Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Гәзиткә 1938 елдан тугрылык саклый!

05.04: Гәзиткә 1938 елдан тугрылык саклый!

Гәзиткә 1938 елдан тугрылык саклый!Хәзерге вакытта Благовар районында “Кызыл таң” гәзитен алдырып укучылар арасында иң өлкәннәрнең берсе булып Иске Сынны авылында яшәүче Әбүбәкер Батыргәрәев санала. Бер ай элек кенә 95 яшен тутырган абунәче-ветеранга олы гомер бәйрәме уңаеннан яраткан басмасының 100 еллыгына чыгарылган “Кызыл таң” шәхесләре” китабын бүләк иттек.

Ә бит Әбүбәкер аганың тормыш юлын барлагач, аның үзен дә “Кызыл таң” шәхеслә­ре рәтенә кую мөмкинлеге ачыклана. Гәзитебез белән аның “Коммуна” исеме белән йөргән 1938 елдан бирле таныш ул. Бу вакытта Батыргә­рәевлар гаиләсе язылган гәзит мәктәп укучысы Әбүбәкернең дә тормыш юлдашына әйләнә.
Әлеге дәвердә бераз өзек­лек була, әлбәттә. Анысы инде Бөек Ватан сугышы белән бәйле. Әбүбәкер Батыргә­рәевны фронтка 1942 елда алалар. 2нче Украина фронты гаскәрләре составында Воронеждан Австриягә кадәр сугышчан юл үтә, Харьков, Днепропетровск, Польшадагы Краков шәһәрләрен азат итүдә катнаша, Җиңү көнен исә Прагада каршылый. Яугир Батыр­гәрәевның сугышчан батырлыклары орден-медальләр белән билгеләнгән.
Тыныч хезмәткә ул 1947 елның язында кайта, аннары озак еллар дәвамында
БашЦИК исемендәге совхоз­ның Сынны бүлекчәсендә эшли. “Кызыл таң”ны үзаллы рә­вештә гаиләсенә алдыра башлавы да шушы чорга туры килә.
Әйтүебезчә, Әбүбәкер ага­ның гәзитебездән бүген дә аерылганы юк.
— Шулай озак еллар укып барып, мин “Кызыл таң”ның үзем өчен 12 юнәлештә мәгъ­лүмат бирүен ачыкладым, — ди ул. — Алар тормышның барлык өлкәләрен дә иңли. “Кызыл таң”га тугры калуым­ның янә бер сәбәбе: анда бит авылдашым Муса Мөлеков эшләде. Гәзиткә язылу якташларга, милләттәшләргә таяныч булуның бер төре дә бит ул.
Бөек Ватан сугышы яуги­ренә дәүләт тарафыннан уңайлы торак бирелсә дә, Әбүбәкер ага туган авылы Сын­ныда калган. Монда ул кы­зы Рәүзәнә тәрбиясендә яши.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»