Кызыл таң » Яңалыклар » 18-03-2017: Австриядә кар астында калучылар саны арта

Австриядә кар астында калучылар саны арта

Австриядә кар астында калучылар саны арта“Лента.ру” хәбәр итүенчә, вакыйга 17 мартта Альп тауларында Тироль районының Сен-Антон шәһәрчеге тирәсендә булган. Әлеге вакытта коткаручылар ике чаңгычының гәүдәсен тапкан. Калганнарын эзләү дәвам итә.

Бәлагә таручыларның исем-шәрифләре ачыкланмаган. Аларның Русия гражданнары, шул исәптән Башкортстаннан булуы да ихтимал, чөнки Австрия ял йортларын русиялеләр аеруча үз итә.
Әйткәндәй, шушы ук төбәктә ике көн элек кенә 8 альпинист кар ишелмәсе астында калган булган. Аларның дүртесе бәладән үзаллы котыла алса, калганнары һәлак булган.
Гомумән, былтыр Австриядә Альп тауларында 267 кешенең гомере өзелгән. Моңа карамастан, бирегә ашкынучы туристлар саны кимеми.

Кире күчергәБасып чыгарырга