Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сөте шифалы, ә үзе – телевидение “йолдызы”

31.12: Сөте шифалы, ә үзе – телевидение “йолдызы”

Сөте шифалы, ә үзе – телевидение “йолдызы”Илеш районы Түбән Череккүл авылында яшәүче Рәүфәнә һәм Фикус Сәетовлар кәҗәне изге саный.

Күрше Мөзәккирә әби 98 яшенә җитеп дөнья куйды. “Аллаһы Тәгалә сирәкләргә генә шундый озын гомер бирә. Күршебезнең озын гомерле булуының сере нидә икән?” — дип сорадым әнидән туган йортка бер кайтуымда. “Нидә, дип, кәҗә сөте эчүдә!” — дип җавап бирде ул. “Кәҗә сөте шулай сихәтле микәнни?” — дип уйланып йөргән көннәрнең берсендә Түбән Череккүл авылында яшәүче танышым Рәүфәнә Сәетованы очраттым.


— Әнкәйгә өч көнгә бер кәҗә сөте илтәбез, — диде ул.
Бу сөйләшү кызыксынуымны тагын да көчәйтте. Түзмәдем, кәҗә елына санаулы гына калган көннәрнең берсендә Түбән Череккүлгә — Рәүфәнә һәм Фикус Сәетовларга юлландым.
Мин килгәндә Рәүфәнә апа кичке савымга чыгып бара иде. Кәҗә, хуҗабикәне күрүгә, муенын сузып мәэлдәргә, аннары башын селки-селки аның тирәли әйләнергә тотынды. Бары шуннан соң гына: “Мин әзер!” — дигән сыман, хуҗабикә каршысына килеп басты.
— Шулай биш тапкыр әйләнеп чыкмыйча саудырмый инде ул минем “Иркә”м, — дип, Рәүфәнә апа аны башыннан сыйпап алды.
— “Иркә” дисезме? Исеме бигрәк матур һәм үзенчәлекле икән?!
— Бу исемне аңа элекке хуҗасы кушкан булган. “Бик иркә минем кәҗәм. Сез дә шулай атап йөртерсез инде”, — дигәч, үзгәртмәдек.
— Ә ничек кәҗәле булып киттегез, Рәүфәнә апа?
— Без озак еллар Норильск шәһәрендә яшәдек. 2007 елда туган якка кайтып төпләндек. 2009 елда кече кызыбыз Эльвираның улы туды. Берничә айдан кызыбызның сөте бетте дә баласын ясалма тукландыруга күчерде. Өч-дүрт көн үтүгә сабыйның бөтен тәнен диатез басты. Бер көнне әнкәй: “Оныкны күреп китим әле”, — дип, Эльвираларга килде. Баланың кутыр баскан тәнен күрүгә ул: “Кәҗә сөте эчереп карарга кирәк, файдасы тими калмас”, — дип киңәш бирде. Без аның киңәшен тоттык. Иң гаҗәбе шул, кәҗә сөте эчерә башлауга атна-ун көн дигәндә диатез бетте. Әле Эльвирабыз икенче бәбиен алып кайтырга әзерләнә, ”Әни, берүк, кәҗәгезне бетерә күрмәгез”, — ди. Ул гына да түгел, кәҗә сөте Венерабызның кызы Валерия белән улы Эрикка да килеште, сабый чактан җәфалаган авырулары юкка чыкты.



Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ихата реестры булдырыла
Вчера, 08:47 :: Яңалыклар
Ихата реестры булдырыла
Башкортстан – бал иле
Вчера, 00:00 :: Яңалыклар
Башкортстан – бал иле
Быел әбиләр чуагы булачакмы?
14-08-2017 :: Яңалыклар
Быел әбиләр чуагы булачакмы?
Аэропорт юлы яңартыла
14-08-2017 :: Яңалыклар
Аэропорт юлы яңартыла








Новости русской версии сайта


Яңа номер

95 (25099)

от 17 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»