Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Яшьләр сәясәтенә бәя бирелде

25.11: Яшьләр сәясәтенә бәя бирелде

Яшьләр сәясәтенә бәя бирелдеУфа шәһәре Советының Яшьләр иҗтимагый палатасында яшьләр сәясәте өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Аны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Сынтимер Баязитов үткәрде.

Ул агымдагы елда оештырылган кызыклы чараларга тукталып китте. Тәүдә майда үткән Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш буенча волонтерлар форумы хакында сөйләде. Әлеге җыенда Русиянең 24 төбәге вәкилләре катнашкан. Аның кысаларында Уфада “Наркотикларга — юк!” Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге үз эшен башлаган.
Яшьләр көнендә “Сәламәт яшәү рәвеше өчен 100 мең тапкыр кулда күтәрелү”, “Мендәр белән сугышу” флешмоблары анда катнашучыларның рекордлы санын җыйган.
Узган айда “Яшь гаилә” республика конкурсының шәһәр этабы финалы үтте. Анда Киров районында яшәүче Юриннар гаиләсе җиңүче дип танылды. Ә күптән түгел генә “AVANTE” яшьләр премиясе лауреатлары билгеләнде. Биш номинациядә җиңүчеләр 20 мең сумлык призга лаек булды.
КВН буенча Уфаның җыелма командасы өчен дә бу ел нәтиҗәле булды. Ул, Сочи шәһәрендә чыгыш ясап, ярымфиналга чыкты. Уфаның КВН хәрәкәте рәисе Дмитрий Каретко хәбәр итүенчә, быел Уфада “АМИК” оешмасының рәсми бүлеге ачылган. Лига уеннарын уздырыр өчен Уфага Александр Масляков үзе киләчәк. Финалда уйнаячак алты команда арасында җиңүче киләсе елда Сочи шәһәрендә үтәчәк Халыкара КВН командалары фестивалендә катнашачак.
Матбугат конференциясе ахырында киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре яшьләр тормышын яктыртуда актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Халыкка - арзан һәм уңайлы торак
Вчера, 14:41 :: Яңалыклар
Халыкка - арзан һәм уңайлы торак
«Права»ларга чип куелачак
Вчера, 12:10 :: Яңалыклар
«Права»ларга чип куелачак
Павловка сусаклагычындагы фаҗига
Вчера, 11:39 :: Яңалыклар
Павловка сусаклагычындагы фаҗига
Ихата реестры булдырыла
17-08-2017 :: Яңалыклар
Ихата реестры булдырыла
Башкортстан – бал иле
17-08-2017 :: Яңалыклар
Башкортстан – бал иле








Новости русской версии сайта


Яңа номер

97 (25101)

от 22 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»