Кызыл таң » Яңалыклар » 18-05-2017: Вакытлы һәм дөрес карар

Вакытлы һәм дөрес карар

Вакытлы һәм дөрес карарРеспублика Башлыгы Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе буенча, Русия Президентының май Указларын гамәлгә ашыру максатында Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан бюджетта эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру турында карар кабул ителүе уңаеннан фикерләр.

Рәшит Харрасов, Русия Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзларының Башкортстан республика оешмасы рәисе:
— Республика Хөкүмәтенең бу карарын хуплыйбыз. Май бәйрәмнәре алдыннан профсоюз әгъзалары республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Ул анда хезмәт хаклары, башка мөһим проблемаларны дәүләт органнары алдында курыкмыйча күтәрергә кушты. Без хезмәт ияләренең социаль хәленә кагылган мәсьәләләрне контрольдә тотабыз. Әлеге 4 миллиард сумга якын акчаны бүлү турындагы карар бик вакытлы һәм дөрес дип уйлыйм.

Кире күчергәБасып чыгарырга