Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Иң яхшылар Башкортстанда яши

16.03: Иң яхшылар Башкортстанда яши

Иң яхшылар Башкортстанда яшиУфада Социаль эшкуарлык буенча II республика форумы үтте.

Аны Социаль өлкәнең инновацияләр үзәге оештырды. Чарада социаль бизнес белән шөгыльләнүче яисә бу өлкәдә үз эшләрен башларга теләүче эшкуарлар, коммерциягә карамаган оешмалар, власть органнары вәкилләре, экспертлар катнашты. Форумның төп бурычы — социаль бизнес өлкәсендә аеруча мөһим темалар һәм уңышлы тәҗрибә турында сөйләшү өчен социаль малтабарларны, экспертларны һәм власть вәкилләрен бер мәйданга җыю.


Республикада мондый җыен икенче тапкыр оештырылды. Беренчесе былтыр февральдә узды. Шушы вакыт эчендә Башкортстан­ның иң яхшы социаль проектларының интернет-каталогы булдырылды, Социаль эшкуарлар клубы төзелде.

Башкортстанда социаль эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә, дип белдерде чыгыш ясаучылар. Аның уңышлары федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Әйтик, “Сочи-2017” инвестиция форумы кысаларында узган конкурста республика “Социаль өлкәнең инно­вацияләр үзәге эшчәнлеген оештыруның иң яхшы тәҗрибәсе” номинациясендә беренче урынны алды.

Идел буе федераль округындагы Стратегик башлангычлар агентлыгы вәкиллеге җитәкчесе Сергей Бочаров фикеренчә, әлеге форумда мөһим проектлар гамәлгә ашырылды.

— Башкортстан инвес­тицияләр җәлеп итү үсеше тизлеге буенча Русиянең иң яхшы егерме төбәге арасында. Бер ел эчендә бер төбәк тә бу дәрәҗәгә күтәрелә алмады. Сезнең республикада илнең иң яхшы белгечләре эшли, — диде Сергей Бочаров.

Чарада “Елның иң яхшы социаль проекты” республика конкурсында җиңү­челәр бүләкләнде. Алар арасында Илеш районыннан Алина Яппарова да бар иде. Алина Фикус кызы — районда инвалидлар, балалар һәм пенсионерларны өйлә­ренә барып хезмәт­лән­дерүче шәхси эшкуар. Һөнәре буенча ул — шәфкать туташы. Хезмәт биографиясен Краснокама районында башлаган, Уфада чыныгу үткән.

— Аннары Илешкә кайтып, район үзәгендә махсус кабинет ачтым. Грант акчасына ул тиешенчә җиһаз­ландырылды. Инвалидларга, балаларга, пен­сионер­ларга өйләренә барып массаж ясыйм, магнит, ультратавыш, яктылык ярдәмендә дәвалыйм. Теләүчеләр кабинетка килеп дәвалана. Бер ел эчендә 2-3 мең кешегә ярдәмем тиде, көн дә 15ләп кешене хез­мәтләндерәм, — ди Алина.

Әле ул эшчәнлеген ки­ңәйтеп, косметология кабинеты ачу турында хыял­ланып йөри. Аның бөтен башлангычларында да ире Руслан — ышанычлы ярдәмчесе. Бу күркәм гаиләдә ике кыз — Русалина белән Аэлита үсеп килә. Бу көнне әниләренең шатлыгын уртаклашырга алар да килгән иде.

Форум кысаларында килешүләр төзелде, “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды, консультацияләр үткәрелде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



“Шүлгән-Таш”ка — вертолетта!
Вчера, 13:37 :: Яңалыклар
“Шүлгән-Таш”ка — вертолетта!
Иглин шартлый язган
Вчера, 10:08 :: Яңалыклар
Иглин шартлый язган
Кояш апа, чык инде!
Вчера, 09:45 :: Яңалыклар
Кояш апа, чык инде!
Ә сез кайда ял итәсез?
22-06-2017 :: Яңалыклар
Ә сез кайда ял итәсез?
Эт өчен гомер дә жәл түгел
22-06-2017 :: Яңалыклар
Эт өчен гомер дә жәл түгел
300 сумга арткан
22-06-2017 :: Яңалыклар
300 сумга арткан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»