Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”

19.02: “Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”Туймазы районының Райман авылында үткән концерт-очрашу шулай дип аталды

Республика районнарында гәзитебезнең 100 еллыгына багышланган очрашулар дәвам итә. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н Туймазы районының Райман авылы кабул итте.

Концертның үзенчәлеге шунда – “Кызыл таң” ярты гасырлык юбилеен билгеләгәндә дөньяга килгән, быел исә үзләре 50 яшен билгеләүче сыйныфташларга зур бүләк булды ул.

Ике ел элек райманлылар бердәм булып авылның 300 еллыгын үткәргән. Райман – хәзер гимнлы авыл. Биредәге мәдәният йортында һәр чара диярлек “Райман” җыры белән башлана икән. Кичәдә аны шушы авыл оныгы Айсылу Әминева башкарды.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


“Кызыл таң” нәшрияты басмаларын – 100 яшьлек гәзитебезне, тиздән 25 еллыгын билгеләячәк “Тулпар” яшьләр, 15 яшен тутырачак “Әллүки” балалар журналларын яратучылар зал тутырып килгән иде.
“Кызыл таң” гәзитен озак еллар алдыручылар – Тәлгать Лотфуллинга, Фәния һәм Зәкәрия Тәхәветдиновларга, “Тулпар” журналын алдыручы Рәмзия Кашаповага басмаларыбызга тугры калган өчен бүләкләр тапшырылды.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Туймазы мәктәпләре укучылары да “Әллүки” журналын яратып укый. Аны районда таратуда зур ярдәм күрсәтүче хакимиятнең мәгариф идарәсе методисты Айсылу Ситдыйкова котлауларын җиткерде. Узган ел ахырында “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире призына лаек булган Туймазы 1нче интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова белән Чокадыбаш авылы китапханәчесе Әфизә Шәңгәрәевага – шул турыда танытмалар, Иске Туймазы мәктәбе укытучысы Лира Гыйниятуллинага махсус бүләк тапшырылды.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Арытаба тамашачыларны Райман мәктәбе укучылары сәламләде. Алар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Бикташева җитәкчелегендә Роберт Миңнуллин шигырьләреннән “Шундый минем туган ягым!” дип аталган әдәби-музыкаль композиция күрсәтте. “Тукай моңнары” республика конкурсы лауреаты Регина Гыйльфанова җырларын яңгыратты. Яшь талантлар концертны тагын да ямьләде.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Туймазы 8нче мәктәбе укучысы, “Сәфәр” үрнәкле хореография ансамбле биючесе Рина Бикташева татар һәм башкорт кызлары биюләрен башкарды. Гәзитебезнең “Очкын” сәхифәсе герое – 1нче интернат-мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы, район, республика, Русия һәм халыкара дәрәҗәләрдәге конкурслар лауреаты, райондагы бердәнбер Башкортстан Башлыгы стипендиаты Радмир Гомәров курайда уйнады.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Арытаба аның укытучысы – Туймазы музыка мәктәбе Рәмзин Әбсәләмов җитәкчелегендәге “Хәзинә” төркеме егетләре Камил Фәйзуллин, Азамат Әлмөхәммәтов сәхнә тотты. Авыл килене, өч бала әнисе Гүзәл Бәдретдинова моңлы җырларын бүләк итте.

Музыкант, җырчы Радик Динәхмәтовны бик сагынганнар иде, бөтен зал аның белән бергә җырлап утырды.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова, Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйделский күрсәткән спектакльләрдән өзекләр тамашачыны туйганчы көлдерде дә, уйландырды да. Башкортстанның халык артисты Асия Смакованың чыгышын халык көчле алкышлар белән кабул итте. Залда махсус аны күрү өчен генә килүчеләр күп иде.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Әлеге концерт-очрашуны оештыруда һәм үткәрүдә Төмәнәк авыл хакимияте башлыгы Әгъзам Фатыйхов, мәдәният йорты җитәкчесе Динә Әбсәләмова, Туймазы музыка мәктәбе директоры Рәмзин Әбсәләмов, Райман авылы мәктәбе директоры Анжела Газизуллина зур ярдәм күрсәтте. Туймазыда эшләп килүче “Свармет-прицеп” җәмгыяте химаячы булды.

“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


“Кызыл таң”га – 100, безгә – 50”


Резеда НУРТДИНОВА.





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»

seo nz . yousef al otaiba wins ministerial post