Кызыл таң » Яңалыклар » 18-03-2017: Таң ата, Уфа карчыклары балконнардан егылуын дәвам итә...

Таң ата, Уфа карчыклары балконнардан егылуын дәвам итә...

Таң ата, Уфа карчыклары балконнардан егылуын дәвам итә...“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, коткаручылар быел бер үк адреска өченче тапкыр ярдәмгә килгән. Менделеев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә яшәүче 69 яшьлек әбекәй гаҗәеп тотрыклылык күрсәтә: аның өченче каттан өч тапкыр егылып төшеп тә исән кала торган гадәте бар икән.

Беренче тапкыр карчык 2 февральдә егылып төшкән. Ул чакта аңа исән калырга калын кар катламы ярдәм иткән. 22 февральдә экстремаль очыш янә кабатланган. Ул чакта да спиртлы эчемлекләр йотып, миңа диңгез тубыктан, дип хис итүчегә берни дә булмаган. Ни гаҗәп, әбекәй өченче очышыннан соң да исән калган, ләкин бу юлы инде сынган урыннары бар. Кар катламы да кимеде бит, бәлки, шул да үз ролен уйнагандыр. Кем белсен, бәлки, хәзер ул, акылына килеп, өченче каттан егылу тәҗрибәсен башка кабатламас. Коткаручылар да, күршеләре дә шуңа өметләнә, ләкин карчыкның күзләре хастаханә караватында ятканда да бик хәйләкәр булып, очкынланып тора, ди...

Кире күчергәБасып чыгарырга