Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Тизрәк савыгыгыз, якташлар!

28.07: Тизрәк савыгыгыз, якташлар!

Тизрәк савыгыгыз, якташлар!Мәскәүнең академик Н. Н. Бурденко исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Омск шәһәрендә казарма җимерелгәндә имгәнгән солдатлар Владимир Петров һәм Рөстәм Нәбиев янында булды һәм аларның әти-әнисе, туганнары белән очрашты.

Ике егет тә үз аңында һәм квалификацияле медицина ярдәме ала.
Стәрлетамак шәһәреннән 19 яшьлек Владимир Петров травматология бүлегендә дәвалана һәм хәле савыгуга таба бара.
— Һәлакәт турында ишетү белән барыбыз да нык борчылдык һәм беренче сәгатьләрдән үк хәлне күзәтеп тордык, егетләрнең җитди бәлагә таруын аңладык. Бездән таләп ителгәннең барысын да эшләячәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов.
Хәрбинең әнисе Ирина Петрова һәлакәттән бер көн алда улының ант бирү тантанасында катнашуы, куркыныч хәбәрне вокзалда ишетүе турында сөйләде. Солдат дусларының социаль челтәрләрдә аңа ярдәм төркемнәре оештыруын әйтте. Аларның мөрәҗә­гатенә Русиядән бик күп кешеләр җавап биргән.
Чакмагыш районыннан 23 яшьлек Рөстәм Нәбиевның ике аягын да кискәннәр. Хәзер ул реанимация бүлегендә ята һәм янында — туганнары.
— Тере калуың — үзе батырлык. Үзеңнең көчле кеше икәнеңне күрсәттең. Хәзер бөтен уең савыгып чыгу турында булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Табиблар солдатның хәле яхшыруга таба баруын билгеләде.
— Ниндидер мәсьәләләр килеп туганда ярдәм сорап туры үземә мөрә­җәгать итә аласыз, — дип белдерде аның якыннарына Рөстәм Хәмитов. — Иң мөһиме — Рөстәмне бүгенге авыр халәтеннән чыгару. Арытаба алда торган барлык мәсьәләләрне бергәләп хәл итәрбез. Бу — безнең уртак бәла.
Республика Башлыгы госпитальнең медицина хезмәткәрләренә үз бурычларын югары һөнәри осталык белән башкарулары өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, әлеге һәлакәттә имгәнгән Зианчура районыннан 23 яшьлек Илнур Куандыков белән телефон аша сөйләште. Ул хәзер Мәскәү өлкәсенең Солнечногорск шифаханәсендә реабилитация курсы үтә. Республика Башлыгы аның сәла­мәтлеге белән кызыксынды, тизрәк савыгып чыгуын теләде.
13 июльдә урындагы вакыт белән төнге берләр тирәсендә Һава-десант гаскәрләренең Омск шәһәре янындагы хәрби әзерлек үзәгендә дүрт катлы бинаның бер өлеше һәм түбәсе ишелеп төшә. Һәлакәт вакытында казармада 300дән артык кеше була. Стена җиме­релү нәтиҗәсендә 19 кеше җәрәхәтләнә, 23 кеше, шул исәптән, Башкортстаннан биш егет һәлак була. Алар барысы да Кораллы Көчләрдә хезмәткә язгы чакырылу чорында алынды. Респуб­ликадан өч хәрби медицина учреж­дениеләрендә дәвалау курслары үтә.
Һәлак булган хәрбиләрнең гаи­лә­ләренә Хөкүмәт боерыгы белән республика бюджетыннан 1әр миллион (барлыгы 5 миллион) сум акча бүленде. Шулай ук, каза күргән солдатларга дәвалану һәм реабилитация үтү өчен матди ярдәм күрсәтү турында Хөкүмәт боерыгы әзерләнә.

Квартирный переезд в Уфе. От 350 рублей!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Футболчыны крокодил йоткан
21-03-2017 :: Яңалыклар
Футболчыны крокодил йоткан
Тиз байыйсың киләме?
21-03-2017 :: Яңалыклар
Тиз байыйсың киләме?
Халык медицинасына - яшел ут
21-03-2017 :: Яңалыклар
Халык медицинасына - яшел ут








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»