Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Булганына шөкер кылып яшим

04.02: Булганына шөкер кылып яшим

Булганына шөкер  кылып яшимБашкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев алтын юбилеен билгели.

Эстрадабызда йөзек кашларының берсе ул. Фәдис Ганиев башкаруындагы халык җыры булсынмы, заманча эстрадамы — ул бер генә кешене дә битараф калдырмый.

Тамашачының мәхәббәтен яулаган җырчыны бүген нәрсә борчый, сөендерә һәм илһамландыра? Аның белән без шул хакта сөйләштек.


Хыяллар

Яшьлектә алдыма куйган барлык максатларга да ирешеп беттем дә тынычланып утырам, дип әйтү дөрес булмас. Ирешәсе ниятләр күп әле. Әмма мин бүгенге көнгә кадәр яшәгән тормышым белән нык канәгать.
Нәрсә генә, ничек кенә планлаштырма – барысы да Ходай кулында. Шуңа да башкарасы эшләремне максат та түгел, план да түгел, ә хыял дип әйтәсем килә.

Менә бүген миңа 50 яшь. Ярты гасыр гомер яшәлгән. Гомер уртасы түгел, чөнки күпме яшәрен кеше белми?! Әмма гомерне санамыйча, иҗат ялкынын сүндермичә, алга таба матур итеп яшәргә иде. Хыялыма таба юлның кайдадыр борылыш ясавы да бар, ләкин мин аннан курыкмыйм. Башкарган эшемнең иң мөһим факторлары – ул рухи яктан үзем сөенү, тирә-яктагы кешеләрдә канәгатьлек хисе тудыру.

Филармония

“Филармониядә өч тиенгә эшләп йөриләр”, дип уйлаучылар бар. Иманым камил — дөрес фикер түгел. Һәрбер яшь җырчы профессиональ коллективта эшләү хакында хыяллана. Әмма аларның барысының да хыялы тормышка ашмый. Нәкъ менә шулар филармония хакында начар сүз сөйләп йөри.

Тормышымны сәнгать белән бәйләргә карар иткән көннән бирле филармониядә эшләү хакында хыялландым. 1989 елның ноябрендә мине эшкә алдылар. Мин ул көнне үземне иң бәхетле кеше итеп тойган идем, әле дә анда эшләвем белән горурланам. Фәридә апа Кудашева, Илфак абый Смаков, Филүс Гәрәев, Бәхти абыйларның гөрләтеп эшләгән заманы иде бит ул! Кайсын гына алма – йөзек кашы! Шундый профессиональ коллективта эшләү бәхете һәркемгә дә тәтемәде.

Әлбәттә, бүгенге коммерция заманында алган эш хакын күп дип әйтә алмыйм. Әмма дәүләттән күп ярдәм күрәбез, без аның канаты астында, иң мөһиме – сәнгатьне аңлаучы җитәкчеләр булсын.

Бәхет

Билләһи, дип әйтәм, мин – дөньяда иң бәхетле кеше! Тормышның һәр мизгеленә шатлана белү – ул үзе бәхет бит.

Беренчедән, яраткан хатыным бар. Бер-беребезне ихтирам итеп яшибез. Мәхәббәт ул дәрт кенә түгел. Мәхәббәт – беренче чиратта, ихтирам ул. Аллаһка шөкер, бер-беребезне ихтирам итеп, матур яшибез.

Инде нәсел дәвамчысы бетәмени инде дигәндә, улым туды! Тормышымдагы бу яңалык мине тагы да яшәртте, канатларымны ныгытты, җиң сызганып эшләргә этәргеч бирде.

Лилия

Минем тормыш, бүтән кешеләрнеке белән чагыштырганда, гадәти түгел. Өч тапкыр гаилә кордым һәм өчесендә дә мал-мөлкәтне кашыктан башлап үзебезгә җыярга туры килде. Лилия белән күп кенә авырлыклар кичердек, тәүдә кеше фатирында яшәдек. Япь-яшь Лилия шундый шартларга риза булып яшәгәч, яраткандыр инде...

Ватансагында.Ватансагында.


Лилия белән очрашканнан соң, иҗат яңача сулыш алды. Бер-береңне аңлап эшләгәндә парлап иҗат итү күпкә рәхәтрәк.

Бүген телевизордан күрсәтелгән барлык фильмнарда да хатын-кызның уенда байлык, аңа акча гына кирәк дигән фикер сө­релсә дә, алар өчен рухи канәгатьлек тою мөһимрәк. Ирнең җылы мөнәсәбәтен бер нинди акча да алыштыра алмый. Мәсәлән, Лилиянең күңелен күрү өчен күп кирәкми. “Бүләккә акча әрәм итмә”, — ди ул. Чәчәккә дә артык һушы китми. Тыныч, имин яшә-вебез аңа күпкә кадерле.

Балалар

Иллегә якынлашып килгәндә әти булуны күпләр хупламый. Саный башлыйлар: ул бала мәктәп тәмамлаганда, сиңа фәлән яшь була, янәсе. Әмма шәхсән үземнең, хисапчы һәм икътисадчы булып, калькуляторда бернәрсә дә санап утырасым килми. Ходай язмаса, гомерең кыска булса, егермедә тапкан балаңның да киләчәген тәэмин итәл алмаячаксың. Гомерне шулай исәпләп утырсаң, 25тән соң бала табасы да юк бит.

Сәламәтлек булганда, Кәрим улыбыз янына тагы берәр кыз да алып кайтыйк әле, дип тә әйтәм Лилиягә. Дәү әтинең төпчек баласы туганда аңа — 53, дәү әниемә 43 яшь булган. Ул заманда берәү дә сәерсенеп, кирәкмәгән сораулар биреп йөдәтмәгән, тиеш дип кабул ителгән.

Улыбыз һәм кызыбыз.Улыбыз һәм кызыбыз.


Тәүге балам, Лиана кызыма — беренче февральдә 26 яшь тулды. Кызганычка каршы, кызымны үзем үстерә алмадым. Монда “Син гаепле”, “Ул гаепле” дип утыру дөрес түгел. Кем гаепле икәнен Аллаһы Тәгалә хәл итәр, аның алдында җавап тотасы бит.

Аңа ике яшь ярым булганчы без бергә булдык. Мин өйдә булганда, алдымнан да төшми иде. Лиана ул вакытларны, әл­бәттә, хәтерләми. Әмма ул бәйләнеш югалды һәм әлегә кадәр җайланып китә алмый. Ул балага мин бары тик матур теләкләремне юллыйм. Чын хатын-кыз бәхетен тоеп яшәсен иде.

Без бит ике тамырдан барлыкка кил­гәнбез. Бер тамыр – әти, икенчесе – әни. Бер тамыр белән генә үсүе авыр, берсе белән дә бәйләнешне өзәргә ярамый. Аллаһка шөкер, Гөлназны шулай үстерә алдык. Әтисе һәм аның барлык туганнары белән ул туганлык җепләрен өзми үсте. Ул яктан Гөлназ бәхетле. Әгәр дә ул җепләрне өздергән булсам, ул бала бүген миңа карата шундый җылы мөнәсәбәттә булыр иде микән? Кәримнең тууы – Гөлназны нык яратканга, аны бәхетле итү теләгенең көчле булганлыгы өчен Аллаһы Тәгалә бүләгедер дим. Улым миңа ниндидер изгелек кылганым өчен Ходай тарафыннан җибәрелгән, мин моны сизеп торам.

Рөстәмнең әти-әнисе белән дә мөнә­сәбәтләребез яхшы. Лилиягә алар – “кызым”, ә миңа “кияү” дип дәшә. Әлбәттә, тәү­дә аларда ниндидер шик булды. Чөнки Гөлназ — бәләкәй чагында аларда үскән, аларда тәрбия­ләнгән бала. Монда курку хисе булмагандыр дип әйтә алмыйм. Аңлыйм, алар үз сабые өчен борчылды. Әмма бу борчылу тиз арада җилгә очты. Шөкер, аңлашып яшәдек һәм яшибез.

Рөстәм белән дә дустанә мөнәсә­бәттәбез. Кабатлап әйтәм, Гөлназга рәхәт. Хәзер иҗатта үзенең карьерасын башлап җибәрде. Бу өлкәдә киңәш­лә­шергә, әни­сеннән тыш, ике әтисе бар.

Ир бала – әнисенә, кыз бала әтисенә тартыла, диләр бит. Чынлап та шулай икән ул. Гөлназга минем белән уртак тел табу җиңелрәк. Әни­се белмәгән серлә­ре­без дә бар. Кәрим белән Гөлназ арасында минем өчен бер аерма да юк, икесе дә миңа бердәй кадерле.

Тәрбия

Мин балаларны иркәләп үстерү яклы. Үзем гаиләдә төпчек булгач, артык иркә­ләнеп үстем. Бу начар түгел, чөнки әти-әни мәхәббәтен тою үзеңдәге ышанычны ныгыта гына.

Әлегә Кәримне очындырабыз. Әмма моны тиздән туктатырга иде. Нәрсә булуына карамастан, бала һәр әйбернең каян барлыкка килгәнен, ничек табыл­ганын аңлап үсәргә тиеш. Бүген ул уенчыкларына сакчыллык белән карый икән, бу сыйфат аны тормыш юлында озатып барачак. Ары­таба ул үзе эшләп тапкан, яки без бү­ләк иткән мал-мөлкәтенең кадерен бе­ләчәк.

Телисең-теләмисеңме, тәр­биядә әти-әни ысуллары кулланыла. “Оясында ни күрсә, очканында шул була”, — диләр бит. Бик дөрес ул. Яңа га­сыр балалары башкачарак тәр­бия таләп итә, дияр идем, әмма традицион тәрбия барыбер нигездә кала.

Туган көн

Без бит — авыл балалары, бездә бәләкәй чакта туган көн уздыру юк иде. Ә хәзер баланың бер яшен дә зур туй кебек уздырабыз. Дөресрәге, шуны сәбәп итеп, үзебез сыйланып утырабыз. Безнең ашап-эчеп утыру балага кызыкмыни инде? Шул акчага аны берәр матур, үзенә кызык урын­га, чарага алып барсаң, әйбәтрәк булыр иде.
Үземнең туган көнне кечкенәдән зур бәйрәм итеп уздырмагач, хәзер ул, миңа калса, бик әһәмиятле дә түгел. 50 яшь – чын юбилей, чөнки яһүд теленнән “юбилей” сүзе “50” дип тәрҗемә ителә. Туган кө­немне ничек уздыру турында баш катырмыйм. Февраль башында Уфада өч концертым билгеләнгән, үземә кадерле кунакларым белән шунда очрашачакмын.

Миңа нинди бүләк кирәк? — Тамашачы ихтирамы, дусларымның янда булуы, гаиләмнең шатландыруы. Матди әйбер кирәк түгел, ул була да бетә. Бүгенгә барлык әйберем дә бар. Ә, самолетым юк икән, димәк, аның кирәге дә юк. Булганына — шөкер итеп, булмаганына өмет итеп яшәргә тырышам. Сәламәтлек булса, мал табыла ул!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!
12-05-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Кулъяулык чигүчеләрне көтәбез!!!
“Сәхнәдә хатыным да танымады”
6-04-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
“Сәхнәдә хатыным да танымады”
Борай, Аблай, Туймазы мине һәрчак зурлады
24-01-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Борай, Аблай, Туймазы мине һәрчак зурлады
Алтын бөртекләп җыела
7-01-2017 :: “Кызыл таң” кунагы
Алтын бөртекләп җыела








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

XML error in File: http://pdf.kiziltan.ru/main/rss.xml

от 23 мая 2017 Архив номеров газеты


№ XML error in File: http://pdf.kiziltan.ru/llki/rss.xml

Архив номеров журнала


№ XML error in File: http://tulpar.kiziltan.ru/journal/rss.xml

Архив номеров журнала



Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»