Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Тукай моңнары” – яз яме, нәфис сүз бәйрәме

27.04: “Тукай моңнары” – яз яме, нәфис сүз бәйрәме

“Тукай моңнары” –  яз яме, нәфис сүз бәйрәмеМифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында алтынчы тапкыр “Тукай моңнары” республика конкурс-фестивале үтте. Быел бәйгедә 38 районнан әдип иҗатына гашыйк укучылар катнашты. Шагыйрьнең әсәрләре төрле телләрдә: татарча, башкортча, урысча, удмуртча, инглизчә, испанча (барлыгы 11 телдә) яңгырады. Балаларны әзерләгән мөгаллимнәргә дә, укучыларның үзләренә дә лаеклы бәһа бирергә кирәктер – кечкенә артистларны зал тын да алмый тамаша кылды.

Чараны Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте һәм БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырды.


– Тукай иҗаты – мәңгелек. Аның үлмәс әсәрләренең ел саен шулай матур булып яшь буын тарафыннан яңгыравы, дәвам итүе зур сөенеч тудыра, – диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе Римма Үтәшева.
Аның урынбасары, БДПУ доценты Альбина Хәлиуллина бәйгенең елдан-ел көчәя, балаларның сәләтләре үсә, чыгышлары камилләшә баруын әйтте.
– Бәйгедә катнашучыларны бәя­ләүдә берничә ел эшлим. Күп яшь артистлар үсә, камилләшә бара. Шәһәр балаларының да татарча матур итеп сөйләшүе сөендерә, – диде Уфа “Нур” татар дәүләт театрыннан Башкортстанның атказанган артисты, жюри рәисе Мәхмүт Фатыйхов. – Ел дәвамында без аларның иҗатын видеоязмалары аша күзәтәбез, сайлыйбыз. Быел 280 бала катнашты. Бирегә финалга иң-иңнәре – 45 укучы һәм биш иҗади төркем килде.
Талантлы балаларны БДПУ ректоры Раил Әсәдуллин, Башкортстан Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсеннән бүлек советнигы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗанова, Мәга­риф министрлыгыннан бүлек мөдире Розалия Сафиуллина, Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Рәфкать Үмәргалин, Халыклар дуслыгы йорты директоры Азат Ибра­һимов, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы җитәк­чесе Динә Морзакаева, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Руслан Сөләй­манов һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде, уңышлар теләде, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Бәйгенең финалында катнашучы һәркем, “Тукай төрле телләрдә” һәм “Гамьле дөнья” номинацияләрендә урыннар яулап, дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булды. Благовар районының Таң авылыннан Азалия Әхмәтшина җиңүче дип табылды һәм гран-прига лаек булды. Сәләтле кыз Габдулла Тукайның “Шүрәле”сеннән чын тамаша күр­сәтте: сөйләде дә, җырлады да, Шүрәле, Былтыр образларын да оста сәхнәләштерде.
Бәйрәмнән һәркем матур тәэссо­ратлар белән таралышты.

Ләйсән Якупова.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Чын татар кем ул?
Вчера, 00:00 :: Милләт
Чын татар кем ул?
Исәннәрнең кадерен бел!
18-05-2018 :: Милләт
Исәннәрнең кадерен бел!








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»