Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Күперләрнең күпере!

17.05: Күперләрнең күпере!


Күперләрнең күпере!Кырым ярымутравын Русия белән тоташтырган күперне төзү 227, 92 миллиард сумга төшкән.


Аның озынлыгы –19 чакрым. Ул Русиядә генә түгел, ә барлык Европадагы иң озын күпер булып исәпләнә. Моңа кадәр Русиядәге иң зур күпер исемен Санкт-Петербургтагы Көньяк эстакадасы йөртә иде. Аның озынлыгы – 9,378 чакрым. Португалиядәге Васко да Гама күпере озынлык буенча икенче урында тора. Ул 17,2 чакрымга сузылган.

Ә дөньяда иң озыны булып Кытайның Шанхай һәм Нанкин шәһәрләрен тоташтыручы күпер санала. Ул 164 800 метр озынлыкта. Кытайда ул күпернең бер метрын төзү 8,8 мең долларга төшсә, бездә аның бәясе 200 мең доллар тәшкил иткән.

Кырым күпере диңгез өстеннән 35 метр биеклектә урнашкан, ул җиде мең субай өстендә утыра. Кайбер субайлар су төбенә 105 метр тирәнлеккә кагылган.

Күперләрнең күпере!Күперне ачу тантанасында Русия Президенты Владимир Путин “КамАЗ” машинасының руль артына утырып, колоннаның иң алдында барды. Аның “С” категориясендәге машина йөртү таныклыгы бар, ә менә хәвефсезлек каешын Президент эләктермәгән булып чыкты. Федераль сак хезмәте, юлның моңа кадәр рәсми ачылмавы сәбәпле, каеш эләктермәүне канун бозу дип исәпләми.
Шуңа карамастан, Липецк парламенты депутаты Олег Хомутинников Президентның юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуын тикшерүне сорап, Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итте.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Сургутта кар яуган!
18-05-2018 :: Яңалыклар
Сургутта кар яуган!
Башыңны эшләт!
16-05-2018 :: Яңалыклар
Башыңны эшләт!








Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»