Кызыл таң » Милләт » 16-05-2018: "Тулпар"ның киләсе санына Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы романнан өзекләр әзерләнә

"Тулпар"ның киләсе санына Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы романнан өзекләр әзерләнә

"Тулпар"ның киләсе санына Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турындагы романнан өзекләр әзерләнәЯзучы Айгөл Әхмәтгалиева яңарак “Туташ” романын язып тәмамлады. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган бу әсәр Башкортстан укучысы өчен дә кызыклы булачак. Татар театры тарихында беренче актриса буларак танылган Волжскаяның сәхнә биографиясендә Уфа шәһәре аерым урын алып тора. Әсәрдән шәһәребез һәм театр тарихына бәйле берничә өзек тәкъдим итәчәкбез. Романны тулы килеш “Мәйдан” журналында (2017, № 7-12) укырга мөмкин.

Романның язылу тарихы хакында Айгөл Габдулла кызы безгә шуларны хәбәр итте:

“Татар халкының танылган шәхесләре турында роман язу өчен 2014 елда биш язучыга Татарстан Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыгы тарафыннан грант бирелгән иде. Мин Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында әсәргә алындым. Материал туплау, архивларда эзләнүгә ел ярымлап вакыт таләп ителде. Аның Уфада эшләгән чорын беркадәр булса да күзаллый алмаммы, дип, Башкортстанга юл тоттым. Биредә Уфа дәүләт архивы бүлеге җитәкчесе Зөфәр Гатиятуллин, татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Динә Морзакаева, язучы Дилбәр Булатова, галим Касыйм Йосыпов ярдәме белән байтак кызыклы мәгълүматлар тупланды”.

Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туа. “Синең өчен яшим”. “Баланнарда бал тәме”, “Таллыкүлдә былбыл бар”, “Ак читек”, “Сагынган чакларымда...” һәм б.шка китаплар авторы.

“Капка” хикәясе өчен 2014 елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия белән бүләкләнә. “Татар пьесасы”, “Ел китабы” конкурсларында берничә ел җиңү яулый.

Бүгенге көндә “Казан утлары” журналында проза бүлеге редакторы. Гаиләсе – ире, улы, кызы белән Чаллы шәһәрендә яши. ТНВ каналында күрсәтелгән “Ак чәчәкләр”, “Синең күзләр” фильмнарның сценарий авторы.

Кире күчергәБасып чыгарырга