Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Безгә Атнабай җитми!

08.03: Безгә Атнабай җитми!

 Безгә Атнабай җитми!Башкорт академия драма театрында “Кызыл таң”чы халык шагыйре юбилеена багышланган хәтер кичәсе узды.


“Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта — аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта — ат җитми.
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми… Күк җитми…”

Бигрәкләр дә белеп әйткән шагыйрь! Хәер, аның һәр шигырендә дә күңелнең иң түрендә сакланган серләр, һәркемгә якын нечкә хисләр ята. Һәр сүзе белән үзебезнеке, халыкныкы Атнабай. Шуңа да аның хәтер кичәсен уздырган көнне академия театрында алма төшәр урын булмагандыр.
Башкортстанның халык шагыйре, РСФСРның һәм БАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Галимов Сәләм исемендәге республика премиясе лауреаты Әнгам Атнабаевка багышланган театрлаштырылган тамаша әзерләнгән иде. Атнабайның шигырьләре, җырлары, шагыйрь образын ачкан инсценировкалар белән (“Хушыгыз, хыялларым” һәм “Ул кайтты” спектакль­ләреннән өзекләр карадык) Башкорт академия драма театры артистлары Сара Буранбаева, Светлана Хәкимова, Илсөяр Газетдинова, Алсу Бәхтиева, Артур Кунакбаев, Мурат Рәфыйков, Милена Сираева, Илсур Баимов, Алсу Галина, Руслан Хайсаров, Римма Каһарманова; Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Резида Фәхруллина, Айнур Баянов, Илшат Салаватов; Тәтешле районының үзешчән сәнгать артист­лары чыгыш ясады. Сәхнә осталары Олег Ханов белән Хөрмәтулла Үтәшев башкаруында да шигырьләр тыңладык. Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров “Галия белән Заһир дуэты”н башкарды. Атнабайның туган ягыннан Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев сәламнәр җиткерде. Әйткәндәй, залда да тәтешлелеләр бик күп булды.
Әнгам Касыйм улы Тәтешле районының Күрдем авылында 1928 елның 23 февралендә туган. Казан педагогия институтында укыган. 1943-51 елларда — туган авылында укытучы, арытаба 1968 елга кадәр “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, 1977-89 елларда “Һәнәк” журналы мөхәррире урынбасары булып эшләгән. Республика матбугатында беренче шигырьләре 50нче елларда күренә башлый. 1958 елда “Йөрәк белән сөйләшү” дигән беренче җы­ен­тыгы дөнья күрә. Һәм шул вакыттан җыен­тыклары берсе артыннан берсе басылып кына тора. Күп шигырьләре көйгә салынган. Үзен талантлы драматург буларак та таныткан. “Ул кайтты”, “Игезәкләр” һәм башка спек­такльләре республиканың, чит өлкәләрнең театр сәх­нәләрендә зур уңыш белән бара.
Халык шагыйре укыган мәктәп аның исемен йөртә. Ә 2003 елдан Әнгам Атнабаев исе­мендәге район премиясе булдырылган. Премияне шагыйрьнең туган көнендә тапшыралар. Ә күптән түгел шагыйрьнең 90 еллыгына багышлап “Китап” нәшрияты шигырьләр һәм истәлекләр җыентыгы чыгарды.
Хәтер кичәсе көнне театр фойесында Атнабайга багышланган күргәзмә оештырылган иде. Ә тамаша барганда экранда шагыйрьнең гаилә альбомыннан сәхифәләр күрсәтелде.
“Мин бу җирне матурларга тудым!” дип язып калдырган безгә шагыйрь. Һәм теләгенә ирешкән ул: менә бит ничек иҗаты аша дөньяга сокланып, яратып һәм яратылып яшәргә өйрәтә!





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»