Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Республика яшьтәше

16.02: Республика яшьтәше

Республика яшьтәшеТуган елым унтугыздан уңдым,
Октябрьдән – туган аемнан, –
Әнә ничек минем юлларыма
Сары йолдыз сибә каеннар.
Кешеләрдән уңдым. Алар мине
Өйрәтте, тик юкка какмады.
Дусларымнан уңдым. Алар керде
Кагып тормый гына капканы.
Мәхәббәттән уңдым. Ышанычны
Өстен куйды барлык антлардан;
Шик белдереп үзен кимсетмәде
Хәтта шикләнердәй чакларда.
Бара торгач, исемемнән уңдым:
Кеше алдында ким-хур итмәде.
Һәм холкымнан уңдым: илертмәде
Мактауларның татлы икмәге.
Күп нәрсәдән уңдым.
Рәхмәт сезгә,
Хәерле төн сезгә, үткәннәр!
Әйе, уңдым. Күп нәрсәдән уңдым.
Миннән уңды микән бүтәннәр?


Уңдык. Ничек кенә әле! Бөек шагыйрь Мостай Кәримнең иҗаты респуб­­ликабызның иң зур казанышы, ә үзе иң зур горурлыгыбыз булды, дигәнгә кем генә шикләнер икән? Республикабыз белән бер елда дөньяга килгән әдипнең югарыда телгә алынган шигыреннән генә дә аның барлык холык-фигыле, гадилеге һәм бө­еклеге ачыла төсле.
Каеннар сипкән сары йолдызлы юллардан хәзер без шагыйрьне юксынып атлыйбыз... Һәр “йолдызы” искиткеч шигъри юллары булып күңелгә сеңеп баргандай. Бер яктан искиткеч камил һәм матур иҗатка сокланасың, икенче яктан күп нәрсәгә өйрәнәсең дә кебек...
Мостай Кәрим... Ул юкка гына республикабызның яшьтәше түгелдер. Туган төбәгенә дан китерергә тиешле кешеләр нәкъ шундый тарихи елларда туарга тиештер дә. Башкорт­станыбызның якынлашып килүче зур юбилее хакында уйланганда берничек тә бу бөек әдипне искә алмый мөмкин түгел.
Аның иҗаты бәләкәйдән таныш. “Безнең өйнең яме”н кат-кат укыганым хәтердә. Үзем нәкъ шул әсәр геройлары яшендә бул­ганга күрәме, алар белән ничек танышасы килгәнне белсәгез икән! Ә инде мәктәп чараларында, төрле конкурс-бәйгеләрдә аның шигырьләрен сөйләп йө­рүләр... “Туфрагым. Һавам. Суларым” – безнең нәни йөрәкләрдә иң беренче зур патриотлык орлыклары салучы юллар булды алар...
Бүген Мостай Кәрим хакында ниндидер яңалык язып, кемнедер шаккатыра алмам. Кызганычка каршы, үзе белән шәхсән таныш булу бәхетен татырга туры килмәде. Әдипнең гүзәл Чишмә районының Келәш авылында туып-үсеп, нәкъ сугыш башланган елны педагогия институтын тәмам­лавы, беренче көннәрдән үк фронтка китүе, яралануы, фронт басмаларында эшләве, 1951-62 елларда Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, Русия Язучылары берлегенең секретаре булуы һәр әдәбият сөючегә таныштыр. Үзе әйткәндәй, язмыш әдипкә “мактауларның татлы икмәге”ннән зур өлеш чыгара: Башкортстанның халык шагыйре, Социалис­тик Хезмәт Герое, РСФСР­ның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика Фән­нәр акаде­миясенең шәрәф­ле академигы, СССР һәм РСФСР дәүләт премияләре лауреаты, Ленин премиясе лауреаты. КПССның XIX-XXVII съездлары делегаты, РСФСР Югары Советының берничә чакырылыш депутаты, Ганс Кристиан
Андерсен исемендәге ЮНЕСКО­­ның халыкара шәрәфле диплом иясе. Бу кадәр дан-хөрмәтне күтә­реп кара! Тарихта ул кадәр үк зур булмаган дәрәҗәгә ирешеп тә, моны “күтәрә алмыйча” дөньядан китеп барган яисә юкка чыккан талантлы кешеләр билгеле. Юкка гына “бәхеткә түзеп кара!” дип җырламый шул халык. Мостай Кәрим – зур таланты китергән олы бәхетне лаеклы күтәрә белгән, гади бөек булып кала белгән кеше, дип уйлыйм. Аның белән таныш булган, өлкән хезмәттәш­ләрем әйтүенчә, бу аның искиткеч тәртипле, тәрбия­ле кеше булуыннан да киләдер. Димәк, республи­кабызның бу лаеклы шә­хесе безгә һәрьяклап матур үрнәк.
Мостай Кәрим иҗат иткән әсәрләрне саный китсәң, бер китап та җитмәс, мөгаен. Алар әллә ничә телгә тәрҗемә ителгән һәм тирән мәгънәлелеге, хисчәнлеге, образлылыгы, тел шомалыгы һәм стиль матурлыгы белән үз халкының гына түгел, башка халыкларның да кайнар мәхәббәтен яулаган.
Мостафа Сафа улы шагыйрь генә түгел, драматург, прозаик, әдәбиятчы да. Аның әсәрләре Русия сәхнәләрендә зур уңыш яулый. Мәсәлән, “Ай тотылган төндә”, “Айгөл иле”, “Кыз урлау” һәм башкалар. Әдипнең әсәрләрендә иҗаттагы актуаль проблемалар күтәрелә, үзе, замандашлары, кешеләр язмышы, тормыш мәгънәсе хакындагы фәлсәфи уйланулары чагыла.
Республикабызның йөз еллык матур юбилее уңаеннан әдипнең туган төбәге – Келәш авылында Мостай Кәрим исемендәге мәдәни үзәк төзеләчәк. Туган республикабызның рухи байлыгы, милли казанышы булган олы шәхесне киләчәк буыннар да зурлап искә алырлар.





Басып чыгарырга



Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
3-05-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Илһамга Илдар кемне хәтерләтә?
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
"Кызыл таң"ның җырлы кичләре" - Туймазыда!
Ничек бар, шулай яктырта  Без яшәгән  заманны!
13-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Ничек бар, шулай яктырта Без яшәгән заманны!
Тиңдәш
6-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Тиңдәш
Без бергә, без бердәм!
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Без бергә, без бердәм!
Анам теле  чишмәләре саекмады
5-04-2018 :: “Кызыл таң”га – 100 ел
Анам теле чишмәләре саекмады
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»