Кызыл таң » Яңалыклар » 17-07-2017: Ял көннәрендә аракы сатылмаячакмы?

Ял көннәрендә аракы сатылмаячакмы?

Ял көннәрендә аракы сатылмаячакмы?Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы ял көннәрендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыярга тәкъдим итә.

Белгечләр фикеренчә, без әлегә алкоголь куллануга каршы тиешенчә көрәшмибез. Урындагы властьларда алкоголь сату урыннарын һәм вакытын чикләү хокукы булса да, алар аны бер тәүлектән дә артыгракка чикләми. Ә менә Чукотка автономияле округындагы берничә авылда атнаның алты көнендә спиртлы эчемлекләр бөтенләй сатылмый икән.
Майда Дәүләт алкоголь сәясәтен гамәлгә ашыру үзәге Хөкүмәт Премьер-министры Дмитрий Медведевка 6-23 сәгатьләрдә телевидениедән спиртлы эчемлекләр эчүне күрсәтүне тыярга тәкъдим иткән иде. Ләкин Дәүләт думасы мондый адымның мөмкин түгеллеге турында белдерде.
Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы тәкъдиме нәрсә белән тәмамланыр - әлегә билгесез. Соңгы кыңгырау көнне кибетләрдә алкоголь сатуны тыйган булганнар иде, ләкин алдан күрә белүче яшьләр кирәк кадәр аракысын-шәрабын ул көн җиткәнче үк алып куйды да яңа төртеп килүче мыеклары астыннан көлемсерәп йөрде. Шуның кебек үк, ул эчемлекләрне алдан алып куеп та була бит, шул да булдымы эчкечелек белән көрәш? Эш күрсәтәләр, имеш...

Кире күчергәБасып чыгарырга