Кызыл таң » Яңалыклар » 18-05-2017: Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы арта

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы арта

Бюджет хезмәткәрләренең эш хакы артаРеспублика Башлыгы Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе буенча, Русия Президентының май Указларын гамәлгә ашыру максатында, Башкортстан Хөкүмәте республика бюджетыннан мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, фән һәм халыкны социаль хезмәтләндерү өлкәләрендә эшләүче 142 мең кешегә түләү өчен өстәмә рәвештә 3,9 миллиард сумнан артык акча бүлү турында карар кабул итте.

Шуның 2,3 миллиард сумы муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләү өчен район һәм шәһәрләргә юнәлтеләчәк. Күрелгән чаралар педагогларның, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләренең, шулай ук фән эшлеклеләренең эш хакларын быел билгеләгән дәрәҗәгә кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Кире күчергәБасып чыгарырга