Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тавышында курай моңы бар

12.05: Тавышында курай моңы бар

Тавышында курай моңы барБашкортстанның халык артисты Рамазан Янбәков җыр сәнгатенә 60 ел хезмәт итте.

Берәр җырчы турында язарга җыенсам, аның репертуарын исемә төшереп, атналар буе авыз эчемнән көйләп йөрим, ул җырларны кайда, кайчан һәм нинди шартларда беренче тапкыр ишетүемне хәтерләргә, аларга мөнәсәбәтле ниндидер вакыйгаларны күз алдыма китерергә тырышам.


17 яшендә үк радиога солист булып эшкә кергән, эфир дулкыннары аша бөтен республикага моңын тараткан, тагын 10 елдан филармония бригадалары составында Советлар Союзын әллә ничә тапкыр әйләнеп чыккан, 75 яшендә дә зур сәхнәдәге концертта чыгып җырлаган Рамазан Янбәковның репертуары — үзе моң диңгезе бит ул! Андагы иң популяр җырларны барлар өчен генә дә хәтерне күпме җигәргә кирәк!

Бала чакка күз салсаң...

1960 елда безнең авылда мәдәни революциягә тиң вакыйга булды — һәр йортка радио керттеләр. Һәм халык Уфадан, Мәскәүдән яңалыклар, шу­лай ук даими рәвештә кө­ненә өч тапкыр концерт тыңлау бәхетенә иреште. Шуннан инде ул чактагы күренекле җырчы­лар (алар барысы биш-алты гына булгандыр) һәр гаиләнең әйтерсең лә тулы хокуклы әгъзасына әверелде. Бу инде Уфадан яисә район үзәгеннән әллә нигә бер килеп чыгучы артистларны зарыгып көтеп алу да, тоташ зур авылга 2-3 кенә булган патефонны уйнатырга чират тору да түгел.

Малай чакның шушы радиосын хәтеремә төшерсәм, Рамазан Янбәков һәм радио хоры башкаруындагы “Көтүче җыры” (аның көен — районда­шым Та­һир Кәримов, сүзләрен Якуп Колмый иҗат иткән) колагымда чыңлагандай була. Ибраһим Абдуллинның “Баҗа­лар” пьесасыннан шул ук композитор музыкасына җырлана торган “Зөл­фия” искә төшә. Рәфыйк Сәлмә­новның ике җы­ры — “Сирень чә­чәк­ләре” (Нә­җип Иделбай тексты), “Таң җыры” (Кадыйр Даян). “Рамазан кустым өчен генә” дип За­һир Исмәгыйлев язган “Мин яратам сине” (К. Даян сүз­лә­ре)...

Болар — җырчының яшьлек елларындагы хәзинәсен­нән. Байтак еллардан соң Хө­сәен Әхмә­тов райондашы тавышына тә­гаенләп “Туган авылым”ны иҗат итте. Шул исем­дәге спек­такльдән булган “Ян­бикә” (авторлары — Шамил Колбарисов һәм Рафаэль Сафин); Рим Хәсәнов белән Гыйльман Идри­совның “Сагыну” (“Ак чәчәкләр кебек кар ява” дип тә йөртәләр) җыры... 70-80нче елларда бу җырлар яңгы­рамаган концерт, мәҗлес, туй булмагандыр. Халык күңелендә гомерлеккә калыр өчен Рамазан Янбәковка шулар да җитәр сыман иде. Ләкин төрле буын композиторлар һәм шагыйрьләр язган бу шедеврларны да әле ул төп моң мирасы дип исәпләми. Газиз Әлмө­хәммәтов, Хәбир Галимов, Мәга­фүр Хисмәтуллин, Әсма Шәймо­ратова, Сөләйман Абдуллин традицияләрен үсте­реп, башкорт халык җырларын башкару остасы булып дан казанган шәхес ул Рамазан Ян­бәков!

1934 елның 15 мартында Баймак районының Баеш авылында тирә-якта билгеле курайчы Фәтхулла гаиләсендә дөньяга аваз салган Рамазанга моң ана карынында чакта ук сеңгән, бишектә үк ул туган халкы көйләренә күмелеп тирбәл­гән. Ләкин аңа оҗмахка тиң шу­шы табигать кочагында иркә­ләнеп үсәргә форсат тимәгән. 1942 елда бер төркем авылдаш­ларының, шул исәп­тән әтисе белән Нотфулла абыйсының:

Уелып кына аккан Уел суы,
Уйландыра уйчан ла
ирләрне,
Уйландырып калмый,
моңландыра,
Сагындыра туган ла
җир­ләр­не,


— дип җырлап фронтка китүе, аларны бер көтү бала-чаг­а, хатын-кыз озатып калуы исендә. Соңыннан да, борынгы башкорт җыры “Уел”ны ишет­сә, шул үзәк өзгеч көн хәтеренә тө­шә торган була аның. Әтисе шул китүеннән кайта алмый, әнисе дә сугыш чоры корбаны була. Башкорт халкының моңлы җырлары белән бергә күңеленә ятимлек ачысы да салына.

Үзеннән кече ике туганы белән ун көн буе су эчеп кенә җан асраганда алар ятимнәр-не балалар йортына җыеп йөрүче махсус комиссия күзенә чалына. Беренче Эткол авылы балалар йортында бервакыт бик ямансулап, бер бүлмәгә кереп бик­лә­нә дә кычкырып җырлап җи­бәрә. Беркем дә ишетмә­гәндер, дип уйласа да, укытучы Вәсимә апасы тыңлап торган икән. Шуннан соң аны авыл клубы сәхнә­сендә җыр­ларга күнде­рәләр. “Син җырла-ганда әниләр елап утырды”, — ди соңыннан малайлар.

7нче сыйныф укучысы Рамазанны 1947 елда Баймакка җырчылар һәм курайчылар конкурсына алып баралар. “Буранбай”ны җырлап, беренче урын ала. Шунда Зилаердан килгән яшь курайчы Ишмулла Дилмө­хәммәтов белән таныша. Бер­ничә елдан соң алар­ның юллары янә кисешеп, озак еллар бергә сәнгатькә хезмәт итәләр. РСФСР­­ның атказанган, БАССР­ның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәү­ләт премиясе лауреаты Ишмулла Дил­мөхәммәтовның гомере 1984 елда 56 яшендә юл-транспорт һәлакәтендә өзелгәнгә кадәр сәхнәдәш-моңдаш булалар.
Баймактагы конкурста катнашучыларга композитор Хөсәен Әхмәтов бәя бирә. Булачак җырчының гомер сукмагын тиешле юнәлешкә кертеп җибәргән бу бәхетле очрашу булмаса, үксез ятимнең язмышы кайсы якка әйләнерен күз алдына китерү мөмкин түгел. Башкорт музыкасы аксакалы Хөсәен Фәйзулла улы, моңга маһир 13 яшьлек үсмер­н­ең таланты югалып калмасын дип, аны Уфадагы 7нче балалар йортына (ул Карл Маркс, 5 адресы буенча урнашкан) күчерү чарасын күргәндә милли сәнгатьнең киләчәген дә кайгырткан.

Илленче еллар башы. Бервакыт укучыларны күренекле җырчылар концертына алып баралар. “Безнең Рамазан болардан яхшырак җырлый”, — дип нәтиҗә чыгарып кайталар һәм үзләре концерт оештыралар. Рамазан идәнгә басып җырларга теләми: “Яктылык югарыдан төшкән кебек, җыр да халыкка югарыдан карап башкарылырга тиеш”, — ди.

Биология фәне кемне югалтты?

Рамазан Янбәков белем алган уку йорты хәзер “Рәми Гарипов исемендәге интернат-гимназия” дип атала. Элек-электән үк мондагы укучылар һәм укытучылар арасында төрле тармакларда дан казаначак кешеләр була. Өлкәннәр Рамазанга, җырчылыкны күңел өчен генә калдырып, я укытучы, я нефтьче булырга киңәш бирә — ул заманда бит икесе дә абруйлы һәм төшемле һөнәр. Ул берьюлы укырга да, эшләргә дә ниятли. 1951 елда Башкортстан радиосына солист итеп эшкә алына. Аның Сакмар буйларында, Ирәндек итәгендә яралган, көч туплаган алтын тавышы тоташ республиканы иңли башлый. Кабатланмас моңын тиз таныйлар, ихлас сокланалар, үз итәләр.

Бер үк вакытта Башкортстан дәүләт университетының биология факультетына укырга керә. Ветеран укытучы Гөлкәй Ху­җинаның шундый истәлеге бар: Рамазан белән бергә укыдык, яшәгән урыныбыз — Гоголь урамындагы әллә кирпеч­тән, әллә саманнан салынган ике катлы, төртсәң ишелергә торган, тышы кубып беткән, утын белән җы­лыты­лучы тулай торак иде. Кайтып керергә, ятып йокларга уры­ның булу — студент өчен үзе бәхет. Рамазан белән янәшә бүл­мәдә яшәү үзе бер кызык иде: иртән безне аның тавышын язып җибәрү өчен сузган күнегүләре уята иде. Очрашканда ярым шаярып, ярым җитди бер-ике генә сүз әйтә, озаклап тукталып торырга вакыты тар: я репе­тициягә, я концертка, я лекциягә йө­герә”.

Студент чорында үзешчән сәнгать коллективы составында республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә диярлек гастрольдә йөри. 1961 елның җәендә университет дипломы ала, Хәйбулла, Баймак, Әбҗәлил чирәмчеләре алдында чыгыш ясап кайта да филар­мониядә җиң сызганып эшли башлый. Һәм өлкәнрәк сәхнә­дәшләре Мөхәммәт Идрисов, Зәйтүнә Бикмөхәм­мә­това, Наил Галиев, Мәгъфирә Галиева бе­лән бергә ерак сәфәргә чыга. Тәүге гастроль маршруты Пермь шәһәренең Офицерлар йортында башлана. Җырлы-моңлы юллар арытаба Свердловск, Новосибирск, Омск, Төмән, Кемерово, Новокузнецк, Казан, Куйбышев, Тольятти, Чиләбе, Ырынбур аша үтә. Соңрак аларга Баку, Ташкент, Дүшәнбе, Фрунзе, Бохара, Сәмәрканд, Ашхабад шәһәрләре тамашачылары да кул чаба. Республика, филармония җитәкчеләре заман авыр дип тормый – яшь җырчы тәүге гастрольләреннән кайтуга аның кәләше Рәйсәгә бер бүлмәле фатир ачкычын тапшыралар.

Тагын ике елдан Әхәт Ураз­мәтов (Кәтүк) белән Гафур Латыйпов (Баганай) бригадасында өч айдан артыграк вакытта ике квартал нормасын үтәп кайталар, ягъни йөзгә якын концерт куялар.

Биология факультетын тәмамлаган егетнең үз һөнәре буенча китмәвеннән биология фәне дә, мәгариф тә әллә нәрсә югалтмагандыр, әмма башкорт җыр сәнгате бу очрак­та нык откан. Консерва­то­рия­дә дә, хәтта сәнгать училищесында да укырга насыйп булмаган Рамазан Янбәков башкару осталыгын тәҗрибәле бел­гечләр җитәкче­легендә эш арасында камилләш­тергән. Музыка грамотасына аны Хө­сәен Әхмәтов өйрәткән. “Гастрольдән кайчан кайтуыма карамастан, филармониягә барып, класска бикләнеп, ике сәгать шөгыльләнә идем. Шуңа тамашачы каршына үз-үземә, үз моңыма ышанып бастым. Сүз дә юк, һәр артист сәхнәгә дулкынланып чыга. Ләкин ул “Ничек җырлармын?” дип түгел, “Тамашачыга җырым ошармы, мин аңа кирәкме?” дип уйларга тиеш. Иң мөһиме — табигать­тән би­релгән сәләт булса да, аны балкыту өчен җиде кат тиреңне түгеп эшләргә кирәк”, — дип хәтерли, фикер йөртә халык артисты.

Җор һәм шаян сүзле, гади­ләр­дән гади Рамазан Фәтхулла улы масаю, эреләнү кебек начар гадәтләрдән азат булды. Аның белән кызык хәлләр бул­ганлыгы турында матбугатта язылгалап та тора.

Менә заманында филар­мониянең әдә­би бүлегендә эшләгән Гөлдәр Ишкинина сөй­ләгән чын вакыйга. 70-80нче елларда авылларга башкала артистлары концерт белән килсә, җыр-моң, бию яратучы һәркем аларны үзенә чакырып, ашатып-эчереп, йоклатып, хәтта мунча ягып кертеп, аларның күңелен күрергә, шулай итеп хәленчә хөрмәт итәргә тырыша иде. Рамазан абый безнең авылга килсә, еш кына күрше­ләре-безгә фатирга төшә иде. Язның җылы бер көнендә ул гадә­тенчә аларга килә, ләкин өйдә берәү дә булмый. Болдырга утыра да хуҗа­ларны көтә. Йомышка кергән бер апа, аны танымыйча, кемлеген сораша. “Авылыгызга көтүче булып ялланырга сөйләшергә килгән идем”, — дип җавап бирә Рамазан агай. Кич клубта концерт башлана, сәхнәдән баягы “көтүче” җырлап җибәр­гәч, теге апа “аһ” итә, билгеле җырчыны танымавына оялып, хәтта клубтан чыгып китә.

Борынгы көйләр мәңгелек

Шуны да искә төшерик: Рамазан Янбәков зур сәхнәгә аяк баскан 60нчы еллар башында халык иҗатына, бигрәк тә аның борынгы җырларына, кире караш тудыру сәясәте бара иде. “Халык җырлары — искелек калдыгы, хәзерге заман эстрадасында аларга урын юк”, дигән тавышлар яңгырады. Шуңа күрә Уфада да, Казанда да халык җырларына җан өреп, саклап килүчеләр берәм-сәрәм энтузиастлар гына иде. Башкорт җырлары теләсә кайсы югары сәхнәләрдән дә яңгырарга хаклы, дигән һәм моны үзенең иҗаты, бөтен булмышы белән исбатлаган җыр­чыларның берсе һәм берәгәй­лесе Рамазан Фәтхулла улы иде. Бәлки, шуның өчен дә заманында аны тиешенчә бәя­ләмәгәннәрдер, хөрмәт күрсәт-мәгәннәрдер. Туры сүзлелеге, ачы теллелеге дә үзенә каршы эшләгәндер. Ә бит шул ук 60нчы еллар башында Уфага гастроль­гә килгән татар сандугачы Әлфия Афзалова бер интервьюсында: “Рамазан Янбәковны әлеге вакытта Башкортстандагы иң моңлы җырчы дип исәплим”, — дигән.

1971 елдан — “БАССРның атказанган артисты”, 1982 елдан “БАССРның халык артисты” исемнәрен йөртүче олуг шәхесе­без арзан, өч көнлек җырларга вакытын исраф итмәде. Ул репертуарына ал­ган җырлар бәхетле язмышлы һәм гомерлек. Җыр — матурлык сәнгате икән­леген Рамазан Фәтхулла улы кабат-кабат исбатлады. Йөзләр­чә мең тамашачы аның җырла­вын якын күрде, үзенә яшәүгә дәрт алды. Тавышының чагу, йомшак, ягымлы булуының сере гади — ул җырларында ихласлыкка өйрәтте, изгелеккә, сафлыкка өндәде, гүзәллеккә һәм мәхәб­бәткә табынды. Аның репертуарындагы борынгы “Сибай”, “Азамат”, “Абдрахман”, “Сәли­мәкәй”, “Юлгытлы”, “Түрә­кәй”, “Төяләс”, “Җирән кашка”, “Уел” җырлары башкару осталыгы эталоны һәм критерие булды, дисәк тә ялгышмабыз. Бу асыл җырларны ул “Рамазанча” моң, хис үткерлеге бе­лән яңгы­ратып, халык йөрәген­нән ургылып чыккан, халык хәтерен­дә гасырлар дәва­мын­да сакланган, олы бер күренеш тудырырга сәләтле комарткыларны кабат яшьлегенә кайтаруга бәяләп бетергесез өлеш кертте.

Җырлар һәм җырчылар турында халык артистының фикер­ләре һәм күзәтүләре фәһемле. “Талант Ходайдан бирелә, күңел байлыгы да сабыйга ана карынында ук салына, — ди ул. — Яңа туган балада сулыш алу дөрес куел­ган, җырлар өчен нигез һәм тавыш регистры, ягъни тавыш көченең дәрәҗәсе дә бар дигән сүз. Булачак җырчыга тавыш мөмкинлеген, моң иркенлеген сизә һәм ача белүче укытучы мотлак кирәк. Тик әллә нинди мәшһүр укытучылар да моңсыз күңелне моң белән баета алмый. Моң ул я бар, я юк. Кыйб­­лаңны үз асылың билгели һәм аңа хас үзенчәлекләр сакланырга, һәр җырчы үзенә генә килешле башкару манерасы белән аерылып торырга тиеш. Башкару алымымның сере шунда: минем җыр мелизмнары... курайныкы. Үзем уйнамыйм, ләкин эчтән курай булып моңланам. Тавыш билгеле бер моң тәэсирендә тирбәлә. Башкорт халык җырларының мелизмнары бик катлаулы. Кайбе­рәүләр шушы нечкәлекне тотып алалмыймы, әллә санга сукмыймы — турыга җырлый. Җитмәсә, чамасыз суза. Җыр­ның борынгы җирлегенә хас җыйнаклыгында, халыкчанлыгында хикмәт.

Кайберәүләр, курай белән җырласаң, чын мәгънәсендә башкортча була, ди. Курайга иярү үтә дә катлаулы. Мин Ишмулла Дилмөхәммәтов, аннан соң Азат Аеткулов белән күп чыгыш ясадым. Баян җырның аһәңен тагын да баета төшүен дә әйтәсе килә. Баянчы тәгаен нотага баса һәм синең аннан читләшү мөмкинлегең булмый — тавышыңны калынайтып-нечкәртеп җырлый алмыйсың. Һәр курайчы да тональлекне саклый алмый, моң ничектер ике нота арасында яңгырый, кайбер кушылып җырлаучылар ихтыярсыздан шуңа иярергә мәҗбүр. Ә җырның саф яңгы­равы мотлак, тавыш тембры үзгәрергә тиеш түгел. Ишмулла агай да: “Мин синең җырыңа гына кушылып уйный алам”, — ди һәм үзе камил­леккә ирешү өчен “Буранбай”­ны концертта бер көнне — бер, икенче көнне икенче төрле уйный торган иде.

Башкару серләренә кагылып, тагын шуны да әйтәсе ки­лә: озын көйләрне аллы-артлы җырлау бик авыр, композитор-ларның җиңелрәк әсәрләре белән аралаштырып, тональлекне үзгәртергә кирәк.

Һәм кыска көй башкаручылар турында. Элек аларны җыр­чыга да санамаганнар, “такмакчы” дип кенә йөрткән­нәр. Озын көйләр алар яшь­ләр­гә дә, урта һәм өлкән буынга да, хәтта музыка яратучы башка милләт кешеләренә дә аңлашыла, көчле тәэсир итә. Борынгы көйләребез мәңге-лек”.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



63 сәгать дәвам иткән очыш
18-06-2016 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
63 сәгать дәвам иткән очыш
Африка балалары да елмайсын иде!
16-06-2016 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
Африка балалары да елмайсын иде!
9 февраль. Изге Вардананц
9-02-2016 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
9 февраль. Изге Вардананц
“Кызыл таң”ның 2015 ел лауреатлары
31-12-2015 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
“Кызыл таң”ның 2015 ел лауреатлары
Техник фәннәр кандидаты Фаил Галләмов
18-12-2014 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
Техник фәннәр кандидаты Фаил Галләмов
Җырчы, композитор, җитәкче Фәнир Галимов
17-12-2014 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
Җырчы, композитор, җитәкче Фәнир Галимов
Башкортстанның атказанган табибы Гүзәл Кучукова
16-12-2014 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
Башкортстанның атказанган табибы Гүзәл Кучукова
Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов
13-12-2014 :: “Кызыл таң”ның “Ел кешеләре”
Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»