Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”

30.04: “Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н Туймазы районы кабул итте.

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында дүрт елга якын барган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында 36 район катнашты. Бүген ул төбәкләрдә дәвам итә – “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”н гәзит тарихында беренче тапкыр Туймазы районы кабул итте.

Туймазы татар дәүләт драма театрында үткән зур бәйрәмгә килүчеләрне фойеда Төмәнәк мәдәният йорты директоры Раушания Зарипова җитәкчелегендәге “Рухият” халык уен кораллары ансамбле дәртле татар халык көйләре белән каршылады.


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Икенче катта Туймазы районы осталарының кул эшләре, үзәк район китапханәсе оештырган “Кызыл таң”да – туймазылылар елъязмасы” дип аталган һәм шулай ук гәзит юбилеена багышланган “Хисләремне кулъяулыкка чигәм” бәйгесенә килгән кулъяулыклар күргәзмәләре оештырылган иде. Тамашачыларга “Кызыл таң” гәзите, “Әллүки”, “Тулпар” журналлары таратылды.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Районның сәнгать осталары “Кызыл таң”ның 100 еллыгы уңаеннан зур концерт бирде.
Тамаша Бөек Ватан сугышы башлангач чыгудан тукталган гәзитнең 1944 елның язында “Кызыл таң” исеме белән нәшер ителә башлавын чагылдырган пролог белән башланды. Гәзит язмышын хәл итүче сөйләшүдә катнашкан геройларны Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары: Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов, Башкортстанның атказанган артисты Данил Нуриханов һәм актер Марат Хәсәнов гәүдәләндерде.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Экранда – “Кызыл таң” архивындагы фотолар, бүгенге редакция хезмәткәрләренең бер эш көнен чагылдырган кадрлар. Алып баручылар, шулай ук Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары Чулпан Раянова белән Марсель Мөсәвиров “Кызыл таң” тарихына кыскача байкау ясады, төрле елларда редакциядә эшләгән туймазылыларның, бүген “Кызыл таң”да хезмәт салучы өч якташның исемнәрен атады.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Тамашачыларны Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов сәламләде. Ул гәзитнең үз кыйбласыннан читләшмәүче, республиканың алдынгы басмасы һәм районның тугры дусты булуын ассызыклады, төбәктә кайнаган иҗтимагый-сәяси-мәдәни тормышны еш яктыртып торуын билгеләде.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Кызыл таң” нәшриятының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов гәзитнең 100 еллыгы аның укучылары, шул исәптән туймазылылар өчен дә зур юбилей булуын әйтеп үтте һәм җыелучыларны бәйрәм белән тәбрик итте.
Ярмөхәммәт мәдәният йорты директоры Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге “Сердәшләр” вокаль ансамбле “Туган тел” җырын башкарды.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Сәфәр” үрнәкле бию ансамбле (җитәкчеләре Әлфия һәм Дамир Ибраһимовлар) чыгышыннан соң олпат “Кызыл таң”ны аның “оныгы”, тиздән 15 яшен тутырачак “Әллүки” журналын укучы кечкенә туймазылылар – 1нче интернат-мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укучылары тәбрикләде. Аларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зинфира Нурисламова әзерләде.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Кандра авылында яшәүче кечкенә Айсылу Закирова башкарган “Тау җиләге” җырының язылу тарихы кызыклы. Республиканың капма-каршы ике чигендә яшәүче шагыйрә белән композиторны “Кызыл таң” очраштыра. Туймазылы Светлана Нуртдинованың гәзиттә басылып чыккан балалар шигыренә Балтачта яшәп иҗат итүче композитор Разида Җәләлетдинова-Әхмәтова көй язган.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Кечкенә Айсылуның әнисе, Кандра музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова да тамашачыларга җыр бүләк итте.
Туймазы татар дәүләт драма театры озак еллар “Кызыл таң”да хезмәт салган Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев пьесасы буенча “Игезәкләр” спектаклен сәхнәләштерде. Төп образларның прототипларының берсе – автор үзе булса, икенчесе – “Кызыл таң”ның легендар фотохәбәрчесе Әгъләм Зараев. Концертта тәкъдим ителгән өзектә Туймазы татар дәүләт театры артистлары Динара Вахитова, Айнур Гайсаров һәм Лира Сөләйманова катнашты.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Рәмзин Әбсәләмов җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор-эстрада төркемен Собханкул авылыннан килгән бертуганнар Алина, Ләйсән һәм Айдар Хәсәншиннар триосы алмаштырды.
“Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле – концертның бер бизәге булды.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Туймазы татар дәүләт драма театры артисткасы Динара Вахитова үзенең җырчы актриса булуын тагын бер кат раслады. Марсель Мөсәвиров башкарган “Тюльпаннар” җыры артист белән композитор Резида Сабитованың берничә ел элек районның Кандра-Котый авылында үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” концертында очрашуыннан соң башланып киткән иҗади хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып яңгырады.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Альбина Имаева “Альбина” вокал-хореография студиясе кызлары белән берлектә чыгыш ясады. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илнур Газизов баянда үзе уйнап җырлады.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов тамашачыларга үзе язган җырны бүләк итте.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Мактаулы кунаклар – музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов ямь өстенә ямь өстәде.
Концерт ахырында Айгөл Корбанова, Илдар Госсаметдинов, Ләйсән һәм Айдар Хәсәншиннар “Кызыл таң” гимнын башкарды.
Бәйрәмне оештыруда Туймазы районы хакимиятенең мәдәният бүлеге, театр коллективы, “Кызыл таң” журналистлары зур көч куйды.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Залдагы туймазылылар үзләрен зур гаиләнең бер өлеше итеп сизде, шушы еллар эчендә алар “Кызыл таң” белән бергә булды һәм бүген дә яраткан басмадан аерылмыйлар.

“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


“Бер гасырлык юбилеең быел, Без шуңа җырлыйбыз сиңа дан!”


Резеда НУРТДИНОВА.





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
Иҗатыбыз  синдә бөреләнде
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Иҗатыбыз синдә бөреләнде
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»