Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Вокзал кунакларны каршы алырга әзер

29.06: Вокзал кунакларны каршы алырга әзер

Вокзал кунакларны каршы алырга әзерБашкалабыз Уфаның тимер юлы капкасын төзекләндерү буенча эшләр тулысынча киләсе елда тәмамланачак.

26 июньдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа тимер юл вокзалының ШОС һәм БРИКС саммитларына киләчәк кунакларны каршы алуга әзерлеген тикшерде. Республика җитәкчесе вокзалның беренче катында, пассажирлар платформасына һәм җәяүлеләр өчен тоннельгә реконструкция үткәрү барышы белән танышты.


”Русия тимер юллары” җәмгыяте филиалы-тимер юл вокзаллары дирекциясе начальнигы Виталий Вотолевский сүзләренә караганда, пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында вокзалда 88 күзәтү камерасы куелган, алар Русия вокзалларының бердәм күзәтү системасына тоташтырылган. ШОС һәм БРИКС саммитларына киләчәк кунакларны хезмәтләндерүгә вокзалның барлык объектлары да әзер.
Перронны караганда Рөстәм Хәмитов, реконструкция үткәрелмәгән платформалар заманча вокзал комплексын бизәми, диде. Куйбышев төбәк тимер юл вокзаллары дирекциясе начальнигы Андрей Комаровский, бу участокта эшләрне киләсе елда тәмамлау планлаштырыла, дип белдерде.
Уфа станциясе тимер юл вокзалы – төп бина, конкорс, утыру платформалары, тоннель һәм вокзал алды мәйданыннан торучы комплекс. Вокзал елына 6 миллионга кадәр пассажирны хезмәтләндерергә сәләтле.
Әлеге вакытта вокзалның беренче чиратына реконструкция үткәрелә, эшләр агымдагы елның декабрендә тәмамланырга тиеш. ”Русия тимер юллары” җәмгыяте бу максатка 258 миллион сум акча бүлә.
Вокзалны караганнан соң Рөстәм Хәмитов Югары сәүдә мәйданына реконструкция үткәрү барышы белән танышты.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Изместьев азат ителерме?
21-07-2017 :: Яңалыклар
Изместьев азат ителерме?
Ә сез быел су кердегезме?
20-07-2017 :: Яңалыклар
Ә сез быел су кердегезме?
Җил түбәне очырган
19-07-2017 :: Яңалыклар
Җил түбәне очырган
Юл хаталарны гафу итми
19-07-2017 :: Яңалыклар
Юл хаталарны гафу итми








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»