапшыра икән, бу – уртак эшебезгә бирелгән бәя дә. Сабантуймы ул, сайлаумы, башка чарамы, вазыйфалар бүленгән, һәркем үз эшен белә. Кемдер өлгерми икән, шундук ярдәмгә киләләр. Үзара гаепләшү юк, соңын­нан ниндидер кызык моментларны көлешеп искә алабыз. Һавалылык, дор­фалыкның эзе дә булырга тиеш түгел. Уңганлык, әдәп­лелек, профессиональлек, дипломатлык, игътибарлылык мөһим. Шушы һәм кешеләр белән эшләгәндә кирәкле башка сыйфатларны үзендә туп­лаган өлкән буын җитәкчеләребез районда күп, мин бүген дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Шул ук вакытта сәләтле яшьләрне эшкә җәлеп итүгә дә әһәмият бирмәү мөмкин түгел. Алар ышанычыбызны аклап килә.

Кешенең эшен күрә бе­лергә дә кирәк. Хезмәт­тәш­ләре алдында җитәкчедән җылы сүз ишетү зур бүләк­ләрдән дә кыйммәтрәк булуын психологлар да әйтә, без шуны онытмыйбыз. Бу коллективны тагын да ныграк берләштерә.

Җан бирүче, ямь бирүче

— Сез — ышанычлы тормыш юлдашы, назлы әни, искиткеч дәү әни, шулай ук тәмле ашлар пе­ше­рү остасы, җыр, әдә­бият, сәнгать, сәяхәтләр сөюче дә...

— Чыннан да, хатын-кызның бурычы – гаилә әгъзалары өчен җылы учак булдыру. Ике улыбыз да нефтьче. Ике оныгыбыз бар. Һәр ялда балалар белән түгәрәк табын артына җыелабыз. 3,5 яшьлек оныгыбыз куна кала. Аның бе­лән төрле үстерүче уеннар уйныйбыз, конструкторлар җыябыз, бергәләп җырлый­быз. Стресстан арынырга, гел тонуста булырга шул ярдәм итә дә инде.

Хуҗабикәгә нәрсә тиеш, барысын да эшлим, әл­бәттә. Тәмле ризыклар пе­шерергә яратам. Бәлеш тә салам, казны да әзерлибез. Үзебез һәм балалар яратып ашый торган ризыкларыбыз бар.

Безнең өйдә эш беренче урында, әмма гаиләне дә онытырга түгел, барысы да бергә алып барылырга тиеш дип куелган. Бакчасында да өлгерәбез, чәчкә­сен дә утыртабыз, яшелчә, бәрәңге белән дә үзебезне үзебез тәэмин итәбез. Бик күпләр кебек үк, ярты төнгә кадәр компот-кайнатмаларын да эшлим. Ирем җитәкчелек, оештыру эшен аңлый. Зур чараларда үзе дә безгә ярдәмләшә. Без һәрвакыт бергә.

Дөньяда фәһем алырдай уңай күренешләр бик күп. Яшьтән үк илебезнең төрле почмакларына сәфәр кылырга яраттым. Студент чакта Балтыйк буенда ял итеп кайттым. Ярты ел эшләгәч, авыл укытучылары белән Киевта булдык. Гаилә коргач та атна-ун көнгә кайдадыр барырга мөмкинлек таба идек. Сочида булдык, балаларга Санкт-Петербургны күрсәттек, тәэс­соратлар озакка җитте. Бер елны улым белән бөтен Европаны диярлек күреп кайттык. Автобус туры белән баргач, бик кыйммәт булмый. Шул рәвешле ирем белән Италиядә булдык. Дөньяның иң матур урыннарын күрү җанга ял бирә, рухны баета. Казанга еш барабыз, Г. Камал театрында спектакль карамыйча калмыйбыз.

Университетта урыс филологиясе бүлегендә укыдым. Татар-урыс бүлеге кызлары белән бер бүлмәдә яшәдем. Алар миннән татар шагыйрьләренең шигырь­ләрен ятлата иде. Мин аларны бүген дә сөйләп бирә алам. Шулай поэзиягә гашыйк булдым. Һади Такташны, Зөлфәтне, Мостай Кәримне, Әнгам Атнабаевны яраттым.

Мине бөтен гомерем буена җырлар озата килә. Дуслар өчен җырларга яратам. Тормышта бөтен нәрсәгә дә өлгерергә кирәк дип уйлыйм.

— Дилә Мөхәммә­тов­на, “Кызыл таң” нәшрия­ты исеменнән Сезне матур юбилеегыз белән тәб­рик итәбез. Рух ныклыгы, иминлек, бәхет телибез!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үзе генә белгән юл белән...
27-07-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Үзе генә белгән юл белән...
Затлылыгы йөзенә чыккан!
8-06-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Затлылыгы йөзенә чыккан!
Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!
12-05-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!
“Сәхнәдә хатыным да танымады”
6-04-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
“Сәхнәдә хатыным да танымады”
Булганына шөкер  кылып яшим
4-02-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Булганына шөкер кылып яшим
Алтын бөртекләп җыела
7-01-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Алтын бөртекләп җыела








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»