Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Мавыгу белән һөнәр туры килгәндә...

08.03: Мавыгу белән һөнәр туры килгәндә...

Мавыгу белән һөнәр туры килгәндә...Бәхет нидә? Көн саен йөргән эшең зур канәгатьләнү китерсә, сине һәрчак елмаеп каршы алсалар, рәхмәт сүзләрен кызганмасалар, башкарган эшләрең үзеңә генә түгел, башкаларга да шатлык китерсә — шундадыр, мөгаен. Стәрлебаш балалар иҗаты йортының өстәмә белем бирү педагогы Лилия Хәкимова нәкъ шундый бәхетле кешеләрнең берсе.

Лилия Мөдәрис кызы район­ның Гөлем авылында туып-үскән. Балачактан чигү белән мавыккан. Хәер, яшьтәшләре дә шулай — мәктәптә укыганда ук чигәргә, бәйләргә өйрәнгән. Тора-бара дөнья мәшәкатьләре басып, кул эшләреннән бераз читләшкән.
— Бик күптән чиккән юк иде, — ди Лилия Тимербаева. — Ә “Кызыл таң” игълан иткән кулъяулыклар конкурсы турында ишеткәч, дәртләнеп киттем. Чигеп карыйм әле, дип тотындым. Бик тырыштым. Яшь чаклар искә төште. Эшнең нәтиҗәсен күрдем дә арытаба бу эшне балалар белән бергәләп башладык.
Безнең Иҗат йортына бик сәләтле балалар йөри. Кулларыннан килмәгән эш юк. Картиналар, мендәр тышлары эшлибез. Барлыгы дүрт төркемдә шөгыльләнәләр. Өлкән сыйныфларда укучылар да йөрер иде, тик вакытлары бик тар, укулары күп.
Лилия Мөдәрис кызы Иҗат йортында алты ел эшләгән. Узган елдан балалар белән эшләүгә күчкән.
— Шулкадәр рәхәт, көннең үткәнен сизмим дә. Нәтиҗәсе шундук күренә. Район, республика конкурсларында катнашабыз, җиңүләребез бар, — ди ул.
Балалар өчен сөенәсе генә кала. Алар киләчәк тормышка әллә никадәр һөнәр алып чыга биредә.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яраларын өреп бәйләрмен...
19-04-2018 :: Мин – хатын-кыз
Яраларын өреп бәйләрмен...
Гүзәл Сәгыйтова әни булган!
16-04-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Сәгыйтова әни булган!
Гүзәл затларга күбрәк хокук!
23-03-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл затларга күбрәк хокук!
Ул тормышның кояшлы ягында яши
8-03-2018 :: Мин – хатын-кыз
Ул тормышның кояшлы ягында яши
Эшләп тапкан тәмлерәк
8-03-2018 :: Мин – хатын-кыз
Эшләп тапкан тәмлерәк
Хатын-кызны рәнҗетмәгез!
7-03-2018 :: Мин – хатын-кыз
Хатын-кызны рәнҗетмәгез!








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»