Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Үзгәртеп кору башлангач

15.02: Үзгәртеп кору башлангач

“Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзитенең баш мөхәррире,  озак кына еллар “Кызыл таң”ның бүлек мөдире булган Мөнир Әһлиуллин Расих Ханнановка тальян гармун бүләк итә (1993 ел).“Социалистик Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) гәзитенең баш мөхәррире, озак кына еллар “Кызыл таң”ның бүлек мөдире булган Мөнир Әһлиуллин Расих Ханнановка тальян гармун бүләк итә (1993 ел).КПСС Үзәк Комитетының 1987елның гыйнвар Пленумы матбугат эшчәнлеген җанлан­дыру һәм үзгәртеп кору буенча да мөһим бурычлар куя. Атап әйткәндә, матбугат органнарына халык хуҗалыгын үзгәртеп кору барышын киңрәк яктыртырга, бу юнәлештә булган мәсьәләләр буенча кыюрак чыгышлар ясарга, төп эшчәнлекне демократик җәмгыять төзү мәсьәләләренә юнәлтергә тәкъдим ителә. Шунда ук тәүге тапкыр киң мәгълүмат чараларында сүз иреге турында да әйтелә.

Аңлашыла, әлеге башлангычлар “Кызыл таң” гәзите эшчәнлегендә дә чагылмый калмый. Шушы чордан башлап гәзиттә тәнкыйть мәкаләләре бермә-бер арта. Гәзиттә “Партия тормышы: үзгәртеп кору һәм кадрлар”, “Борчулы сигнал”, “Хат эзеннән”, “АПК: мөмкин­лекләр һәм проблемалар”, “Дәүләт кабул итүе: контрольдә сыйфат” һәм башка бик күп җитди мәсьә­ләләрне үз эченә алган рубрикалар барлыкка килә. Ун ел тукталып торганнан сон “Авызың чалыш булса” сатирик сәхифәсе яңадан чыга башлый. Тагын да шул, бу чорда дөнья күргән тәнкыйть материаллары аерым бер хуҗалыкта булган җитеш­сезлекләрне фашлау белән генә чикләнми, аларда гомум җәмгыятьтә өлгереп җиткән көнүзәк мәсьәләләр чагылыш таба башлый һәм бу җитеш­сезлекләрнең сәбәпләре эзлекле анализлана. Әйтик, 1987 елның 24 март санында “Хат эзеннән” рубрикасында бирелгән “Үзгәреш сизелми” дигән мәкаләдә Борай районы “Октябрь” колхозындагы хәлләр турында бәян ителә. “Өч ай эш хакы алган юк. Кешеләр эшкә сүлпән карый башлады. Ничек яшәмәк кирәк болай? Бездә үзгәреш тә, тизләнеш тә сизелми. Ягулык булмау сәбәпле, тракторлар тик тора. Яшьләр калмый, чөнки шартлар юк: торак төзелми диярлек, барлык эш нигездә кул көче белән башкарыла”, — диелә бу уңайдан Зәки Карамовтан килгән хатта. Әлеге хат эзеннән язылган тәнкыйть мәкаләсенең үзенчәлеге шунда, эшләр торышы өчен әүвәлгечә хуҗалык җитәкчелеге генә тән­кыйтьләнеп калмый, район, партия җи­тәкчелеге исеменә дә кыю тәнкыйть сүзләре әйтелә. Р. Шәеховның “Басуга бүленгән бер сум”, Р. Йосыповның “Буш вәгъдә”, О. Төх­вә­туллинның “Тешсез сыерны сөткә, нәсел танасын иткә” язмаларын да кыю журналистлык позициясе, объективлык, проблемалылык аерып тора. Бер сүз белән, шушы чордан башлап гәзиттә сәяси заказ булмаган, бәйсез тәнкыйтькә юнәлеш алына.
Бер үк вакытта сүз иреге эйфо­рия­сендә тәнкыйтьтән башканы күрмәгән аерым басмалардан аермалы буларак, “Кызыл таң” алдынгы тәҗ­рибәне күрсәтү, аны пропагандалау, производствога кертү юнәлешендә дә күләмле эш алып бара. Бу максатта гәзиттә даими рәвештә предприятиеләр, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашлыгында аерым бер тармакны үстерү мәсьәләләре буенча “түгәрәк өстәлләр” оештыру гадәткә керә. Әйтик, 18 март санында бүгенге хәл-шартларда республика хуҗалыкларында сөт җитештерүне арттыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл материаллары урын алган. 20 мартта Кушнаренко районы­ның Ленин исемендәге колхозы рәисе уртача колхозларны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаша.
“Халыкара панорама”, “Чит илләрдә” рубрикаларында дөнья күргән ма­териалларның эчтәлеге дә тамырдан үзгәреш кичерә. Аларда чит илләр тормышы, андагы хәл-вакыйгалар чынбарлыкта объектив чагылдырыла башлый. Бер сүз белән әйткәндә, 1987 елга “Кызыл таң” гәзите тулысынча үзгәртеп кору процессына кушылып кына калмый, акрынлап үзе дә яна башлангыч­ларны әйдәп баручы идеологик орган бурычларын үти башлый.
1988 елдан башлап гәзит җәм­гыятьтәге торгынлык күренешләрен, җитәкчелеге һәм партия органнарында чәчәк аткан бюрократияне фашлау, җәмгыятьне әлеге чирләрдән арындыру юнәлешендә эшчәнлеген тагын да җанландыра.
Әлбәттә, үзгәртеп кору гәзит эшчәнлегендә тәнкыйтьнең көчәюендә генә чагылып калмый, торгынлык чорында калыплашырга өлгергән башка рубрикалар, сәхифәләр дә җанлану кичерә. Гәзитнең тема диапазоны да күзгә күренеп киңәя. Бу уңайдан 1986 елдан гәзитне җитәкләүче филология фәннәре кандидаты Муса Гайса улы Мөлеков та аны тагын да эчтәлеклерәк итү өчен күп көч сала. Әйтик, аның башлангычы белән шушы чорда “Мәктәп реформасы” дигән рубрика булдырыла. Мәгарифне реформалаштыру, бу юнәлештә алдынгы эш тәҗрибәсе, урта һәм югары белем бирү тармагын арытаба үстерү мөмкин­лекләре турында мәкаләләр анда даими рәвештә бирелеп бара. “Сәламәтлек әлифбасы” дигән сәхифә дә икенче яшьлеген кичерә. Сәламәт яшәү рәвеше, медицина өлкәсендә алдынгы тәҗрибә, казанышлар турында язмалардан тыш, биредә табиблар һәм шәфкать туташлары проблемаларына да киң урын бирелә башлый. “Гаилә” сәхифәсенең эчтәлеге дә тулылана. Гәзит укучылар белән бәйләнешләр дә бермә-бер яхшыра. Бу уңайдан “Үткән атна почтасыннан” сәхифәсе — атна саен, “Сезнең хатлар” махсус полосасы ай саен бирелә башлый.
Үзгәртеп коруның тәүге еллары гәзитнең рухи-мәдәни эчтәлегенә дә сизелерлек үзгәрешләр кертә. Берен­чедән, гәзиттә әдәби әсәрләр күләме арта. Бары тик 1987 елда гына дистәдән артык әдипнең повесть һәм романнарыннан өзекләр, һәр санында хикәя-шигырьләр дөнья күрә. Бер үк вакытта әдипләрнең шәхесе, иҗатына игътибар да арта. Әйтик, шул ук елның 12 март санында гәзитнең дүртенче бите тулысынча Галимҗан Иб­раһимовның 100 еллыгына багышлана. 1988 елның 5 һәм 26 февраль саннары Башкортстанның ике халык шагыйре Наҗар Нәҗми һәм Әнгам Атнабаевны хөрмәтли.
Икенчедән, мәдәният, тарих, сәнгать, әдәбият, фән мәсьәләләре буенча күренекле артистлар, галимнәр, әдипләр белән әңгәмәләр даими күренешкә әверелә. Әйтик, 1987 елның 15 март санында “Ачыктан-ачык сөйләшү” рубрикасында РСФСРның атказанган, БАССРның халык артисткасы Фәридә Кудашева һәм шагыйрь Рафаэль Сафин белән бүгенге көндә милли җыр сәнгате үсеше проблемалары буенча интервью урнаштырылган.
Гыйнварда татар халык җыр­лары­ның бай тарихы турында күре­некле фольклорчы Риф Мөхәм­мәтҗановның мәкаләсендә бәян ителә. 1988 елның 5-6 сентябрендә шул ук авторның “Тарихи бәетләр” дигән мәкаләсе урын алган.
Өченчедән, гәзиттә Башкортстан һәм Татарстан җәмәгатьчелеге арасында бәй­ләнешләр дә бу чорда күзгә күренеп җанлана. Гомумән, бу елларда “Кызыл таң” гәзите ике республика арасында үзенә күрә дуслык күперенә әверелә, дисәк тә хата булмас. 1988 елның 1-2 июнендә Уфада ТАССР әдәбияты көннәре үтә. Шушы уңайдан “Кызыл таң”ның 1-3 июнь саннары тулысынча әлеге күркәм вакыйгага багышлана, Татарстан әдипләренең чыгышлары, әсәрләреннән тора. Гомумән, әлеге вакыйгага әзерлек кысаларында гәзит май аенда ук “БАССРда ТАССР әдәбияты көннәре” дигән махсус рубрика ача. Бер ай дәвамында гәзиттә иллегә якын Татарстан әдипләре, галимнәре чыгыш ясый. Әйтик, 22 май санында Тәлгать Галиуллинның “Олы юлга чыкканда” дигән әдәби тәнкыйть мәкаләсе урнаштырылган. Шунда ук Фәнис Яруллинның “Әйттем бит” дигән мәкаләсе, Бөгелмә һәм Әлмәт районнары татарларының мәдәни тормышы хакында язма бирелә.
1989 елның июнь башында үткән ТАССРда БАССР әдәбияты көннәре кысаларында да “Кызыл таң” гәзите шун­дый ук күләмле эш башкара. Бу чорда Башкортстан һәм Татарстан әдипләренең, галимнәренең чыгышлары, әсәрләре номердан-номерга үрелеп бара.
Хәер, ниндидер мөһим вакыйгалар уңаеннан гына түгел, ике республика әдипләренең гәзит аша аралашуы, әдәби, мәдәни үсеш өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр буенча җанлы фикер алышулар гәзиттә даими төс ала. Мисал өчен, 1989 елның 14 июнь санында татар әдәбияты үсешендәге көнүзәк мәсьәләләр буенча Татарстанның күренекле галимнәре Т. Галиуллин, Д. Тумашева һәм Ф. Йосыпов чыгыш ясый. 1988 елның 24 ноябрендә Суфиян Сафуановның Шамил Анак иҗаты турында фәнни мәкаләсе урын алган. Р. Үтәбаевның 23 ноябрьдәге мәкаләсе Гыйбадулла Алпаровның 100 еллыгы уңаеннан бирелә, һәм мондый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин.
Гомумән, әлеге чорны гәзит эш­чәнлегендә иҗтимагый-сәяси өлкәдә дә, рухи-мәдәни юнәлештә дә күтәрелеш чоры дияргә кирәк. Ахыр чиктә шушы чорда булдырылган ныклы нигез 90нчы елларда реформаларның икенче этабында гәзитнең арытабангы үсешен билгели.
90нчы еллар башында гәзит иҗтимагый-сәяси эшчәнлектә дә, рухи-мәдәни өлкәдә дә тагын да кыюрак чыгышлар ясый башлый. Мисал өчен, милли-мәдәни темага язылган мә­каләләрдә әгәр дә моңа кадәр халыкны рухи яктан баету, аның әдәбиятын, мәдәниятен үстерү мәсьәләләре күтәрелсә, хәзер басма бу максатларга ирешү юлында булган проб­лемалар хакында да ачыктан-ачык язып чыга, аларның сәбәпләренә төртеп күрсәтә. Әйтик, 1990 елның 29 июнь санында дөнья күргән “Мәдәниятебез куркыныч астында” дигән мәкаләдә Рәшит Гатауллин республикада мәдәниятне үстерү өлкәсендә алып барылган дәүләт сәясәтендәге аерым җитешсезлекләр турында бәян итә, аларны берлектә бетерү юлларын эзли. 21 июнь санында исә Рәзил Фазылов “Сүнгән “Нур”ны кабызырга” дигән мәкаләдә Уфада “Нур” татар театры өчен яңа бина төзү мәсьәләсен күтәреп чыга.
Шул ук вакытта Русия милләтара низагларга күмелеп, Башкортстанда да милли хәрәкәт шактый җанланган бер вакытта гәзит республикада гомер итүче халыклар арасында дуслыкны ныгыту, мөнәсәбәтләрдә булган кайбер мәсьәләләрне берлектә аңлашып хәл итү юнәлешендә дә күләмле эш алып бара. Әйтик, 1990 елның апрель аенда бу мәсьәлә буенча филология фәннәре кандидаты Сәгыйдулла Хазифовның “Без — игезәкләр” дигән мәкаләсе дөнья күрсә, 1991 елның 6 февралендә бөек әдип Әмирхан Еники “Тигезлек аша — татулыкка” дигән күләмле мәкаләсе белән чыгыш ясый. Гомумән, гәзит бу чорда республикада гомер итүче татар халкының хокукларын яклау өчен кыю чыгышлар ясаса да, халыклар дуслыгы, милләтара татулык аның эшчәнлегендә төп юнәлеш булып кала.
Иҗтимагый-сәяси темага язылган мәка­ләләрдә дә гәзит журналист­ларының каләме күзгә күренеп очлана. Әгәр дә әлегә кадәр Михаил Горба­чевның реформалары фәкать уңай яктан телгә алынса, 90нчы еллардан башлап гәзит үзгәртеп коруның уңай нәтиҗә­ләре белән бергә, реформалардагы җитеш­сезлекләргә дә эзмә-эзлекле анализ ясый. Мисал өчен, 1990 елның 29 июль санында “Кызыл таң”да үзгәртеп кору чорында идеология” дигән темага түгәрәк өстәл материаллары урын алган. Бик күп дәүләт җи­тәкчеләре, сәясәтчеләр, галимнәр катнашлыгында үткән бу түгәрәк өстәл үзенә күрә Михаил Горбачевның дәүләт башындагы эшчәнлегенә эзлекле анализ булып тора.
Ил һәм республика җитәкчелеге эшчән­легендәге җитешсезлекләр турында бәян иткән тәнкыйть мәкаләләре саны да гәзиттә күзгә күренеп арта. “Мондый шартларда теләсәң теләмәсәң дә Сталин заманын сагынып искә алырсың. Урамнарда, төрле җәмәгать урыннарында, озын-озын чиратларда әшәке сүзләр белән сүгенүләр, Хөкүмәтне һәм аның җитәкчеләрен сүгүчеләр күбәйде”, — дип яза 1990 елның 12 август санында Г. Акбашев. Бу уңайдан 1991 елның 8 гыйнварында дөнья күргән “Безне нәрсә көтә?” дигән мәкалә Башкортстанда да хәлләрнең кискенләшә баруы турында бәян итә. “БССРда 600 меңнән артык кеше аена 70 сумнан да азрак пенсия ала. Әлеге хәл- шартларда алга таба ничек яшәмәк кирәк?” — дип борчылу белдерә автор. Шушы рәвешле 90нчы елга Михаил Горбачевның үзгәртеп кору башлангычына бәйле гәзиттә булган эйфория кәефен акланмаган өметләр турында уйланулар, киләчәкне оештыру буенча бәхәсләр алыштыра. Михаил Гор­бачевның властьтан китүенә китергән 1991 елның август вакыйгаларына карата да, аның декабрь аенда властьны тәмам калдыруына бәйле дә гәзит ниндидер кискен реакция белдерми.
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Русия Федерациясе Конституциясе ил тарихында беренче тапкыр киң мәгълүмат чараларында сүз иреген закон белән ныгыта. Бу үз чиратында, чын мәгънәсендә, ил күләмендә киң мәгълүмат чараларының йөгәннән ычкынуына китерә. Тәнкыйть дип ил җитәкчесен ачыктан-ачык мәсхәрәләү, матбугатның баштанаяк кара буяуларга төренүе, кемузардан сенсация артыннан куу гадәти күренешкә әверелә. Аңлашыла, “Кызыл таң” гәзите дә Конституция белән ныгытылган хокуклардан файдаланмый калмый. Бу чорда объектив тәнкыйть гәзиттә тагы да зуррак урынны били.
Шул ук вакытта “Кызыл таң” тормышны кара күзлектән чагылдыру белән мавыкмый, республика күләмендә булган алдынгы тәҗрибәне яктыртуга да зур игътибар юнәлтә. Шушы рәвешле иң авыр мизгелдә халыкта яшәүгә дәрт, кызыксыну, өмет уятучы ролен дә үти.
1990 елдан башлап, гәзит күбрәк урынны Башкортстанда барган иҗ­тимагый-сәяси процессларга, халык хуҗалыгын үстерү мәсьә­лә­ләренә бирә башлый. 1990 елның 12 июнендә Русия Федерациясенең Дәүләт мөстә­кыйль­леге турында декларация кабул ителгәннән сон матбугатта үзәккә Башкорт­станның шундый документка ия булу мөмкинлеге мәсьәләсе чыгарыла. 1990 елның 11 октябрендә Декларация кабул ителгәннән соң матбугатта үзәк урынны демократик реформалаштыру шартларында республика халык хуҗалыгы куәтләрен саклап калу һәм арытаба үстерү мәсьәләләре, бу максатта республика җитәк­челеге тарафыннан кабул ителгән карарлар һәм күрсәтмәләр били. Бер сүз белән, матбугат ныклап торып, тәүдә торгынлык еллары, аннары уйланып җитмәгән Горбачев реформалары нәтиҗәсендә тәмам көрчеккә терәлгән республика халык хуҗалыгын тергезүгә алына.
Бер үк вакытта “Кызыл таң” гәзите Башкортстанда яшәүче татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канә­гатьләндерү, хокукларын яклауга да зур игътибар бирә. Татар дөньясы белән бәйләнешләр тагын да ныгый төшә. Әйтик, 1994 елның 12 апреленә гәзиттә Татарстан һәм Башкортстан артист­ларының берлектәге концерты хакында күләмле мәкалә урын алса, 5 май санында Фәнис Гәрәев тарих фәннәре докторы, профессор Әзһар Мөхәм- мәдиев белән “Алтын Урда” тарихы турында” дигән баш астында интервью тәкъдим итә. 20 майда исә “Кызыл таң” Татарстанның “Мирас” журналын, 25 май санында “Казан утлары” журналын кунакка ала. 9 июнь санында татар телендә китап бастыру мәсьәләләре һәм аларны хәл итү юллары турында Р. Миңнуллин, Ш. Әшрәфҗанов һәм Г. Хисамовның бер­лектәге әңгәмәләре урын алган. Шушылардан чыгып кына да гәзитнең бу чорда республика татарлары ихтыяҗларын канәгать­ләндерү буенча никадәр күләмле эш алып баруын күзаллау авыр түгел.
Гомумән, республика татарларының рухи-мәдәни тормышында бу чор байтак мөһим вакыйгалар белән билгеләнә. Уфада “Нур” татар дәүләт театры оеша. Бердәм тырышлык белән төгәл илле елдан соң республикада татар телендә яшьләр гәзите тергезелә. 1991 елның 12 июлендә тәүге саны дөнья күргән “Өмет” гәзитенең төп иҗади потенциалын да “Кызыл таң” гәзите журналистлары тәшкил итә. 1994 елда исә гасыр башында чыгып килгән “Шура” журналы традицияләрен яңартып, татар телендә “Тулпар” журналы аваз сала. Аның оешуында да “Кызыл таң”чылар хәлиткеч роль уйный. “Тулпар”ның беренче баш мөхәрриреннән башлап иҗади хезмәткәрләргә кадәр “Кызыл таң”чылар була. Әйткәндәй, бүген балалар кулдан да төшерми укыган “Әллүки” журналына да беренче нигез шушы чорда салына. 1990 елның 26 июнендә гәзиттә беренче тапкыр балалар өчен “Бөреләр” кушымтасы дөнья күрә. “Динебез — күңел көзгесе”, “Сөю авазы”, “Кич утырганда” кебек сәхифәләр дә гәзит укучылар тарафыннан яратып кабул ителә.
Гомумән, бу уңайдан “Кызыл таң”ны 1991 елдан алып 1994 ел ахырына кадәр җитәкләгән Расих Ханнановның гәзитне рухи-мәдәни үстерүдәге ролен актив иҗтимагый эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алда атап үтелгән уңыш-казанышларда аның өлеше гаять зур.
Шулай итеп, 1995 елга “Кызыл таң” гәзите торгынлык чоры гадәтләре һәм үзгәртеп кору, йөгәнсез сүз иреге эйфориясеннән арынып, ачык демократик җәмгыятьтә гамәлдәге кануният кысаларында эш итүче республиканың иҗтимагый-сәяси, мәдәни басмасы буларак үсешә башлый. 1994 елның сентябрендә гәзитнең баш мөхәррире итеп Марат Муллакаев тәгаенләнә.

Илдар Фазлетдинов,
филология фәннәре кандидаты.





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»