Кызыл таң » Яңалыклар » 18-05-2017: Юрий Шевчукка – 60!

Юрий Шевчукка – 60!

Юрий Шевчукка – 60!“ДДТ” төркеме җитәкчесе, рок-музыкант, Башкортстанның халык артисты Юрий Шевчукка 60 яшь тулды

“Йөзем белән мин – татар, хохол фамилиясе йөртәм”, дип җырлаган иде ул бер җырында. Чыннан да, җырчының әнисе Фәния Әкрам кызы Гәрәева – милләттәшебез, тамырлары белән Башкортстаннан. Әтисе Юлиан – хәрби кеше була, шунлыктан гаиләгә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәргә туры килә.

1969 елда Шевчуклар Уфага күчеп кайта. Юрий урта мәктәпне биредә тәмамлый. Уфа педагогия институтының сәнгать-графика факультетына укырга керә. Укуын туктатып, ил гизгәннән соң, институтны тәмамлап, юллама буенча Иглингә эшкә җибәрелә. Өч елдан Уфага кайта. Ул вакытта Шевчук гитарада уйный, җырлар яза. Аны “Авангард” мәдәният сараена бер төркемгә чакыралар. Менә шулай итеп 1980 елда “ДДТ” рок-төркеме барлыкка килә. Бу сәер атама “дихлор дифенил трихлорэтан” дигән сүзләрне кыскартып алынган.

1985 елда Юрий Шевчук Петербургка күчәргә мәҗбүр була. “ДДТ” төркемендә музыкантлар үзгәреп торса да, ул аның алыштыргысыз җитәкчесе булып кала, аның беренче составындагы дуслары белән дә бәйләнешне өзми.

Юбилей үткәрүгә бөтенләй битараф булса да, Юрий шушы көннәрдә Уфага әнисе янына кайткан иде. Фәния Әкрам кызына шулай ук майда 92 яшь тула. Ул Ватан сугышы чорында радист була, Төньяк диңгез юлын хезмәтләндерә. Сәнгатькә тартылуын музыкант әнисе тәэсире белән аңлата. Фәния Шевчук – Уфаның өлкән яшьтәге рәссамнарының берсе.

“Комсомольская правда” гәзите журналистлары Юрий Шевчукка түбәтәй бүләк итте. Әнисенең бабасы мулла булуын, оныгының улына Коръән калдыруын әйтә җырчы.

Кире күчергәБасып чыгарырга