Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Әдәбият елының күк капусы ачылганда

31.01: Әдәбият елының күк капусы ачылганда

Ринат Нагаев мәдәният министры Әминә Шәфыйкованы һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Тимур Әбдрәшитовны   Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштыра“Башкортостан” концерт залында Әдәбият елын рәсми ачу тантанасы узды.

Аңа кадәр исә Мәдәният һәм Сәламәтлек саклау министрлык­ларының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә белән берлектә “Дәваханәләргә — китаплар” хәйрия акциясе узды. Уфада бу чара Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә башланып китте. Дәваханәнең 1911 елдан башлап эшләп килүче китапханәсе халыктан җыелган китаплар белән тулыландырылды. Мәдәният министры Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, әлеге акция — Әдәбият елы кысаларында уздырылучы чараларның берсе генә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Тимур Әбдрәшитов В. Белинскийның: “Яхшы китапханә — ул бөек хәзинә” дигән гыйбарәсен искә төшерде. Адәм баласы, бигрәк тә авырган вакытта, рухи ярдәмгә мохтаҗ, диде ул. Дәваханәнең баш табибы Ринат Нагаев та яхшы китапларның савыктыру сәләтен ассызыклады.


“Әдәби марафон” символын Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов кабул итте.Шушы ук көнне Республика балалар клиник дәва­ха­нә­се һәм сугыш ветераннары госпитале үзләренең китап фондларын тулыландырды. Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белгечләре госпитальгә 100ләп китап бүләк итте. Алар арасында киң танылган дөнья клас­сикларының, татар һәм башкорт язучы­ларының китаплары да күп.

Шушындый акцияләр республика районнары дәва­ха­нәләрендә дә үтте.

Ә кичен республикабыз язучылары зур тантанага “Баш­кортостан” концерт залына җыелды. Заманча тө­зек­­ләндерелгән бу мәһабәт бинаның фойесында күренекле язучыларның портретларыннан торучы “Башкортстан сез­­дән башлана” дигән күргәзмә урнаштырылган иде. Барлык каләм әһелләренә үз укучылары белән рәхәтләнеп аралашу форсаты туды.
— Әдәбият елын кулыма каләм тотып каршылавыма бик шатмын, — ди иң өлкән яшьтәге әдибәләребезнең берсе Фәния апа Чанышева, — Миңа быел 89 яшь тула. Әдәбиятка соңлап кына килсәм дә, бөтен булмышым бе­лән шушы илаһи дөньяга чумдым, 11 китап нәшер иттем. Бүген дә тик ятмыйм. Минем иҗатым турында каләмдәш­ләрем язган мәкаләләрне туплап, җыентык әзерләү өстендә эшлим.

Сүзгә күренекле язучы, шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова кушыла: “Узган Мәдәният елы минем өчен бик уңышлы булды. “Иң заманча язучы” исеменә лаек булдым. Мин әдә­биятны, иҗатны Интернет челтәре аша пропагандалау, ка­ләм ияләре белән онлайн режимында аралашу ягында. Интернетта теркәлгән төркемем һаман да ишәя. Аларның са­ны инде 12 мең кешегә җитте. Минем иҗатым белән кө­не­нә 700гә кадәр кеше таныша. Алар миңа тиз арада үзлә­ренең фикерен, бәясен җиткерә. Әдәбият елында барлык каләм­дәшләремне дә виртуаль аралашуга чакырам. Бу безгә тагын да зуррак иҗат дәрте өстәячәк”.

Кече залда язучыларны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов сәламләде. “Изге Коръәннең 96нчы сүрәсе “Укы” дигән сүз белән башланып китә,— диде ул.— Бу олуг сүз кешегә мөрәҗәгать итеп язылган. Чөнки кеше укырга, тормышны аңлау өчен, яшәү өчен укырга тиеш. Әдәбият безнең кыйбланы дөресли, яхшы эшләргә әйди”.
Салават Тәлгать улы телләрне саклау кирәклегенә ба­сым ясады. Әдәбият елында зур проектлар тормышка ашырылачагын, конкурслар, форумнар оештырылачагын әйтте. Аның сүзләрен җөпләп, мәдәният министры Әминә Шәфый­кова Әдәбият елына багышланган марафон башлануы турында хәбәр итте һәм марафонның символы булган зур китапны Кырмыскалы районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чың­гызовка тапшырды.

Әлеге чара барышында рәссам Игорь Тонкорукийга Әдәбият елының иң яхшы эмблемасын ясаганы өчен җиңүче сертификаты бирелде.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ә сез кайда ял итәсез?
Сегодня, 14:57 :: Яңалыклар
Ә сез кайда ял итәсез?
Эт өчен гомер дә жәл түгел
Сегодня, 13:54 :: Яңалыклар
Эт өчен гомер дә жәл түгел
300 сумга арткан
Сегодня, 11:08 :: Яңалыклар
300 сумга арткан
Комфорт өчен түләгез, җәмәгать!
Вчера, 16:20 :: Яңалыклар
Комфорт өчен түләгез, җәмәгать!
Чарлакта зур бәйрәм булды
Вчера, 15:12 :: Яңалыклар
Чарлакта зур бәйрәм булды
Банкоматта... 17 мең сум тапкан
Вчера, 10:58 :: Яңалыклар
Банкоматта... 17 мең сум тапкан








Новости русской версии сайта


Яңа номер

72 (25076)

от 22 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»