Кызыл таң » Мин – хатын-кыз » 16-04-2018: Гүзәл Сәгыйтова әни булган!

Гүзәл Сәгыйтова әни булган!

ТНВ каналындагы "Мәдәният дөньясында" тапшыруын алып барганда киң танылу һәм билгелелек алган якташыбыз 14 апрельдә кыз бала тудырган.Гүзәл Сәгыйтова әни булган!

Ул Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем алгач, фән юлын сайлый. Әмма язмыш аның юлына журналистика маягын чыгарып куя һәм ул юлын аңа карап дәвам итә.
"Роксана" радиосының "Шәрык" иҗади берләшмәсендә эшләгәндә аның бик зәвыклы итеп концертлар алып барганы хәтердә. Вәсилә Фәттахова концертында алар җырчы белән икесе бер сулышта чыгыш ясадылар.
Соңыннан аны Казан үзенә чакырды. Декретка киткәнче ул ТНВ каналындагы "Ком сәгате" тапшыруының мөхәррире булды, Казан консерваториясендә татар теле һәм әдәбиятыннан дәресләр бирде.
Хәләле Айнур Яруллин - ветеринария клиникасы җитәкчесе. Яңа туган сабыйга "Асылъяр" дип исем кушачаклар.
Без Гүзәлне "әннә" булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Әтиле-әниле - пар канатлы булып үссен сабый!

Кире күчергәБасып чыгарырга