Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яраларын өреп бәйләрмен...

19.04: Яраларын өреп бәйләрмен...

Яраларын өреп бәйләрмен...Инвалид балаларга мөнәсәбәт бездә ни өчен төрлечә?

Йөрәк астында бала йөрткәндә һәр хатын-кыз, Ходайга ялварып, аның дүрт саны төгәл булуын көтә. Беренче тапкыр кулга алганда сабыйның бармакларын санап чыгу, үзен әйләндереп-әйләндереп карауларны кем генә хәтерләми икән? Кызымны тапканда бер палатада яткан беренче баласын тудырган 19 яшьлек Рәмзияне хәтерлим. Улының кул һәм аяк бармаклары зәгыйфь иде. Бу хакта иренә шалтыратып әйтүен, аның алдында акланырга тырышуын, бөгелеп төшеп елауларын онытасым юк. Статистика мәгълүматларына караганда, авыру бала тапкан аналарның 80 проценты аны ялгызы үстерә. Бу очракта гаиләсен ташлап китмәгән ирләргә сокланып карый башладык, әйтерсең лә зур батырлык ясаган...


Уфа шәһәрендә яшәүче Галиевлар гаиләсендә малай янына кыз туасын белеп чиксез шатланалар, Зөлфия белән Зиннур икесе дә дин юлында, нәсел күрке булырдай иманлы балалар хакында хыялланалар. Булачак әни йөкле вакытта артык авырлык кичер­мәсә дә, бала 8 айдан авыру булып туа. 2100 граммлы, 48 сантиметрлы сабыйны шунда ук реани­мациягә салалар, ясалма сулыш алдыру һәм башка чаралар белән гомерен саклап калалар. Бер яшькә ка­дәр ул алты тапкыр дәва-ханәдә ятып чыга. Табиблар савыгыр дип өметлән­дерә, әмма Алиягә бер яшь тулганда коточкыч диагноз куела — катлаулы төрдәге церебраль паралич, спастик тетрапарез... Әни кеше беравык югалып кала, ә әтисе табибларга ышанмый. “Моның булуы мөмкин түгел!” дип, балага инвалидлык юллаудан баш тарта. Әмма тора-бара мәсьә­ләнең никадәр җитди булуы ачыклана һәм инвалидлык юллау буенча барлык чаралар да күрелә.
Гаилә тулай торак бүл­мә­сендә яши. Әмма авыру балага уңайлы шартлар булмаганлыктан, алар фатирга кергән. Ире тапкан акча гына җитмәгәч, Зөл­фия үзе дә эшләргә мәҗ­бүр. Әмма нинди генә матди кыенлыклар, башка каршылыклар булмасын, алар Алияне савыктыру уе белән яна — башкаладагы бер дәваханә, реабилитация үзәге калмый, бетмәс массаж, уколлар... Ике тапкыр Евпаториядә шифалы ләм белән дәваланалар, Мәс­кәү­дә, Кытайда булалар. Һәрберсенең дә ниндидер файдасы бар, әмма бик кечкенә — бала һаман начар йөри, утыра алмый, сул кулы хәрәкәтләнми. Әмма аның бик савыгасы килә! Җыр тыңларга, мультфильм карарга ярата, берәрсе җитәкләп йөртүгә шатланып риза була, гому­мән, ул бик изге күңелле, шат кыз. Бала чагыннан ук туктаусыз уколлардан тишкәләнеп бетсә дә, ихтыяр көче сынмаган аның — ул яшәргә тырыша.
Күптән түгел Алия Америкада дәваланып кайткан. Ни могҗиза – ниһаять, ул савыга башлаган! Әмма аңа тулысынча савыгырга иртә әле. Алар тагын океан артына барырга әзерләнә.
Сибай шәһәрендә яшәү­че 13 яшьлек инвалид балага исә яшәү өчен кыйм­мәт дарулар кирәк. Аның бер кабы 100 мең сум тора. Сәламәтлек саклау министрлыгында аның белән тәэмин итүдән баш тарткач, әнисе прокуратурага мөрә­җәгать иткән. Бәхеткә, әлеге мәсьәлә уңай хәл ителә. Әмма баласының гомере кыл өстендә калган ананың халәтен күз алдына китерү дә куркыныч.
Авыру бала туган гаи-ләләрнең хәлен башкалар күз алдына китерә ала ми-кән? Бу хакта белгән тәүге көн – иң авырдыр, мөгаен. Ишелеп төшкән авыр кайгыны кем ничек күтәрә бит! Башта ышанмыйлар, соң­рак ашыгыч ярдәм эзләп бәргәләнә башлыйлар, кемнедер гаепләүләр, агрессия, өметсезлек... Бу халәт елларга сузылырга мөмкин. Үзеңне гаепләү, баланың киләчәге, нәселнең дәвамы булырына шик, ниһаять, үлем якынлыгы аяктан ега. Шуларны узгач кына мәсьә­ләне ничек бар, шулай кабул итү, инвалидлык алу һәм дәвалану башланадыр, мөгаен. Еш кына бу чорга инде сырхау көчәйгән, ата-ана депрессия сазлыгына баткан, гаилә таркалуга барып җиткән булырга да мөмкин. Алар бу хәлдән никадәр тизрәк чыгып, чир турында күбрәк белеп, дәвалану юлларын сайлый һәм хәрәкәт итә башлый, психологик климат та шул тизлектә яхшы якка үзгәрә.
Һәр бала үзенә игътибар таләп итә, ә чирле бала — берничә тапкыр күбрәк. Башта чиргә каршы көрә­шеп, баланы тормышка яраклы итеп тәрбияләүгә вакыт калмаска мөмкин. Ләкин бу да мәсьәләнең бик мөһим ягы. Сабый киләчәктә үз-үзен хезмәт­ләндерергә, булган халә-теннән тартынмаска тиеш. Моның өчен күбрәк аралашырга, үрнәк алырлык шәхесләр белән танышырга кирәк. Ата-ана үз баласын нинди хәлдә дә ярата, ул да моны сизеп тора, хәтта телдән җавап бирә алмаганда да, күзләре, елмаюы белән сиздереп тора. Өл­кән­нәргә рух ныклыгын, күңел бөтенлеген генә саклап калырга кирәк. Бу җиңел түгел. Әмма мөмкин! Бу җәһәттән психологлар ярдәме бик урынлы. Башкалада гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтү буенча ышаныч телефоны эшли. 273-09-00 саннарын җыеп, кызыксындырган сорауларга җавап табарга була.
Җәмгыятьтә инвалид балаларга караш төрлечә. Берничә ел элек илдәге бер зур түрә “Без инвалид балаларга ярдәмгә тырышып-тырышып акча җыябыз. Бу хакта игъланнар белән телевидение-радио каналлары, гәзит-журнал битләре тулган. Шул ук вакытта, югары технологияле ярдәм чаралары дәүләттән бушлай күрсәтелә. Ни өчен бу балаларның сурәтләре гәзит битләрендә, ни өчен үзләре дәваханәдә түгел?” дигән иде. Моны ишеткән ата-аналар, аның электрон адресын табып, ни өчен матди ярдәм эзләргә мәҗ­бүр булулары турында хатлар юллады. Ил буйлап таралган бер акциягә әверел­де ул хатлар. Бәлки, шуның нәтиҗәсе булгандыр, нәкъ шул чорда илдә 18 яшькә кадәр инвалид бала тәр-бияләүче, яки беренче төр-кемгә караган инвалид баласы булган гаиләләргә социаль түләүләр 4,5 тапкыр артты. Социаль пенсияләр дә күтәрелде. Быелдан инвалид балаларга каралган пенсия күләме 6 процентка артты һәм 13 170 сум тәшкил итте, шунда ук бер тапкыр түләнә торган 2397,59 сум да керә. Ә баланың эшкә урнашмаган әнисе яисә әтисенә 5500 сум түләнә. Моннан тыш алар пенсиягә иртәрәк чыга: ирләр — 55, хатыннар 50 яшьтән.
Әмма таякның авыр ба­шы барыбер ата-ана җилкә­сендә кала. Нинди хәлдә дә баласын ташламаган, аның савыгуына булмаса да, тормышта үз урынын табуына өметләнеп, моның өчен җан атып яшәүче ке­ше­ләргә карата без дә игътибарлырак булсак иде.

Алла Главацких,
күпбалалы ана, 3 инвалид бала тәрбияли,
аларның икесен ул тәрбиягә алган:


“Әйдәгез, шәфкатьле булыйк!” – дигән буш чакыруларны беркем дә ишетми. Инвалид бала тәрбияләүче ата-анага тәгаен ярдәм кирәк. Мондый бала тугач та аңа психолог беркетелергә тиеш. Ул ана белән баланы дәваханәгә, башка җирдә озатып йөрсә, урында кирәкле киңәшләрен бирсә, тагын да яхшырак. Моның өчен югары белемле белгеч булмыйча, үзе дә шул юлларны узган ата-ана булса да ярый.”


Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга



"Сочни" - эремчек кыстыбые
13-06-2018 :: Мин – хатын-кыз
"Сочни" - эремчек кыстыбые
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
22-05-2018 :: Мин – хатын-кыз
Бу хатынны ничек Җир күтәрә?..
Гүзәл Сәгыйтова әни булган!
16-04-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл Сәгыйтова әни булган!
Гүзәл затларга күбрәк хокук!
23-03-2018 :: Мин – хатын-кыз
Гүзәл затларга күбрәк хокук!
Ул тормышның кояшлы ягында яши
8-03-2018 :: Мин – хатын-кыз
Ул тормышның кояшлы ягында яши
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»