Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Моңлы йөрәк нурлар чәчте

28.07: Моңлы йөрәк нурлар чәчте

Моңлы йөрәк нурлар чәчтеАскын район мәдәният йортында шигърияткә бай күңелле иҗади шәхесләр белән очрашу кичәсе үтте.

Әдәбият елы чикләрендә оештырылган бу чара районыбызның нәфис сүзе белән халкыбыз күңеленә җылылык, рухи ныклык өләшүче шагыйрәбез Зәвия Шәрифҗанованың Аскын мәгълүмат үзәгендә яңа гына басылып чыккан “Ал таңнарда ак уйлар” дигән шигъри җыентыгының исем туена багышланды. Зәвия апаның бу — икенче китабы. “Күңелем сәйләннәре” дигәне 2008 елда дөнья күргән иде. Андагы йөрәккә үтеп керердәй, тирән уйларга салырдай шигырьләрен райондашларыбыз яратып кабул итте. Гомумән, Зәвия Галишан кызы нинди генә чараларда чыгыш ясаса да, шигъри сүзе белән күңелләрдә очкын кабыза, тамашачыларны нәфис сүзгә осталыгы белән сокландыра. Ул хәтта әңгәмә барышында да сорауларга шигырь юллары белән җавап бирә. Ачык йөзле, изге күңелле, туры сүзле булганы өчен үзен яше дә, карты да хөрмәт итә. Шуңадыр да аскынлылар аны “Үзебезнең Зәвия апа” дип каршы ала. Аның иҗатына зур бәя биреп, китабының исем туена килүләре дә моңа ачык мисал.


Зәвия апаны тәбрикләргә аның якыннары хаҗ кылырга барган кебек ашкынып килде. Кайлардан гына кайтып җыел­маган алар: Борайдан, Пермь краеннан, хәтта Себер тарафларыннан да бар иде! Райондашларыбыз чыгыш ясаучы­ларның һәрберсен җылы кабул итеп, шигырьләрне, җыр-моң­нарны ихлас тыңлап, алкышларга күмде. Зәвия апаны котларга теләүчеләр күп булды. Район хакимияте башлыгы исеменнән котлау сүзләрен хакимиятнең эшләр идарәчесе Земфира Суфиярова җит­кереп, Рәхмәт хатын тапшырды.
Аскын мәгълүмат үзәге директоры Фәйрүзә Юнысованың чыгышы шагыйрәбезнең иҗа­тына олы бәя булды: “Зәвия Галишан кызының шигырь­ләре фәһемле эчтәлеге, матурлыгы, дулкынландыргыч көче белән күңелләрне әсир итә. Алар хәтта шигырь укырга бик яратып бармаганнарны да үзенә җәлеп итеп, кызыксындыра, укыган саен укырга мәҗбүр итә, уйландыра һәм канатландыра”.
Зәвия апаның берсеннән-берсе сәләтле балалары — кызлары Вәсилә, Әлфирә һәм аның тормыш иптәше Рәис, улы Марат, килене Алсу, оныклары әниләрен һәм дәү әни­ләрен котлап, йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларның һәрберсе күңелләргә үтеп керердәй сүзләр әзерләп, шигырьләр язып килгән иде. “Бәлки безнең арада да синең кебек танылган шагыйрә­ләр булыр әле”, — дип дәү әнисен дәртләндереп тә куйды оныгы Илзат. Ә кызы Вәсилә белән улы Маратның шундый моңлы итеп җыр­лавын әни кеше горурланып тыңлады. Гомумән, кем генә чыгыш ясаса да, һәркем Зәвия апаның хәстәрлекле әни, бар эшкә дә оста хуҗабикә, туганнары һәм якыннары өчен өзелеп торучы кеше булуын билгеләде.
Иске Мотабаш авыл хакимияте башлыгы Илдус Сафин җитәкчелегендә килгән делегация да бик матур чыгыш ясады. Хәнә Тимербаева, Ярис Зәй­дуллин, Миләүшә Галина, Ләйсән Хәлиуллина Зәвия апаны тик яхшы яктан гына бәяләп, изге теләкләрен җиткерде, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. “Син һәрвакыт мәдәниятле, әдә­би­ятлы, шигъриятле, мәгъ­рифәтле булып, кешеләргә рух ныклыгы, өмет чаткылары, илһам өләш­­тең”, — дип тәбрикләде Рәшит Фатыйхов. Котлауларга Борай районыннан килгән Ралия һәм Рәлиф, Әнифә һәм Кавис Карамовлар, Пермь краеннан кайткан ике туган энесе Нурихан Билалов, Иске Казанчыдан килгән кода-кодагые Әлфирә һәм Илдар Хәбибрах­ма­новлар, туганнары Әлфирә һәм Рамил Әбдиевлар, Гүзә­лия һәм Баян Шәйхуллиннар, Урманкүлдән Миңсылу сең­лесе, җан дуслары Вәсилә Сафина, Сания Яхина кушылды. Төрле темаларга тирән уйланылган шигырьләре, хикәяләре белән укучы­ларының күңеленә сукмак салып, аларга яңа көч-дәрт өстәүче якташыбыз, Борайдан килгән Гөлсимә Зиннәтул­линаны тамашачылар ихлас тыңлады.
Йөрәк түреннән чыккан котлау сәламнәре җыр-моң белән аралашып барды. Вилдан Сәмигуллин, Ризида Галимова, Рәзинә Фәйзуллина кебек тамашачылар яратып өлгергән җырчыларыбыз белән бер­рәттән, авыллардан килгән моң сөючеләр Таңсылу Галимшина, Сания Яхина, Кавис Кара­мовның җырлары, тальянчы Рәшит Фатыйхов, баянчы Малик Галимшин белән Фәрит Фәизовның чыгышлары күңел­ләргә дәрт, илһам өстәп, чараны җанландырып торды.
Зәвия Галишан кызының кичәне йомгаклау чыгышын тамашачылар аяк өсте басып, көчле алкышларга күмде. Гомерен шигърияткә, кешеләр күңелен сафландыруга, нурландыруга багышлаган ша­гыйрә өчен моңардан да зур бәхет һәм бүләкнең булуы мөмкин дә түгелдер.
Җылы, дусларча ихлас мо­хиттә чын күңелдән сөйләшү, серләшү һәркемгә ошады. Барлык килгән кунаклар очрашудан дәрт-куәт алып, редакциябез хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, мондый чараларның тагын да оештырылуын теләп таралышты.
Күңел күтәренкелеге, хисләр ялкыны, шатлык бүләк итүче шундый кичәләр рухиятебезне баета, көннәребезне нурлы, җырлы итә. Матур башлангыч сүнеп калмасын, дәвам ителсен иде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Башкалада янә җир убыла
Вчера, 12:45 :: Яңалыклар
Башкалада янә җир убыла
Саумы, яшьлек таңы!
Вчера, 11:28 :: Яңалыклар
Саумы, яшьлек таңы!
Кырымда югалган Уфа кызы табылган
Вчера, 10:02 :: Яңалыклар
Кырымда югалган Уфа кызы табылган
Халык каршы
Вчера, 09:50 :: Яңалыклар
Халык каршы
Кайда син, җәй?
26-06-2017 :: Яңалыклар
Кайда син, җәй?
Иглин шартлый язган
23-06-2017 :: Яңалыклар
Иглин шартлый язган








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»