Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Сайлаучылар мәнфәгате – депутат игътибарында

28.01: Сайлаучылар мәнфәгате – депутат игътибарында

Сарайлы мәктәбе директоры Равил Гомәров Дәүләт думасы депутаты Әнвәр Мәхмүтовка даими ярдәм өчен рәхмәт белдердеӘнвәр Мәхмүтов Благовар районының Сарайлы мәктәбенә спонсор ярдәме күрсәтте.

Русия Дәүләт думасының Халыкара эшләр буенча комитеты әгъзасы Әнвәр Мәхмүтов Благовар районы халкы белән эшлекле бәйләнештә тора. Сайлаучылары белән даими рәвештә үткәрелгән очрашулар барышында төбәктәге аерым социаль мәсьәләләрне хәл итүнең юллары билгеләнә. Бу юнәлештә анык кына нәтиҗәләр дә бар инде.


Күптән түгел Әнвәр Әнәс улы, Былышлы авылы биләмәсендә булып, Сарайлы мәктәбе эшчәнлеге белән танышты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты.
Дәүләт думасы депутаты очрашуга буш кул белән килмәгән: ул бүләк иткән волейбол туплары, чаңгы комплектлары, теннис һәм бадминтон кирәк-яраклары авыл мәктәбенең спорт инвентарен тулыландырды. Сарайлы мәктәбе директоры Равил Гомәров дәрәҗәле кунакка матур гамәле өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерде.
Бу төбәктәге Иске Усман авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераннарыннан бер төркем элегрәк Русия депутатына Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен башын салган якташ яугирләр истәлегенә обелиск ачуда ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать иткән иде. Әнвәр Әнәс улы әлеге башлангычны хуплады һәм төзелештә финанс ярдәме күрсәтәчәгенә ышандырды.
Былышлы авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Габидуллин Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышында бу юнәлештә эшнең башлануын да билгеләде. Төзеләсе объектның урыны ачыкланган, авылның сугыш ветераннары исемлеге төзелгән. Обелискны Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантаналарында ачу планлаштырыла.
Русия Дәүләт думасы депутатының Былышлы төбәген якын итүенең бер сере дә бар. Әнвәр Мәхмүтовның нәсел җепләре ерак бабалары аша Иске Усман авылына тоташкан.
Депутатны эш сәфәрендә Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов озатып йөрде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Тукай Уфага килә!
25-05-2017 :: Яңалыклар
Тукай Уфага килә!
Элвин Грей авыру түгел!
25-05-2017 :: Яңалыклар
Элвин Грей авыру түгел!
Сталинның оныгы үлгән
24-05-2017 :: Яңалыклар
Сталинның оныгы үлгән
Уфа пенсионерлары ярыша
24-05-2017 :: Яңалыклар
Уфа пенсионерлары ярыша








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»