Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Хәвефсезлек — беренче чиратта

28.03: Хәвефсезлек — беренче чиратта

Хәвефсезлек — беренче чираттаШОС һәм БРИКС саммитларына Уфада 214 видеокүзәтү камерасы урнаштырыла.

8-10 июльдә Уфада үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек эшләренең иң кызган мәле. Бу җәһәттән 24 мартта Башкортстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Андрей Чечеватов “Хәвефсез шәһәр” техник чаралар аппарат-программа комплексын эшкә кушу мәсьәләләре буенча федераль структуралар җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Аның эшендә, шулай ук, Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Сергей Молчанов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Мәгълүматлаштыру һәм “Ачык республика” системасы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча дәүләт комитеты рәисе Ринат Шәгалин, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов катнашты.


Киңәшмәдә билгеләнүенчә, агым­дагы елның 1 июненә башкаланың 137 объектында 214 видеокүзәтү камерасын урнаштыру һәм тест үткәрү буенча эшләр тулысынча тәмамланырга тиеш. Уфа шәһәре хакимиятеннән белдерүләренчә, бүгенге көнгә 118 видеокамера урнаштырылган. Бу — эш күләменең 75 проценты. Калган видеокүзәтү камералары исә ШОС һәм БРИКС саммитларына төзелүче объектларның файдалануга тапшыру вакытына бәйле.
Үз чиратында Андрей Чечеватов “Хәвефсез шәһәр” аппарат-программа комплексын эшкә кушуның мөһим әһәмиятен сызык өстенә алды. Шуңа да һәр җаваплы структураны әлеге эшкә бик җитди килергә чакырды.
Киңәшмәдә, шулай ук, видеокамералар яздырган мәгълүматны “Хәвефсез шәһәр” системасына һәм Эчке эшләр министрлыгы серверына алу мәсьәләләре дә тикшерелде.
Утырышта Андрей Чечеватов эшләрне башкару план-графигын да янә бер күздән кичерергә тәкъдим итте. Шулай ук делегацияләрнең хәрәкәт итү маршруты, кунакларны урнаштыру һәм яшәү урыны планы чагылыш тапкан, мәгълүмат туплау үзәге эшенә җитәкчелек итүче кешеләр күрсәтелгән яңа документ төзергә кушылды.
Әйткәндәй, моңа кадәр Андрей Чечеватов “Уфа” аэропортының ШОС һәм БРИКС саммитлары делегатларын каршы алуга әзерлеген тикшергән иде. Атап әйткәндә, ул аэропортның халыкара терминалын файдалануга тапшыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Терминалның пассажирларны теркәү, тикшерү бүлмәләрен, чик аша үтү пунктын, көтү залларын караганнан соң, Андрей Чечеватов, эчке электр-монтаж, шулай ук, җилләтү, янгын хәвефсезлеген тәэмин итү системаларын урнаштыру һәм тикшерү эше 26 мартка тәмамланырга тиеш, дип белдерде. Аталган көндә әлеге мәсьәлә буенча йомгаклау киңәшмәсе үтте. Аның эшендә шулай ук Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Владимир Нагорный катнашты. Утырышта башкарыл­ган эшкә уңай бәя бирелде һәм, шуннан чыгып, халыкара терминалны эшкә кушу вакыты 1 апрельгә билгеләнде.
Янә килеп, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы телеканалының презен­тациясе дә нәкъ Уфада булачагы көтелә. Бу хакта “Новости” агентлыгы хәбәр итә. Проектны ШОСның Яшьләр советы оештыра. Оешма рәисе Денис Кравченко белдерүенчә, тәүге этапта ул интернет-канал рәвешендә булачак.
Билгеләнүенчә, канал дәүләттән субсидия алмаячак, ә реклама бирүчеләр исәбенә финансланачак. Тапшырулар урыс, кытай һәм инглиз телләрендә алып барылачак каналны спутник һәм кабель операторлары аша ШОС илләрендә яшәүче 3 миллиард чамасы кеше карый алачак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Ихата реестры булдырыла
17-08-2017 :: Яңалыклар
Ихата реестры булдырыла
Башкортстан – бал иле
17-08-2017 :: Яңалыклар
Башкортстан – бал иле
Быел әбиләр чуагы булачакмы?
14-08-2017 :: Яңалыклар
Быел әбиләр чуагы булачакмы?
Аэропорт юлы яңартыла
14-08-2017 :: Яңалыклар
Аэропорт юлы яңартыла








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»