Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хакимияттә яңа җитәкче

29.11: Хакимияттә яңа җитәкче

Хакимияттә яңа җитәкчеРеспублика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Указы белән Владимир Нагорный Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе итеп тәгаенләнде. Республика Башлыгының икенче указы белән Сергей Молчанов, башка эшкә күчү сәбәпле, әлеге вазыйфадан бушатылды.

Владимир Александрович Нагорный 1957 елның 30 июнендә Әлшәй районының Раевка поселогында туган. 1983 елда “Икътисад һәм нефть-газ сәнәгатен оештыру” белгечлеге буенча Уфа нефть институтын тәмам­лый. Хезмәт эшчәнлеген 1978 елда Сәнәгать төзелеше фәнни-тикшеренү институтында өлкән техник булып баш­лый, арытаба инженер, сектор мөдире, бүлек мөдире урынбасары, бүлек мөдире вазыйфаларын башкара.

1986-91 елларда — КПССның Орджоникидзе район комитетында инструктор, бүлек мөдире урынбасары, “Башнефтезаводстрой” проект-төзелеш берләшмәсендә партия комитеты секретаре урынбасары, партия комитеты секретаре, 1991-99 елларда — шул ук җәмгыятьнең 3нче төзелеш-сәнәгать комбинатында бүлек начальнигы, начальникның икътисад буенча урынбасары, генеральный директор­ның икътисад буенча урынбасары була.

1999-2004 елларда — депутатларның Орджоникидзе районы Советы рәисе урынбасары, 2004-05 елларда — Уфа шәһәр Советы секретариатының оештыру бүлеге мөдире, шәһәр Советы секретаре, 2006-08 елларда — “Уралторгсервис” җәмгыятендә директор урынбасары, директор, 2008-10 елларда — Уфа шәһәре Орджоникидзе районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, 2010-11 елларда — Уфа шәһәре Киров районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, 2011-14 елларда — Уфа шәһәре Ленин районы хакимияте башлыгы, 2014 елда — Башкортстан Президентының Территорияләр һәм кадрлар сәясәте идарәсе начальнигы, 2014 елдан бүгенге көнгә кадәр Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларында эшләде.
“Башкортстанның атказанган төзүчесе” дигән исемгә ия.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Бала таптаткан водитель кулга алынды
Сегодня, 14:15 :: Яңалыклар
Бала таптаткан водитель кулга алынды
Изместьев азат ителерме?
21-07-2017 :: Яңалыклар
Изместьев азат ителерме?
Ә сез быел су кердегезме?
20-07-2017 :: Яңалыклар
Ә сез быел су кердегезме?








Новости русской версии сайта


Яңа номер

85 (25089)

от 25 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»