Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шүрлектә сакланган хат

05.04: Шүрлектә сакланган хат

Шүрлектә сакланган хат1927 елның язында була бу. Аскын районының Кубияз авылында яшәгән Исламгуловлар гаиләсенә Уфадан, “Яңа авыл” гәзите редакциясеннән, хат килеп төшә. Хат укытучы Баянга исемләнгән. Ул гәзиткә хәбәрләр язып тора. Ләкин Уфа хаты финанс органнарында эшли генә башлаган Мөхәм­мәтнурны да, яңа гына сукадан кайтып кереп, чабатасын салырга өлгергән Нурлыгаянны да бердәй кызыксындыра.

Гади хат түгел. Аңа мөхәррир Гайса Габбасов үзе кул куйган.
Егетләр хатны өчәүләп кат-кат укый. Аннары анда күтәрел­гән мәсьәлә­ләр буенча озак фикер алышалар. Гарәп алфавиты белән язылган күләмле бу хатның эчтәлеге шундый: ул артта калган, әлегә караңгы авылны яңа тормыш юлына алып чыгу буенча киңәшләр бирә, шушы изге һәм саваплы эшкә кушылырга чакыра. Шуның өчен ул үзенең күтәргән олы максаты белән хәбәрче адресына гына сыеп бетми. Аны Кубиязда кулдан-кулга йөртеп, кат-кат укыйлар. Чөнки ул шул вакытның төп сорауларына җавап та бирә, укучылар алдында үзе дә сораулар куя: авылыгызны яңа юлдан алып китү өчен бу көннәрдә сез үзегез нинди эшләр башкарасыз, җирне бергәләп эшкәртү ширкәте ничек эшли, трактор алмадыгызмы әле?
Мөхәррир гәзит укучыларга билгеле булган хәбәрче Баян Исламгуловтан шул сорауларга тулы җавап бирердәй хат-хәбәр язуны сорый.
Хәбәрче шуннан соң актив эшкә тотына. Башта волость агрономы Рябов янына киңәшкә килә. Яңа оешкан артель җитәк­чесен күрә. Аннары, күп тә үтми, “Яңа авыл”да артельнең тәүге адымнары турында бер-бер артлы аның мәкаләләре басыла. Алар кубиязлыларны тагын да зуррак эшләргә канатландыра. Артельчеләрне хәзер трактор кызыксындыра. Баян, берничә авылдашын ияртеп, Бөрегә – кантон башкарма комитетына китә.
– Сорыйсыз да бит. Тракторчы әзерләдегезме соң? – Бөредә аларны шулай дип каршылыйлар.
Баян, авылга кайтып, хәлне сөйләгәч, энесе Нурлыгаян, бердәнбер эш атын сата да Уфага тракторчылар әзерләү курсларына китә.
1927 елның язы, Кубиязда сабантуй көне. Авылда шул көнне могҗиза була – Нурлыгаян “Интернациональ” тракторында кайтып төшә. Сабантуй трактор тирәсенә күчә. Кыска гына митинг булып ала. Шул көнне хәбәрче Баянның “Яңа авыл”га яңа хәбәре юл ала.
Баян Исламгулов Бөек Ватан сугышында һәлак булгач, хәбәрче эстафетасын туганы Мөхәммәтнур дәвам итә, район, өлкә гәзитләренә хәбәрләр яза.
Өченче туганнары Нурлыгаян хәбәрләр язмады. Ләкин хәбәрче иде. Беренче тракторда туган басуында сызган тәүге буразналарын ул киләчәккә яхшы хәбәр итеп уйлады. Ә редакция­дән килгән теге хатны ул шүрлегендә кадерләп саклады.

Мәүли Садретдинов,
“Кызыл таң”ның элекке бүлек мөдире, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре.
2 март, 1993 ел.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
Иҗатыбыз  синдә бөреләнде
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Иҗатыбыз синдә бөреләнде
Кешелекле  остазым
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Кешелекле остазым








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»