Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Рәхмәтләр яңгыр кебек яуды

08.03: Рәхмәтләр яңгыр кебек яуды

Рәхмәтләр  яңгыр кебек яуды37 ел корректор булган Рабига Сафина бер генә хата чыгуга да юл куймаган.

Матбугат хезмәткәрләре өчен төзелгән йорттан безгә дә бүлмә бирделәр. Шунда күченү белән үк тормыш иптәшем шул ук йортта яшәүче Рабига апага таныштырырга алып керде. Ул “Кызыл таң”да өлкән корректор булып эшләп, пенсиягә чыккан икән.


— Менә, Рабига апа, өйләнгәч тә кәләшемне иң беренче Сезгә күрсәтермен дип сүз биргән идем. Танышыгыз: Фәридә шушы була инде!
— Рәхмәт! Онытмагансың икән. Сүздә тору — әйбәт сыйфат.
— Ә бу безнең иң тәҗрибәле, ышанычлы корректорыбыз булды. Ул эшләгән көндә коллектив төнен тыныч йоклады.
— Ярый, арттырма! Мин дә башкалар кебек эшләдем инде...
— И-и, Рабига апа! Берәрсе Сезгә җитә алдымы икән? Бе­ләсеңме, Фәридә, дистә еллар эшләп, гәзиттә бер генә хата да җибәрмәде ул. Игътибарлылыктан, ихласлыктан, үз эшенә тулысынча бирелгәнлектән килә бу. Аңа рәхмәтләр яңгыр кебек явып торды. Бер шелтәсе дә юк. Шундый кешегә ничек сокланмыйсың?!
— Кызартасың бит инде. Җитәр!..
— Бер казанда кайнадык бит. Бергә эшли башлаганга да дистә елдан артык үтте. Кәләшем белән дә бергә эшлибез, Рабига апа.
— Ә кайда яшисез?
— Безгә дә бу йорттан бүлмә бирделәр.
— Бик әйбәт! Күршеләр булып яшәрбез.
Гәүдәгә бәләкәй генә апа. Коңгырт кара күзләре бәрхет кебек нурланып балкып, килеш-килбәтенә матурлык өсти төшәләр. Гади генә киенгән. Сабыр, җитди икәнлеге сизелеп тора. Ул мине баштанаяк күздән кичерде, әмма бер сүз дә дәшмәде. “Кереп йөре”, — дип озатып калды. Мин, әлбәттә, янына еш кына кереп тордым. Бүлмәсе дә кечкенә иде. Өстәл, карават, зур гына сандык. Бер кеше үтеп йөрерлек аралык. Аның каравы коридор белән кухня нык иркен. Өч хуҗага бер кухня. Коридор идәнен дә, кухняныкын да чиратлашып юалар икән.
Бер кергәнемдә Рабига апа коридор белән кухня идәнен юып бирүемне үтенде. Баш тартмадым. Ялгыз апага картайган көнендә ничек булышмыйсың инде?! Аның беркеме дә юк икән. Сеңлесе Зәйнәп, хәрби шәфкать туташы, сугыштан соң урыс егетенә кияүгә чыгып, Мәскәүдә төпләнгән, апасын оныткан. Рабига апа сеңлесенә берничә тапкыр хат язган, әмма җавап булмаган. Башкача элемтәгә кермә­гәннәр, шулай аралары өзелгән.
Зәйнәпнең кызы Рәйсә генә бәйрәмнәрдә открыткалар салгалаган, сирәк кенә хатлар язган.
Кызганычка каршы, Рабига апаның үз гаиләсе булмаган.
Кушнаренко районының Бакай авылында 1900 елда туып, 5 яшендә әти-әнисез калган Рабига балачагында яшьтәш ахирәте, шахталар хуҗасы Рәмиевларның кызы белән бергә уйнап, аларда тамак туйдырып йөри. Тәүдәрәк кызлары янына килеп йөргән ятим кызны Рәмиевлар үз гаиләләренә ала, аңа укырга, тормышта үз урынын табарга ярдәм итәләр. Әлбәттә, кыз аларның йорт эшләрендә булыша. Ул гимназия тәмамлый, берничә ел авылда укытучы булып эшли. 1922 елның җәендә ул чакта Кече Башкортстан башкаласы бул­ган Стәрлетамак шәһәрендә нәшер ителә торган “Башкортстан хәбәрләре” гәзитенә корректор булып эшкә керә. Бик тиздән редакция белән бергә Уфага күченеп килә. Сугыш башлану сәбәпле, гәзит чыгудан туктагач, Рабига Сафина “Октябрьский натиск” типография­сендә, “Кызыл Башкортостан” гәзитендә корректор була да, “Коммуна”ның дәвамы буларак “Кызыл таң” исеме белән чыга башлаган гәзитнең тәүге көн­нәреннән үк бирегә эшкә кайта. Шунысы кызык, аның эшләү дәверендә гәзит биш төрле исем белән чыга.
Озак еллар дәвамында республика күләмендә татар телендә бердәнбер булып чыккан “Кызыл таң”да Рабига апа өлкән корректор булып бөтен күңелен салып эшли. “Кызыл таң” дөньяга килгән 1944 елның Беренче май бәйрәме һәм Матбугат көне уңаеннан мөхәр­ририят аны, “үзенә йөкләтелгән эшне озак еллар буена намус белән башкарган өчен” дип, ефәк күлмәк белән бүләкли. Бүләк­ләнүчеләр өч-дүрт кенә кеше була. Сугыш барганда, халык ач-ялангач яшәгәндә бу бүләкләр зур һәм кыйммәтле булган, әлбәттә.
1946 елда Рабига Сафинага, “бернинди шелтәсез эшләгәне, гәзитне үз вакытында сыйфатлы чыгаруда көч салганы өчен” дип, акчалата премия бирелә һәм хезмәт кенә­гәсенә мө­хәррир­нең рәх­мәт сүзе язып куела.
37,5 ел корректор булып эшләү чорында бер генә хатаның да китүенә юл куймый, үз-үзенә һәм башка хезмәт­тәшләренә карата таләпчән булган бу апа. Ул һәркемгә игътибарлылык, пөхтәлек үрнәге күрсәтә. Рәбига Закир кызы үз эшенең остазы буларак, бихисап яшьләрне корректор һөнәре нечкәлекләренә өйрәтте. Ул “Кызыл таң”да эш­ләүчеләрнең иң беренчелә­рен­нән һәм мактауга лаеклыларыннан булды.
Еллар үтә торды. Ниһаять, 1974 елда безгә дә иркен фатир бирделәр. Арабыз ераклашты, транспорт белән тәэмин ителеш шәптән түгел иде, шунлыктан Рабига апа янына сирәк йөрдем. Алай да дәваханәдә яткан чагында, бик үтенгәч, ике көнгә бер булса да баргаладым. Ул сораган нәр­сәләрне алып барам, нинди дә булса ярдәм күрсәтергә тырышам. Дәваханәдә ятып чыккач, берничә ел матур гына яшәде әле ул.
Бер барганымда болай диде: “Син миңа күп ярдәм иттең, идәннәремне, керләремне юдың, бөтен эшне җиренә җиткереп эшлисең, рәхмәт инде! Хәзер бөтенләй хәлем юк. Син мине карарга, тәрбияләргә алынмассыңмы икән?”
Бу пөхтә, таләпчән апа мин идән, кер юганда, гәрчә ул эшләрне яхшы белсәм дә, һәрчак өйрәтеп, тикшереп тора, мактап та куя иде.
Ә менә хәзер аның үтенечен кире кагарга мәҗбүрмен. Еракта торам. Өйдә ике улым үзләре генә. Аларга аеруча игътибар кирәк. Үпкәләмәгез инде, дип, хәлемне аңлаттым. Ул аңлады, үпкәләмәде.
— Ярый, алайса. Барыбер килгәлә, мине бөтенләй онытма! — диде.
Бу безнең соңгы очрашуыбыз булган икән. Бер атна тирәсе үткәч, Рабига апаны төшемдә күрдем. Тукта, нишләп төшкә керде соң әле, дип уйлап, хәлен белергә киттем. Барсам: “Өченче көн озаттык, китеп барды шул”, — диде бер күршесе.
Ә ул тормышыннан, язмышыннан һич тә зарланырга яратмады...

Фәридә Сәйфуллина,
“Кызыл таң”ның элекке әдәби хезмәткәре.





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»