Кызыл таң » Яңалыклар » 19-03-2017: Пекинда ташкүмердә эшләгән соңгы электр станциясе ябылган

Пекинда ташкүмердә эшләгән соңгы электр станциясе ябылган

Пекинда ташкүмердә эшләгән соңгы электр станциясе ябылганБу хакта “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Хәзер Пекин – Кытайның ташкүмердә эшләүче электр станцияләре булмаган беренче шәһәре.

“Huangeng” электр станциясе 1999 елда сафка кертелгән булган. Ул халык ихтыяҗын канәгатьләндерүгә зур өлеш кертсә дә, экологиягә дә зур зыян салган. Аның гомум куәте 845 мең киловатт тәшкил иткән. Станциягә ел дәвамында эшләү өчен 1,76 миллион тонна ташкүмер таләп ителгән. Шул ук вакытта, һавага 91 тонна – күкерт, 285 тонна – азот һәм 110 тонна тузан очкан. Хәзер Пекин халкы табигатькә зур зыян салмаучы, артык күп чыгымнар таләп итмәүче ысул белән җитештерелгән электр энергиясеннән файдаланачак.

Кире күчергәБасып чыгарырга