Кызыл таң » Яңалыклар » 18-05-2017: Малевич картинасы өчен - 21 миллион доллар!

Малевич картинасы өчен - 21 миллион доллар!

Малевич картинасы өчен - 21 миллион доллар!Рәссам-авангардчы Казимир Малевичның “Супрематическая композиция с полоской в проекции” картинасы Нью-Йоркта үткән аукционда 21,2 миллион долларга сатылган.

Бу анда иң кыйммәтле лот булган. Ул көнне сатылган күп кенә сәнгать әсәрләренең Азия илләре һәм Русиядән булганы билгеле.

Малевич — Русиянең һәм СССРның авангардчы-рәссамы. Чыгышы белән Польшадан. Әлеге картинасын ул 1915 елда язган. Картина супрематизмга — авангард сәнгатендә ул үзе нигез салган иң элекке юнәлешләрнең берсенә карый.
Апрельдә шушы аукционда рәссам Энди Уорхол язган Кытай Халык Республикасының элекке җитәкчесе Мао Цзэдунның портреты 12,6 миллион долларга сатылган.

Кире күчергәБасып чыгарырга