Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Башкалага — яңа “НефАЗ”лар!

25.02: Башкалага — яңа “НефАЗ”лар!

Башкалага — яңа “НефАЗ”лар!Заманча автобуслар ШОС һәм БРИКС саммитлары кунакларын да хезмәтләндерәчәк.

20 февральдә Уфада, Урыс дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда, Башкортстан Хөкүмәте “Башавтотранс” предприятиесенә 30 яңа “НефАЗ” автобусы тапшырды. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары Владимир Нагорный һәм Дмитрий Шаронов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе Елена Родина, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башкалар катнашты.


Заманча җиһазландырылган, газда эшләүче шәһәр автобуслары республика һәм федераль бюджет исәбенә сатып алынган. Яңа транспорт чарасы мөмкинлекләре чикле пассажирларны ташуга да җайлаштырылган, барлык автобуслар да ГЛОНАСС системасы белән җиһазландырылган. Әлеге “НефАЗ”лар ШОС һәм БРИКС саммитларына киләчәк кунакларны да хезмәтләндерәчәк.
— Республика Хөкүмәте былтыр да башкала өчен автобуслар сатып алган иде. Бүген тагын 30 яңа “НефАЗ” тапшырабыз, — диде Владимир Нагорный. — Яңа автобуслар сатып алып, төбәк берничә мөһим бурычны үти. Беренче чиратта, автобуслар паркы яңара һәм пассажирларның хәвефсезлеген тәэмин итү яхшыра. Икенчедән, бу сыйфатлы көндәшлеккә уңай йогынты ясаячак. “Башавтотранс” җәмгыяте автопаркын заманча автобуслар белән тулы­ландыру бу мәсьәләләрне хәл итәр, дип ышанам. Газда эшләүче яңа автотранспорт экологияне дә яхшыртачак.
— Автобуслар табигый метан газында эшли. Транспорт “йомшак” йөри, заманча навигация системасы һәм пандус белән җиһазландырылган, — диде “Башавтотранс” җәмгыятенең генеральный директоры Алексей Клуг. — Автобуслар 51, 69, 75 һәм 6нчы маршрутлары буенча җибәреләчәк. Быел предприятие газда эшләүче — 30, башка ягулыкта эшләүче 40 автобус сатып алырга ниятли.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Уфада “Инклюзив парк” ачылачак
Вчера, 08:40 :: Яңалыклар
Уфада “Инклюзив парк” ачылачак
Хәрби хезмәткә чакырылыш бара
Вчера, 08:32 :: Яңалыклар
Хәрби хезмәткә чакырылыш бара
Тукай Уфага килә!
25-05-2017 :: Яңалыклар
Тукай Уфага килә!
Элвин Грей авыру түгел!
25-05-2017 :: Яңалыклар
Элвин Грей авыру түгел!
Сталинның оныгы үлгән
24-05-2017 :: Яңалыклар
Сталинның оныгы үлгән
Уфа пенсионерлары ярыша
24-05-2017 :: Яңалыклар
Уфа пенсионерлары ярыша








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»