Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Фән киләчәге – технополисларда

26.09: Фән киләчәге – технополисларда

Фән киләчәге – технополислардаБашкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов тармакка яшьләрне киңрәк җәлеп итү зарурлыгын да сызык өстенә алды.

“Башкортостан” дәүләт концерт залында үткән әлеге тантанага килүчеләрне республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде. Үзенең чыгышында ул фәннең бүгенге җәмгыятьтәге урынын билгеләп үтте, бу тармактагы җитди мәсьәләләргә тукталды. Төбәк җитәкчесе бигрәк тә яшьләргә төбәп сөйләде. Бүгенге фәндә аларның оптимизмын күбрәк кулланырга, яшьләрне фәнни эзләнүләргә активрак җәлеп итәргә кирәклеген билгеләде.


Фән белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел кимүе кызганыч. Совет чорында илебездә 1 миллион кеше фән белән шөгыльләнсә, бүген аларның саны 300 мең тәшкил итә. Ә менә Кытайда, киресенчә, элек 500 мең галим булса, хәзер исә алар өч тапкыр арткан.
Республика башлыгы әйдәүче җитештерү предприятиеләре вәкил­ләренең фән фестивален ачуда сүлпән катнашуына да игътибар итте. Фән җитештерү белән бергә атлаганда гына җәмгыятькә файда китерә ала. Үзебездә шушы берлекне тәэмин итүче технополислар булдыру зарурлыгына басым ясады ул.
— Кайбер төбәкләрдә фән һәм җитештерүне, сәнәгать пред­прия­тиесендә белем алуны һәм эшне бергә алып баручы технополислар булдырганнар да инде. Бу шәһәр эчендәге шәһәрчек кебек. Монда яшәргә дә, укырга да, фән белән шөгыльләнергә дә, сәнәгать пред­приятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә дә, аларның заказларын үтәргә дә мөмкин булачак. Якын арада шушындый технополис булдыру турында карар кабул итәчәкмен, — диде республика җитәкчесе.
Аның сүзләренә караганда, бу мәйданда яшьләрнең фәнни иҗаты өчен оптималь шартлар булдырылачак. Технополиста лабораторияләр, тик­ше­ренү үзәкләре, фәнни оешмалар һәм уку йортлары булдыру күздә тотыла.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ихата реестры булдырыла
Вчера, 08:47 :: Яңалыклар
Ихата реестры булдырыла
Башкортстан – бал иле
Вчера, 00:00 :: Яңалыклар
Башкортстан – бал иле
Быел әбиләр чуагы булачакмы?
14-08-2017 :: Яңалыклар
Быел әбиләр чуагы булачакмы?
Аэропорт юлы яңартыла
14-08-2017 :: Яңалыклар
Аэропорт юлы яңартыла








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»